Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары» журналы сериясеннән 28 нче китап дөнья күрәчәк

Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабы тиздән басылачак!

Күренекле журналист, язучы Гөлүсә Закирова бу китабына кергән повестьта 2022 елның 24 февралендә башланган Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең сугышчан юлын тасвирлый. Алар узган юл гап-гади авыл егетләренең алгы сызыктагы батырлык юлы буларак укыла. Китапка кергән башка хикәяләрдә язучы игътибарны геройларының тыныч тормыштагы рухи дөньясына юнәлтә, һәр әсәрендә нинди генә шартларда да кеше булып калыйк дигән фикерне үткәрә.

«Әни, әнкәй... Хәтерлисеңме, мин армиягә киткәндә ипи катысын сындырып каптырган идең? «Улым, бу кисәкне мич башына куям, кибеп бетсә дә, сине көтәр, ашап бетермәгән ризыкларың кайтарыр туган нигезгә», –  дигән идең... И әни, бу юлы елап калдың шул, ипи сыныгын кесәмә салып җибәрергә дә онытыбрак җибәрдең. Бүген нишлисең икән? Юка пешерәсеңме? Һай, аның тәмлелекләре! Кайнар юканы сындырып, сөт белән эчеп куйсаңмы? Көне буе йөртерлек ризык бит ул, әни. Улым еракларда ятып калды дип, бик елама инде, яме. Менә бу пычрак, хәсрәт тулы окопларны ләгънәт орсын! Ләгънәт орсын! Лә иләһә иллаллаһ...»

Гөлүсә Закирова «Энекәш»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев