«Казан утлары» журналы сериясеннән 27 нче кесә форматындагы китап тиздән дөнья күрәчәк!
Башкорт телендә иҗат итүче яшь язучы Заһидә Мусинаның «Килен» дип аталган әлеге повестенда өйдә, гаиләдә кыерсытылуга дучар булган хатын-кыз тормышы сурәтләнә.
Башкорт телендә иҗат итүче яшь язучы Заһидә Мусинаның «Килен» дип аталган әлеге повестенда өйдә, гаиләдә кыерсытылуга дучар булган хатын-кыз тормышы сурәтләнә. Кечкенәдән кырыс әнисе тәрбиясендә үскән кыз бала үзенә бәхетле язмыш тели. Кызганычка каршы, усал каенана, эчәгә ярата торган ир гаиләсендә дә ул бәхеткә тиенми... Яшь хатын теләгенә ирешерме?
Булган хәлләргә таянып язылган әсәр укучының игътибарын ХХI гасырда да көн кадагында торган социаль проблемага юнәлтә.
Китап турында уй-фикерләрегезне QR-код аша кереп калдырыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Китап бик жинел укыла. Укый башлагач укып бетерэсе килэ. Кунелгэ утэ торган эсэр. Нигэ тузэ микэн бу килен диеп укыдым. Бианасы азакка Таба узгэрер диеп уйлаган идём юк шул узгэрми. Сон булса да килен узендэ коч табып чыгып китеп дорес Эшли.
0
0
0
0
Кулыма алып укырга тотынгач, мин укып бетермичэ туктый алмадым. Бик оста итеп язылган. Шул хэтле ис китэрлек усал кешелэр буламы икэн? Не верится Килен бик жэл
0
0
0
0
Бер утыруда, сулыш та алмыйча, укып чыктым. 40 ел элек булган коннэргэ, уземнен килен булып тошкэн вакытларга кайттыммы... Кайнанамны сонгы коннэренэ кадэр кадерлэп карап сонгы юлга озаттым. Авыр сузлэрне, каргышларны, кимсетулэрне колак яныннан уздырырга тырышсам да, кукрэк турысында каты авыр тоер эле дэ йомшармый.
0
0