Логотип Казан Утлары
Публицистика

Казанда IX «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале башланды

Ул 15 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Казанда IX «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале башланды.

Ул 15 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Форумны ачу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сәламләде: «Чираттагы мәртәбә без “Нәүрүз” театр фестивален ачабыз. Быел ул үзенчәлекле. Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак танылу сәбәпле, быел без фестивальне әлеге зур вакыйга кысаларында үткәрәбез. Ел буе бездә чаралар бик күп, әмма иң мөһиме - Нәүрүз фестивале. Казан – Көнчыгышны, Көнбатышны, күпмилләтле мәдәниятне берләштергән шәһәр. Минем уйлавымча, болар барысы да фестиваль эшендә чагылыш табар. Минем Татарстан Республикасы министрлыгы исеменнән сәламлисем килә, барыгызга да рәхмәт. Рәис Рөстәм Миңнехановка бу еллар дәвамында фестивальгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәм. Нәтиҗәле эш телим».

Пленар утырышында ГИТИСның режиссура кафедрасы өлкән укытучысы Татьяна Тарасова, театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Екатерина Морозова, режиссер Сергей Потапов, режиссер һәм хореограф Сергей Землянский, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та катнаштылар.

Кичен Тинчурин театрының Кече сәхнәсендә «Макбет» спектаклен күрсәттеләр. Аны Малайзиянең милли сәнгать, мәдәният һәм мирас академиясе тәкъдим итте.

Фото: Индира Габдуллина

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев