Леонов: «Россия җыелма командасы Казанда җиңсен иде»
Сишәмбе көнне Россия футбол җыелма командасы Казанда Иран җыелма командасына каршы иптәшләрчә матч үткәрәчәк.
Владимир Леонов: «Россия җыелма командасы Казанда җиңсен иде»
Сишәмбе көнне Россия футбол җыелма командасы Казанда Иран җыелма командасына каршы иптәшләрчә матч үткәрәчәк. Бүген, журналистлар өчен пресс-тур кысаларында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов булачак очрашудан нәрсә көтүе турында сөйләде:
«Россия җыелма командасы җиңсен иде. Бу гадәти. Матур уен, голлар күбрәк булсын иде. Чөнки футболда 1:0 яки 0:0 булганда – уен андый кызыклы түгел. Ә ачыграк футбол барганда, бу кешеләргә ошый. Ләкин барыбер, бу иптәшләрчә матч – бәлкем, ниндидер экспериментлар, һәр ике команданың ниндидер бурычлары булыр. Матур футболга, зур исәпкә һәм безнең җыелма команданың җиңүенә өметләнәбез», - диде Леонов.
Россия – Иран матчы Казанда «Ак Барс Арена»да 29 сентябрьдә узачак. Очрашу 19:30да башлана.
Фото: Татар информ сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев