Мәдинә Маликова турында яңа китап
Төркиядә «Казан татар әдәбиятында беренче хатын-кыз романчы. Мәдинә Маликованың романчылыгы» дип исемләнгән китабы дөнья күрде.
Төркиядә фәннәр докторы Миһрия Челикнең «Казан татар әдәбиятында беренче хатын-кыз романчы. Мәдинә Маликованың романчылыгы» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Аның авторы 2022 елда Бартын университетында, төрек теле һәм әдәбияты кафедрасында шушы темага докторлык диссертациясен яклаган. Хәзер Карабүк университетында эшли.
417 битле күләмле бу китап «Gece kitapligi» нәшриятында дөнья күргән. Автор Мәдинә Маликованың ярты гасыр эчендә язылган повесть һәм романнарын, аеруча 10 романын игътибар үзәгенә куя һәм язучының уңышы – персонажлар тудыруда, психологизмны оста куллануда икәнлекне дәлилли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев