Публицистика
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат
«Казан утлары» журналы редакциясе дә мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат. Бу хакта«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.
«Кичә безнең дустыбыз, хезмәттәшебез Радик Сабиров вафат булган. «Татмедиа» җитәкчелеге Радик Сабировның туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша», – диде Шамил Садыйков.
«Казан утлары» журналы редакциясе дә мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.
Хушлашу мәрасиме бүген «Татмедиа»да (Декабристлар урамы, 2) сәгать 11.00дә булачак.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев