“Казан утлары” журналына 2027 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды
Безгә мирас итеп калдырылган милли хәзинәбезне кадерләп саклау, үз нәселебезгә васыять, әманәт итеп калдыру синең кулыңда, синең намусыңда! “Казан утлары”на языл һәм укы!
Хөрмәтле укучым!
“Казан утлары” журналына 2027 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.
Милләтебез сагында – туган телебез, туган телебез сагында – матур әдәбиятыбыз, әдәбиятыбызның төп барометры – ул “Казан утлары”. Журнал үз укучыларын классик әдипләребезнең әдәби әсәрләре, иҗат үрнәкләре белән таныштырып бара, яңа, яшь буынны иҗат үрләренә рухландыра. Биредә син яңа гына табадан төшкән роман, повесть, хикәя, шигырь-поэмалар, публицистик язмалар һәм әлеге әсәрләргә карата тәнкыйтьчеләрнең бәяләмәләре, күренекле шәхесләребезнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышып бара аласың. “Укучыларыбыз иҗаты”, “Яңа исемнәр” кебек сәхифәләрдә үз иҗат җимешләрең белән синең дә каләм сынау, журналның авторы булу мөмкинлеге бар.
Безгә мирас итеп калдырылган милли хәзинәбезне кадерләп саклау, үз нәселебезгә васыять, әманәт итеп калдыру синең кулыңда, синең намусыңда! “Казан утлары”на языл һәм укы!
Альтернатив язылу ➡️ 600 сум
Почта аша язылу ➡️ 951 сум
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев