Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» – МАМАДЫШТА

Бу юлы сәфәребез – Мамадышка. «Әдәби берләшмәләрдә» проектының чираттагы утырышы район Үзәк китапханәсендә узды. Баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев йөзьяшәр «Казан утлары» тарихында Мамадыш язучыларының зур урын алуы турында сөйләде.

Бу юлы сәфәребез – Мамадышка. «Әдәби берләшмәләрдә» проектының
чираттагы утырышы район Үзәк китапханәсендә узды. Баш мөхәррир
урынбасары Вакыйф Нуриев йөзьяшәр «Казан утлары» тарихында Мамадыш
язучыларының зур урын алуы турында сөйләде. Районның классик
әдибе Шәйхи Маннур үзе генә дә ни тора! Шушы төбәктән чыккан Ринат
Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Шаһинур Мостафин, Әлфәт Закирҗанов,
Марат Закир заманында редакциябездә эшләгәннәр. 1962 елда районда чыга
торган «Коммунистик хезмәт өчен» газетасы каршында оештырылган әдәби
берләшмә әгъзалары бүген дә иҗат итә. Җирле шагыйрьләрнең шигырьләре
«Казан утлары»ның быелгы июнь санында басылып чыкты. Басманың бүлек
мөхәррире Рафис Корбан авторларга шушы санны бүләк итте һәм аларның
иҗатына бәя бирде. Иҗади берләшмәнең бүгенге эшчәнлеге турында аның
җитәкчесе, язучы Вәрис Гали сөйләде. «Казан утлары»ның элекке хезмәткәре,
язучы, автор-башкаручы Алмаз Хәмзин үзенең моң-җырларын ирештерде. Ул
көнне Мамадышта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты да зур
чара уздырды. Шәһәр Үзәк китапханәсе директоры Лилия Шәрифуллина анда
катнашкан җитәкчеләрне кунакка чакырып, аларга, шул исәптән Бөтендөнья
татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәриповка сүз биреп,
бәйрәмебезгә ямь өстәде. Очрашуны китапханәнең татар әдәбияты секторы
мөдире Рамилә Абдуллина алып барды.

 

«КУ» 07, 2026

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев