Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Казан утлары" журналының 100 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль кичә үтәчәк!

"Казан утлары" журналына 100 яшь!

25 апрель көнне Галиасгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган әдәби–музыкаль кичә үтәчәк. Кичә сәгать 19.00да башлана.

         Әлеге тантаналы чарада журналның бер гасырлык тарихы барланачак,  басма белән бәйле шәхесләр искә алыначак. Кичә Г.Камал исемендәге театр артистлары чыгышы белән үрелеп барачак,  Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрибҗанова, Илгиз Мөхетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Илгиз Зәкиев, Әлфис Галиуллин, Базарбай Бикчәнтәев, «Казан нуры» оркестры һ.б. артистлар тамашачыларның күңеленә ямь өстәячәк. Әдәби–музыкаль кичәне Идел Кыямов белән Айзилә Батырханова алып барачак.

Шулай ук Азәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Саха (Якутия), Кабардино-Балкария, Башкортстан республикаларының төп әдәби журналлары баш мөхәррирләре, күренекле әдипләре дә катнашачак.

Керү чакыру билетлары буенча, белешмәләр өчен телефон номерлары – (843) 222-0983 (өстәмә 1618). 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев