Казанның «Казан» гаилә үзәге янында 7 июньдә узачак VK Fest кысаларында «Татарстан Республикасы кунакханәсе» ачыла
Биредә милли сәхнә, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, Сабантуй мәйданы һәм фотозона оештырылачак.
Казанның «Казан» гаилә үзәге янында 7 июньдә узачак VK Fest кысаларында «Татарстан Республикасы кунакханәсе» ачыла. Биредә милли сәхнә, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, Сабантуй мәйданы һәм фотозона оештырылачак.
ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева фикеренчә, Сабантуй – гаилә ялы, традицияләр һәм танышу урыны.
Кунакларга Сабантуй йолаларын күрсәтәчәкләр. 18 төрле кәсеп буенча мастер-класслар узачак. Күн мозаикасы, келәм чигү, агач рәсем, керамика һәм каллиграфиягә өйрәтү мәйданчыклары эшлиячәк.
Бәйрәм көнендә фестивальдә туй тантанасы да узачак — Зөлфәт белән Елизавета социаль челтәр аша танышып кавышканнар, шунда ук никахларын теркиячәкләр.
Моннан тыш, ГТО мәйданчыгында кунакларны таныштырулар һәм гаилә сораулары буенча консультацияләр көтә.
Чыганак: tatar-inform.ru
Фото: Индира Габдуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев