«Казан утлары» журналы тарафыннан 29 нчы кесә китабы бастырылачак!
Танылган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның бу китапка кергән повестенда махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Илнур Хәертдиновның сугышчан юлы тасвирлана
Танылган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның бу китапка кергән повестенда махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Илнур Хәертдиновның сугышчан юлы тасвирлана. Илнур үзенең дөньяга карашы, кылган гамәлләре, уй-фикерләре белән үз буыны яугирләренең типик образын гәүдәләндерә. Автор үзенең повестенда укучыларын зур сәяси вакыйгаларның гади кеше тормышына йогынтысы турында фәлсәфи уйлануларга чакыра.
«Йөк машиналарының берсенә Илнурның “Урал”ын да менгезделәр. Канлы бәрелешләрдә сыналган тимер дусны калдыру турында сүз дә юк иде. Ул инде яу кырының алгы сызыгыннан йөзләгән яралыны алып чыгарга өлгерде. Фаза үзе дә батальонда легендага әйләнеп китте. Алгы сызыкта яраланган һәрбер “өчйөзенче” яхшы белә – “Урал” тавышы ишетелә икән, димәк, аны һичшиксез коткарачаклар. Чөнки бу – Фаза иярләгән матай. Ә аның әле беркайчан да сынатканы юк...»
Фирдүс Гыймалтдинов «Үлемнән бер адым алдарак»
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев