Логотип Казан Утлары
Публицистика

Нокталы өтер, ягъни милләтне саклау серләре

Җанисәпнең шаккатыргыч саннары. 2023 елның гыйнвар ае татар халкы тарихына керәчәк. Киләчәк буын галимнәре нәкъ шул көннәрдә матбугатта, телевидение язмаларында һәм Интернет челтәрендә күренгән кайнар фактларны, кискен фикерләрне табачаклар.

1. Җанисәпнең шаккатыргыч саннары 

2023 елның гыйнвар ае татар халкы тарихына керәчәк. Киләчәк буын галимнәре нәкъ шул көннәрдә матбугатта, телевидение язмаларында һәм Интернет челтәрендә күренгән кайнар фактларны, кискен фикерләрне табачаклар. Бу тема тарихи китапларда, журналист репортажларында, телефильмнарда чагылдырылачак. Ул дәүләт тарафыннан махсус оештырыла торган халык саны алу – җанисәп йомгакларына бәйле.

Эш шунда ки: XXI гасыр башында татарлар үзләренең тарихи Ватаны Россиядә юкка чыга башлаганнар; аларның саны бер дистә ел эчендә 11-12% кимегән. 2010 елда илдәге татарлар саны 5 310 649 булса, хәзер Россия Федерациясендә 4 млн. 713 мең татар яши дип, ташка басылды. 597 мең татар «югалган». Татарча сөйләшүчеләр 1 миллионга, ә соңгы 20 елда 2 миллионга азайган. Халык санын алганда бирелгән җаваплар шундый тәэсир калдыра. Эшләр болайга китсә, Гаяз Исхакый әсәрендә фаразланган инкыйраз (татарның юкка чыгуы) алдагы 100 елда түгел, 50 елда килеп җитәр кебек. 

Мондый кискен борылыш ханнар заманында да, патша чорында да, совет елларында да күзәтелмәгән. Этнолог Дамир Исхаковның «Историческая демография татар» (2014) монографиясендә әйтелгәнчә, XVIII-XIX гасырларда һәм XX гасыр башында ИделУрал төбәгендә яшәүче татарлар саны 11 тапкыр арткан булган. Романовлар династиясе хакимлек иткән патша заманында да татарлар яшәгән, хәтта үрчегән булып чыга! Ә хәзер... Төбәкләрдә кимү көчлерәк. 

2021 елда татарлар саны иң күп кимегән 10 төбәк 

Төбәк 2021 2010

Үзгәреш,

саннарда

Үзгәреш,

процентларда

Мәскәү 84373  149043  -64670   -43,4% 
Чиләбе өлкәсе  120242   180913   -60671  -33,5%
Свердловск өлкәсе  93516 143803  -50287   -35% 
Ульяновск өлкәсе  111365 149873 -38508   -25,7% 
Оренбург өлкәсе   116605   151492   -34887   -23% 
Башкортстан Республикасы  974533 1009295  -34762   -3,4% 
Самара өлкәсе  94452  126124  -31672  -25,1% 
Удмуртия Республикасы  67964  98831  -30867   -31,2% 
ХМАО  79727  108899  -29172   -26,8%
Пермь крае  92472 115544  -23072  -20%

2. Кая киткән безнең милләттәшләр? 

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповның мәкаләсендә әйтелгән саннар: 

«2010 ел белән чагыштырганда, 2020 елгы (чынлыкта 2021 елда үткәрелде) халык санын алуда Татарстанда татарлар саны 78 604 кешегә арткан. 2010 елда 2 012 571 булса, соңгы җанисәптә 2 091 175 кеше үзенең милләтен «татар» дип күрсәткән. Бу Россиядә яшәүче 4 713 000 татарның 44,36 проценты Татарстанда яши дигән сүз. Элек Татарстанда дөньядагы татарларның 25 проценты гына яши дип санала иде. Хәзер Татарстаннан читтәге Россия төбәкләрендәге милләттәшләр гомуми санның 75 проценты түгел, 44,36 процентын тәшкил итә. СССР илләрендә һәм ерактагы чит илләрдә яшәүче татарларның саны төгәл билгеләнмәгән. 2009 елның статистик мәгълүматлары буенча чит илләрдә яшәп, татарлыкларын саклаган милләттәшләребезнең якынча саны 1 150 000 кеше. (Бу санга Әфганстан, Пакъстан кебек илләр вәкилләре кермәгән).

Татарстанда яшәүче җирле халыкларның кимүе күзәтелә. Чувашлар (116 212 – 90 474), марилар (18 848 – 15 666), удмуртлар (23 454 – 21 327), мордвалар (19 156 – 12 065), керәшен татарлары (29 962 – 25 189), башкортлар (13 726 – 11 029). Ә менә Урта Азия халыклары арткан. Үзбәкләр (8 881 – 14 970), таҗиклар (5 859 – 12 541), кыргызлар (1 156 – 2 406)». 

3. Татар телен белүчеләр 

«Интертат» басмасында әйтелгәнчә, «2010 һәм 2020 (чынлыкта – 2021) елгы җанисәпләр арасында татар телен белүчеләр 1 019 563 кешегә кимегән. Росстат сайтында чыккан җанисәп нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

2010 елда «Россия Федерациясе халыкларының телләрен белү» пунктында 4.280.718 кешенең татар телен белүе әйтелгән иде. 2020 елгы җанисәптә бу пункт башка төрлерәк тәкъдим ителә – «Телләр белү һәм халык тарафыннан телләрне куллану». 3 261 155 кеше татар телен белүен, 2 917 685 кеше татар телен көндәлек тормышта файдалануын әйткән. 

«2010 елда Россиядә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән иде. 2020 елда бу сан 597 меңгә кимегән – соңгы җанисәптә 4 713 669 кеше үзен «татар» дигән».

«...2020 елгы җанисәптә 4 073 253 кеше туган теле дип, татар телен күрсәткән. Милләтен «татар» дип күрсәткәннәр һәм татар телен туган теле дип санаучылар арасында аерма – 640 416 кеше». 

«Татар телен туган теле дип күрсәтүчеләр һәм татар телен белүчеләр саны арасында аерма – 812 098 кеше. (Монда башка милләт кешеләренең дә татар телен белүен исәпкә алырга кирәк)».

Шул рәвешчә, татарлар саныннан гына чыгып нәтиҗә ясаганда (башка милләт вәкилләре арасында татар телен белүчеләрне исәпкә алмаганда), 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча 69,18 % татарлар үз телен белә. 61,89 % көндәлек тормышында татар телен файдалана. Милләтен «татар» дип күрсәткәннәрнең 86,41% туган телен татар теле дип саный. 

2010 елгы җанисәптә татарларның 80,6 % татар телен белүен әйткән булган. Шулай итеп, татар телен белүче татарлар саны 11,42% кимегән. Туган телен татар теле дип санаучылар саны процент нисбәтендә 5,81 % арткан.

Телләрне белүчеләрнең кимүе башка милләт халыкларында, шул исәптән, җанисәп вакытында халык саны арткан чеченнарда да күзәтелә.

Россиядә яшәгән 1 571 879 кеше милләтен башкорт дип күрсәткән, башкорт телен белүчеләр – 1 086 423».

4. Татарстанның халык язучысы, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың фикерләре: 

 Балалар аз туа. «Халык саны кимүенең төрле сәбәпләре бар. Төп сәбәпләрнең берсе – балаларның аз тууы. Хәзер бит авылларда да гаиләдә бер-ике бала. Нинди артым, үрчем турында сүз баруы мөмкин?!»

Милли мәгарифнең хәзерге хәле. «Әлбәттә, ассимиляция соңгы егерме елда коточкыч кимәлдә артты. Милли мәгариф системасы җимерелү аңа шулай киң юл ачты. Ләкин бит элекке тәҗрибә күрсәткәнчә, инде руслашкан, тамырыннан аерылган кемсә дә, гадәттә, үзен барыбер татар дип белдерә. Хәер, хәзер аларның балалары, оныклары инде ул атамадан да ваз кичәргә мөмкин». 

Башкортстанда татарлар саны кими. «Башкортстанда татарның кимүе аңлашыла. Анда, минемчә, административ ресурс үз эшен эшли».

«...Җанисәп алуны үз көенә куйсаң, яки бернинди тыкшыну булмаса, барысы да үз урынына утырачак. Безгә татарның – татар, башкортның башкорт булып калуы кадерле... Ләкин ничек кенә сансызланмасыннар, башкорт милләтчеләре нинди генә яңа ыру исемнәрен күтәреп чыкмасын, ул җирләрдә татар барыбер татар булып, башкорт исә үзе булып кала. Анда алар бер-берсен бик яхшы таный. Халык зирәк бит ул…» 

Сәбәпләрне эзләү – хурлау түгел. «...Аз санлы халыклар бик тиз арада юкка чыга. Шуңа мин ачыктан-ачык әйтергә мәҗбүр: соңгы җанисәп алуда халкыбызның саны кимү илдәге вазгыятькә турыдан-туры бәйле Мин – конгрессның Милли Шурасы һәм бюросы әгъзасы да. Әлбәттә, бер оешма бөтен эшне башкарып та чыга алмый. Конгресс хәленнән килгәнчә тырышты. Ләкин ул бит халыкны арттыруда турыдантуры катнаша алмый!»

Ерактагы татар утраулары һәм үз арабызда адашкан яшьләр. «Әлбәттә, ерак Чита якларында әбиләр ансамбленә милли костюмнар бүләк итеп кенә әллә кая ерак китеп булмый, яшьләр белән күбрәк эшләргә кирәк. Яшьләр белән эшләү мәсьәләсе арткы планда кала бирә. Яшьләрнең игътибарын яулау, яшьләрдә милли үзенчәлеккә басым ясап, ниндидер үзгәрешләр кертү шактый авыр. Чын татар җанлы яшь активистлар җитми».

Ркаил Зәйдулла үз фикерләрен Дәүләт Советы мөнбәреннән дә яңгыратты. Ул татар конгрессының эшчәнлеге турында дәлилле итеп актуаль тәнкыйди фикерләр дә әйтә. Турысын әйтеп, эшне вакытында төзәтүгә ни җитә!

5. Этнолог галим Дамир Исхаков: «Кайчан милли эшләрне төптән аңлап, системалы рәвештә башкару чоры җитәр?» 

«Мәдәни җомга» газетасына биргән әңгәмәсендә Бөтендөнья татар конгрессының «Тарих һәм заман» комиссиясе җитәкчесе Дамир Исхаков узган халык санын алуны «Сыйфатсыз җанисәп» дип атый. Ул шундый үзгәрешләргә игътибар итә:

–  миграция. Татарстанга татар булмаганнарның күчүе арткан, шунлыктан татарлар өлеше 1 %ка кимегән;

– Уралда татар кими, кемнәр арта? Чиләбе өлкәсендә татарлар 180 меңнән 120 меңгә калган. Ә өлкә башкортлары кимү алай ук түгел. Хәзер Чиләбедә, Башкортстандагы кебек үк, башкортлар сан ягыннан татарларны «узган»

– 128 меңгә җиткән. Идел-Уралда татарлар саны нык кимегән;

– дини үзаң һәм милли үзаң. Бүген татарларның 80 % ы үзен мөселман дип саный. Мәчетләргә йөрүчеләр – 5-6 % (бу оптимистик карашка!);

– туган телне куллану. Татарларның 70 % теге яки бу дәрәҗәдә туган телне куллана;

– кемнән сорарга? Җитәкчелек без барлык татар милләте өчен җавап бирәбез дип сөйләргә ярата. Әмма татар җәмәгатьчелеге: «Мәскәү безнең 600 мең татарны кая куйды?» – дип сораганда, федераль хакимият ничек җавап бирә ала;

– гыйлем артканмы? Татарстанда татарлар белем дәрәҗәсе буенча руслар белән тигезләшкән;

– Себердәге безнекеләр кая китә? «...Ә Казан Себер татарлары турында тирәннән фикерләмичә, культур-мультур (сабантуйлар вә фестивальләр) уйнау ысуллары белән генә чикләнеп, бу төбәктә өстән-өстән генә йөреп эш алып бара. Әмма нәтиҗә үтә дә тискәре – монда коточкыч тизлек белән тел ассимиляциясе дәвам итә, милли мәгариф системасына үлем яный, халык каршында торган икътисади мәсьәләләр дә авырая бара;

– үзебезнең хаталарны үзебез төзәтик. «Халыкны исәпкә алу нәтиҗәләре милләттәшләрне сискәндереп, уятып җибәрде, чөнки Гаяз Исхакый әйткән инкыйраз инде бүген үк каршыбызга басты. Шул уңайдан республикабыз мәгълүмат чараларында зур сөйләшүләр үткәрелеп, шактый саллы мәкаләләр дә басылды. Әмма, беренче чиратта, сүз «кем гаепле» төененә тупланып, гаеплене тыштан эзләүгә күп урын бирелде. Хафалану өчен сәбәпләр җитәрлек һәм уйлый белүчеләр өчен алар яңалык та түгел. Ә мәсьәләнең икенче ягы – үзебездәге кимчелекләрне, фундаменталь җитешсезлекләрне әйләнеп үтәргә маташабыз;

– айсберг кузгалырмы? Инде өлкән яшькә җиткән һәм күпне күргән шәхес буларак, хәзер уйга талам: берәр вакыт республикабызда милли эшләрне төптән аңлап, аларны системалы рәвештә башкару-оештыру айсбергы урыныннан кубармы икән?

6. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, язучы Вахит Имамов:

 «Татарлар – руслардан кала Россия күләмендә элек әллә ничә мөстәкыйль дәүләт тоткан бердәнбер милләт. Безнең йөрәкләрдә яңадан да хөр вә азат булу хыялы күмер сыман пыскый, аны бернинди полиция яки жандармерия көчләре белән дә изеп ташлап булмый.»

«...Генерал Краснов, адмирал Колчак яки генерал Деникин кебек бердәм һәм бүленмәс Россия турында хыялланган карагруһчы көчләргә иң беренче чиратта татар милләтен юкка чыгару отышлы булган. Алар йөз мең итеп, безне Беренче бөтендөнья сугышына ташлап та карады, Икенче бөтендөнья сугышына 700 мең итеп куды. ...Мәскәү академигы В.Тишков: «Җанисәптә, ким дигәндә, 500 мең татар исәпкә алынмаган», дип белдерү ясый икән, димәк, асыл йөрәкле зыялылар да безнең халыкның талануын раслый...»

«...Татар халкын мондый мәкерле адым көтүен кисәтеп, республика җитәкчелеге ни эшләде? Бөтендөнья татар конгрессы, барча өлкәләрдәге милли-мәдәни автономия җитәкчеләрен җыйнап, нишләп һич югы ике-өч тапкыр булса да уку уздырмады? ...Менә соңгы җанисәптә без – халык санын югалту буенча Россия күләмендә лидер... Бездә һәр биш кешенең берсе югары белемле, татарның дөньякүләм танылган галимнәре дә хәтсез. Аннан да мөһимрәге – татар, руслардан кала, Россия күләмендә элек әллә ничә мөстәкыйль дәүләт тоткан бердәнбер милләт.» («Мәдәни җомга»  27.01.2023).

7. Владимир Зорин: «Рәсми җанисәп саннарына альтернатива юк» 

Шулай итеп, РФ татарларының саны 11-12 процентка кимүнең сәбәбе – 2021 елда халык белән юньләп очрашмыйча, милләт, туган тел турында сорашмыйча гына җанисәп үткәрү. Башка сәбәпләр арасында аерылып торган төп гаеп – пандемия зәхмәтендә! Әмма милли оешмаларда моны гына тану мәсьәләгә ачыклык кертми дип саныйлар. Татарларның һәм кайбер РФ халыкларының кимүендә башка җитешсезлекләр, инкыйраз чалымнары да юкмыни? Татарларны киметә торган факторлар үзебезнең милли тормышта да бихисап!

Төгәлрәк саннарны каян алырга соң? Элекке елларда Россиянең милли эшләр министры булып эшләгән В.Ю.Зорин сыйфатсыз үткәрелгән җанисәпнең нәтиҗәләрен танырга туры килүен әйтте. «...Чтобы говорить о провале, надо предоставить альтернативные (лучшие) результаты переписи. Нет у нас в стране ни одного другого источника данных о населении такого охвата и степени подробности».

Шулай булгач, 2021 ел җанисәбен никадәр тәнкыйтьләсәк тә, аның саннары бердәнбер рәсми мәгълүмат булып кала. Хакимият органнары, гадәттә, татар-башкортмариларның саны кимүгә борчылмый. Миллионлап кешенең «россиян» дип язылуына федераль үзәк каршы түгел, чөнки гомумдәүләт ватандашлыгы үзаңы («гражданская идентичность») үсү уңай күренеш дип санала. 

Менә шушы урында хикәяткә нокта куеп, җанисәп тирәсендәге шау-шуга йомгак ясарга була. Халык санын алу беркемне дә шаккатырмаска тиеш: РФ татарларының саны 11-12  % кимүнең сәбәбе – пандемия зәхмәтендә!

Ләкин киләчәктә инкыйраз өчен җанисәпне генә гаепләү халыкны акламас. Без бит сарык түгел. Безнең кебек дәүләтсез халыкларның арту-кимүе халыкның үзенә бәйле! Чираттагы җанисәпкә 8-9 ел калып бара. Нидер эшләргә кирәк. Шуңа күрә бу темага куелган нокта янына зур гына өтер куеп, яңа фикерләр, яңа проектлар эзләп карыйк. Шул максат белән бу әңгәмәдә нокталы өтер куеп, милләт турында сөйләшүне дәвам иттерәбез. 

8. Халыкны санау кемгә кирәк? 

Җанисәп – сәяси гамәл. Халык саны алуның көтелмәгән нәтиҗәсе фаҗигагә китергән очраклар да бар. 1937 елда СССР да яшәүчеләрнең саны, яшәү шартлары турында мәгълүмат Сталинга ошамаган, диләр. Социализм төзеп ятучы халыкның саны һәм яшәү рәвеше сокландыргыч булырга тиеш. Күпме халык кырылганын әйтергә ярамый. Ямьсез статистиканы кулланып «санаучылар» җәзаланган. Җанисәпне 1939 елда яңадан «дөресрәк» итеп үткәргәннәр.

Җанисәпнең «милләтсез» сораулары да мөһим. Ул саннар, төгәл мәгълүмат һәрвакыт кирәк. Мәсәлән, 2021 елда Россиядә 153 мең авыл булган, шуларның 25 меңе бушап калган. Мәсәлән, 35 мең авылда бер дистәдән кимрәк кеше яши. Татарларның «оясы» да авылда иде бит. Мондый «күп нульле» саннар белән нишләргә? 

Җанисәп саннары халыкның социаль хәлен күрсәтә. Әйтик, төбәктә яки районшәһәрдә яшәүчеләрнең ничә меңе (проценты) суны урамдагы коедан ташый? Күпмесенең фатирына суүткәргеч суы кертелгән, күпме йорт газ белән җылытыла? Әйтик, күрше төбәктә йортларның 10 процентына газ кертелмәгән, ди. Ә безнең Татарстан торакларында тулысынча диярлек газ үткәрелгән. Уйландырамы? Уйландыра. Ә Россиядә күпме халык мичкә утын ягып,  кыш чыга? Җанисәп анкетасында шундый сорау да бар: бәдрәфегез фатир эчендәме, ишегалдындагы такта бәдрәфкә йөрисезме? Менә мондый социаль тормыш күрсәткечләре һәркемгә милләт графасыннан җиңелрәк аңлашыла.

Гражданнарның дөньяга килү-китүен теркәү җиңел түгел: ел саен миллионлаган ватандашлар вафат була, туучылар саны кими. Күпме ир-егетләр үсә, армиягә, заводфабрикага, төзелешкә кемнәр киләчәк? 

Анкетадагы «милләт» графасына берәүләр кызыксынып караса, икенчеләр битараф кала. Белгән кеше милләтен белә, белмәгәне ничек язсалар да, риза. Паспорт өстәле документлары буенча тутырылган анкеталарга ышаныч зур. Андый ысул белән санаганда, статистика китабы эчендә каршылыклар булмый, халык санын арттырып күрсәтү куркынычы кими. Әмма анда милләт, туган тел күрсәтелмәгән. Ә милләтне төгәл итеп исәпкә алу хакимият башындагы зур милләтләргә яисә империячел шовинистларга, маңкортларга кызык түгел. 

Татар милләте кемгә кирәк? Үзебезгә. Шулай булгач, үзебезне үзебез барларга, сакларга тиеш булабыз. 100–150 ел элек беренче татар мәдрәсәләрен, театрын, матбугатын патша самодержавиесе оештырмаган, аларны ачучылар да, «спонсорлары» да татарлар үзләре булган. Хәзер дә безнең халыкка татар үсешенең объекты гына түгел, милли тәрәккыятьнең субъекты булып калу хәерледер? 

9. Стратегия юл күрсәтәме? 

Милләт үтәргә тиешле катлаулы юллардан барырга компас, юл күрсәткеч кирәк. Татар халкының «Гамәл стратегиясе» РФ татарларын (шул исәптән аларның санын һәм сыйфатын) саклап калу, милли үсеш өчен нинди чараларны күз алдында тота соң? Күпләп үрчетелгән һәм төрле югары инстанцияләрдә расланган бу стратегиянең асылын төшендерәсе бар. Аның авторлары да билгесез. Хәзер аның үтәлеше ничек баруын ачык итеп әйтүче белешмәне кемнәр төзеп бирер икән? Шуны һаман өзелеп көтәбезме инде?

Татар конгрессының рәсми идеологы булып торган Дамир Исхаков татар халкын яшәтү стратегиясенең бөтенләй булмавы турында матбугатта һәм «Яңа гасыр» телеканалы тапшыруында әйтеп салгач, без шаккатырга тиеш идек. Ләкин мондый бәяләү дә бәхәс уятмады... 

Бер караганда, 2020 елда кабул ителгән «Гамәл стратегиясе» трактатында хаталы фикер юк. Ләкин бу «стратегияне» укыганнан соң милләтне яшәтү ысулларын аңлап та булмый шул. Булмаган яки аңлашылмаган стратегиягә таянып, ерак китәрбезме икән?  

Хакыйкатьне тормыш үзе ачып сала, аны туры сүзле шәхесләр күрсәтәләр. Җанисәп үткәрүчеләрнең халык белән очрашмыйча гына безне санавы турында матбугатта, телевидениедә, Интернетта күренгән Дамир Исхаков, Вахит Имамов, Илнар Гарифуллин, Рәмис Сафин, Фәвия Сафиуллина фикерләре игътибарга лаек. Алар «Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруын алып баручы Данил Гыйниятов сорауларына ихлас җавап бирделәр. Татар телевидениесе экранында Ләйсәнә Садертдинова, Эльвира Хөснетдинова һ.б. журналистлар яздырып алган репортажларда үз тормышларын тасвирлаучы милләттәшләрнең чыгышларын тыңлагач, күзләр ачылып китә. Күренгәнчә, чит төбәкләрдә татарлар исән, ләкин андагы яшьләргә татарлыкны «йоктыру» авыр! 

Җанисәп уңаеннан килеп чыккан бәхәстә милләтне яшәтү проблемалары ап-ачык күренә башлады. Шул ук «ТНВ» телеканалының «Таяну ноктасы», «Заман көзгесе», «Татарлар», «Халкым минем» тапшырулары, «Татар-информ», «Интертат» кебек абруйлы Интернет ресурсларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Безнең гәҗит», «Шәһри Казан» һ.б. басмаларда ике ай дәвамында чыккан язмаларның иң мөһимнәрен бер шәлкемгә җыйгач, 170ләп бит кайнар текст, зур күләмле аудиовизуаль тамашалар җыелмасы килеп чыкты. Бу бит милләт язмышы турында күләмле китап, телевидение сериалы дигән сүз! Өстәвенә, төрле басмаларда яңа язмалар чыга тора. Аларның күбесе татарча иҗат ителгән. Саллы һәм зур күләмле русча текстлар да очрый. Аларны кабат-кабат укыйсы, өйрәнәсе бар. Өйрәнгән кадәресе татар стратегиясенең барлыгына, аның үтәлешенә бернинди дәлил яки өмет калдырмый. Киләчәктә кайда, ничә татар яшәячәген фаразлау мөмкин түгел. Аяныч хәл... 
(Дәвамы бар)

РИМЗИЛ ВӘЛИЕВ 

 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев