Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Илгизәр кызы Гатауллина вафат

Безнең өчен зур югалту.

Безнең өчен зур югалту.

Бүген Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Илгизәр кызы Гатауллина вафат булды. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ул гомерен «Казан утлары»на багышлады. Кешелекле, ачык йөзле, ярдәмчел, күбебез өчен апа, әни кебек иде. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.

«Казан утлары» мөхәррире Лилия Илгизәр кызы Гатауллина белән хушлашу иртәгә, 21 майда, 9.00 сәгатьтә Казан шәһәре, "Казан нуры" мәчетендә була.

Мәрхүмә Яңа Кырлай зиратында җирләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев