Казанның Горький паркында «Татарстан Республикасы» газетасы призына хәрбиләштерелгән җиңел атлетика эстафетасы узды
«Хезмәт резервлары» стадионы янында контракт буенча хәрби хезмәткә алу мобиль пункты эшләде.
Казанның Горький паркында «Татарстан Республикасы» газетасы призына хәрбиләштерелгән җиңел атлетика эстафетасы узды.
«Хезмәт резервлары» стадионы янында контракт буенча хәрби хезмәткә алу мобиль пункты эшләде.
Теләгән һәркем хәрби хезмәт турында мәгълүмат белән таныша алды.
Шулай ук РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзү шартлары да аңлатылды.
«Бүген чара кысаларында, без контракт буенча хәрби хезмәткә алу мобиль пунктын эшләтәбез», — диде офицер Егор Горячев.
Монда шулай ук яңа оештырылган гаскәр төре — БПЛА гаскәрләренә кушылу шартларын да белеп була иде.
«Без 1 гыйнвардан бирле бу подразделениегә кеше җыену башладык», — дип сөйләде Егор Горячев.
«БПЛА гаскәре белән контрактны махсус шартларда төзергә мөмкин. Без шулай ук Африка корпусына җыючылар арасында да җиде субъектның берсе булып торабыз», — диде ул.
Чыганак: Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев