Логотип Казан Утлары
Публицистика

Остаханәләр үз эшен башлады!

«Яңа исем» лабораториясе кысаларында Ләбиб Лерон шәкертләренең бер төркеме Зөя утравына сәяхәт кылды.

Яңа исем - апрель азагында старт алган проект. Анда әдәбиятка тартылган, үзләре дә язмый тора алмаган яшьләребез каләм чарлый. 6 төркемдә 6 остаз аларга әдәбият юлында ярдәм итә.

"Яңа исем" лабораториясе кысаларында Ләбиб Лерон шәкертләренең бер төркеме Зөя утравына сәяхәт кылды. Килә алганнар Зөя утравында сәяхәт кылып, татарның фаҗигале тарихын барлады. Шәп дәрес булды! Тарих фаҗигале сәхифәләренә кагылу, Павел Фионинның һәр почмакны, экспонатны тәфсилләп аңлатуы тетрәндерде. Яшьләр аеруча шагыйрь Хәсән Туфан репрессияләнгән камерада сүзсез йөрде. Күңелдәге күпме уй... Кыскасы, остаханәләр үз эшен башлады!

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев