Публицистика
Рафис Корбан «Дни белых журавлей» XXXVI Халыкара Гамзатов әдәби фестивалендә катнаша
Әлеге чара Махачкала, Дербент, Гуниб һәм Хунзахта үтә.
6-10 сентябрь көннәрендә «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан «Дни белых журавлей» XXXVI Халыкара Гамзатов әдәби фестивалендә катнаша.
Әдәби фестиваль үзенең башлангычын 1986 елда ала. Ул Расул Гамзатов тарафыннан рухи кыйммәтләр һәм поэзия бәйрәме буларак, сугыш кырларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышлап гамәлгә куела. Шагыйрь вафат булганнан соң әлеге бәйрәм «Дни белых журавлей» Халыкара Гамзатов фестивале дип атала башлый һәм Р.Гамзатовның туган көне — 8 сентябрьгә туры китереп уздырыла. Дагыстанда ел саен әлеге чара Махачкала, Дербент, Гуниб һәм Хунзахта үтә.
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев