Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган унсигезенче китап презентациясе көтелә!

Яңа китапны тәкъдим итү чарасына көтеп калабыз!

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган унсигезенче китап презентациясе көтелә! 
 
1990 елларда детектив жанрына хас әсәрләр язып танылу алган язучы Рәдиф Сәгъди «Бер гаилә сурәте» китабына кергән повестьларында да геройларның эш-хәрәкәтләрен, җинаятьчеләрнең кеше акылына сыйдыра алмаслык вәхшилеген, явызлыгын, кансызлыгын тирән психологик кичерешләр аша, мавыктыргыч сюжетка корып тасвирлый. 
 
Драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъди (Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев) 1957 елның 17 июлендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 2005 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Рәдиф Сәгъди – Фатих Хөсни, Дамир Сираҗиев, Туфан Миңнуллин, Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 40тан артык пьесалар, повестьлар һәм романнар авторы. 
 
Әдәбият сөючеләрне 16 март көнне 11.00 сәгатьтә “Әдәби кафе”да көтеп калабыз! 

Адрес: Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. 
Белешмәләр өчен телефон: (8-843) 222-09-83 (өст. 16-16)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев