Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем
Тамашачы ясалма интеллект һәм шагыйрьләр арасындагы иҗади көрәшне турыдан-туры күзәтеп бара алачак.
22 апрель көнне 18:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үзенчәлекле шигъри кичә – «Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» узачак. Тамаша Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Камал театры тарафыннан оештырыла. Ясалма фәһем шагыйрьләр тарафыннан язылган шигырьләргә җавап итеп үз текстын тәкъдим итәчәк.
Тамашачы ясалма интеллект һәм шагыйрьләр арасындагы иҗади көрәшне турыдан-туры күзәтеп бара алачак.
Катнашалар: Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Дания Нәгыйм һәм Алинә Хәбибуллина.
Керү – бушлай, әмма теркәлү сорала: https://forms.yandex.ru/u/67fd4be6eb6146bd2baa1a39/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев