Логотип Казан Утлары
Публицистика

Карлы Якутиягә сәфәр

14-17 октябрьдә Якутиядә VIII «Олы кар сөенече» («Благодать большого снега») халыкара фестивале узды.

Карлы Якутиягә сәфәр

Ниһаять, Казаннан таң белән юлга кузгалып, материкның башка бер читендә – Якутиядә яңа таңга кергән һәм берничә тәүлек тоташ йокламыйча яңа танышлар вә күптәнге дуслар белән гәпләшкән көннәр артта калды. Без, Казанга кайтып, йокыны туйдырдык. Димәк, күргән тәэсирләрне, хис-кичерешләрне бәян итәргә дә вакыт.

14-17 октябрьдә Якутиядә  VIII «Олы кар сөенече» («Благодать большого снега») халыкара фестивале узды. Ике елга бер узучы әлеге фестивальнең исеме Саха халык шагыйре Семён Даниловның «Кар» шигыреннән алынган. Бу фестивальне булдырган шәхес - Якутия Язучылар берлегенең рәисе Наталья Харлампьева.

Быелгы фестивальдә унлап делегат, шул исәптән, без - Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, прозаик Рәҗәб Бәдретдинов һәм «Казан утлары» журналының поэзия бүлеге мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев катнаштык.

 

Без күптән кулга-кул

Татарстан язучылары әлеге фестивальдә даими кунак. Алдагы елларда бу чарада Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин, Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рафис Корбаннар булып кайткан иде. Бу юлысында исә, бәхет елмаеп, «Олы кар сөенече» безнең башларга да ишелде.

Үзара дуслык ныгыту, аралашып яшәвебезнең уртак җимешләре дә юк түгел. Шул еллар арасында без поэзия һәм проза антологияләре белән алмашып өлгердек, Якутиядә татар әдипләренең балалар әдәбияты антологиясе дә дөнья күрде, инде якут балалар әдәбиятын татар телендә күрергә әзерләнеп яткан көннәребез. Матбугат битләрендә даими дөнья күреп килгән аерым авторларның тәрҗемә әсәрләрен әйтәсе дә юк. Әле май аенда гына, без, «Казан утлары» редакциясе исеменнән, Хабырыыс Ондороосны (Гаврил Андросовны) туган көне белән тәбрикләп, журнал укучыларыбызга аның шигырьләр шәлкемен тәкъдим иткән идек. Бу юлы аның шигырьләрен татарчага мин аударган булсам, моңа кадәр әлеге авторның иҗаты белән безнең Ленар Шәех һәм Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәләре аша да танышканыбыз булды. Хәзерге көндә исә, «Казан утлары» журналының «Кардәш халыклар әдәбияты» папкасында Рафис Корбан тәрҗемәсендә Рөстәм Каженкин шигырьләре үз чиратын көтә. Моңарчы кайбер авторларның аерым тәрҗемә китаплары да Республикаларыбызда дөнья күрергә өлгерде. Мисалга, Татарстан китап нәшриятының «Төрки халыклар әдәбияты» сериясендә Наталья Харлампьеваның шигырь җыентыгы басылуы хәтердә.  «Язучы»нәшрияты әле күптән түгел генә Платон Ойунский хикәяләреннән гыйбарәт җыентык нәшер итте. Аңарчы Николай Лугиновның «Хунн Хикәяләре» дә дөнья күргән иде. Якутиядә исә, Ркаил Зәйдулланың «Сабантуй» атлы балалар китабы басылып чыкты. Аңарчы Рөстәм Галиуллинның «Босоойка»сы да саха теленә тәрҗемә ителде. Болар әле минем хәтергә төшкән кайбер мисаллар гына. Асылда, уртак хезмәттәшлегебез нәтиҗәсе күпкә киңрәк.

 

Әлеге сәяхәтебезнең дә бер максаты – татар әдипләрен саха теленә тәрҗемә итүдә активлык күрсәткән ике шәхескә – Данил Николай улы Макеев белән Семён Андрей улы Поповка (Сәмән Туматка) Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәби хезмәттәшлек өчен» медален тапшыру иде. Без «Сергеляхские огни» мәдәният йортында узган ачылыш тантанасында әлеге миссияне, йоласына туры китереп, үтәдек. Кызганыч, Сәмән ага авырып, хастаханәгә эләгүе сәбәпле, аңа дигән бүләкне тапшыру бурычын Якутия Язучылар берлеге рәисе Наталья Харлампьевага йөкләргә туры килде.

 

Делегатлар кайлардан?

Быелгы фестиваль кунаклары бездән кала сигез бөртек кенә булсалар да, аларның регалияләрен атап бетерер өчен, шәт, Лев Толстой җөмләсе төзү мәслихәт булыр. Шулай да, бераз кыскартып, алар белән сезне дә таныштырырга тырышып карыйк.

Араларында, үз гомерендә карны тәүге күрүче, кайчандыр Гыйракның дәүләт министры һәм парламент әгъзасы булган кеше, фәлсәфә фәннәре докторы, «Вавилон» Халыкара мәдәният һәм сәнгать фонды президенты, Швейцариядән килгән гарәп шагыре Али Аль-Шалах та, Кытайдан килгән, Пекинның чит телләр университетының чит ил әдәбиятлары институты профессоры, чит ил поэзиясе тарихы буенча фән кандидаты, Кытайның яңа поэзиясе тарихы буенча фән докторы булган шагыйрь Ван Цзяньчжао белән аның ватандашы, «Гиперпоэтизм» хәрәкәтенә нигез салучы, төрле жанрлардагы егермеләп китап авторы, Кытай язучылар берлегенең, Бөтенкытай Поэзия җәмгыятенең, Кытай кинематографистлары берлекләренең әгъзасы, кытай һәм инглиз телләрендә иҗат итүче шагыйрь Цао Шуэй да, хәтта Бразилиядән килгән филолог, Мәскәүнең М. Горький исемендәге Әдәбият институты аспиранты, Пушкин институты магистры, төрле жанрдагы унбишләп китап авторы, БРИКСның Казанда узган беренче әдәби форумы катнашучысы, португал телендә иҗат итүче шагыйрь  Астьер Базилио да бар. Фестивальнең иң яшь катнашучысы – монгол шагыйрәсе Ану Костя да, Астьер сыман, Мәскәүнең М. Горький исемендәге Әдәбият институты талибәсе. Ул Монголия дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган, рус һәм монгол телләрендә иҗат итә. Фестивальнең тагын бер кунагы – Казахстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казахстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт премиясе иясе, әдәби фестивальләр лауреаты, егермедән артык китап авторы, ЮНЕСКО мәдәният һәм сәнгать Академиясе әгъзасы, Бөтендөнья поэзиясе хәрәкәте координаторы, шагыйрь Улыкбек Есдәүләт исә, җәмәгате Бейсенгуль ханым белән бергә килгән. Ул  хәзерге вакытта дүрт мең юлдан ашкан «Нюргун Ботур Стремительный» олонхосын (дастанын) казах теленә тәрҗемә итү белән мәшгуль.

Фестивальдә рус шагыйрьләре дә катнашты. Аларның берсе – Вадим Терехин. Вадим - Россиядәге БРИКС язучылар Ассоциациясенең генераль координаторы, Россия язучылар берлегенең Калуга бүлеге идарә рәисе, Халыкара поэзия хәрәкәте координация Шурасының Азия илләре континенталь координаторы, төрле илләрдәге иң эре әдәби фестивальләрнең катнашучысы вә оештыручысы, бүгенге көндә чит илләрдә иң танылган һәм дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән рус шагыйрьләренең берсе икән. Икенче шагыйрь – Россия язучылар берлегенең Ырынбур бүлеге җитәкчесе, И. Даль исемендәге әдәби берләшмә әгъзасы, юридик фәннәр кандидаты, «Оренбургская заря» журналының баш мөхәррире, «Ямб» нәшрияты җитәкчесе, Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты Иван Ерпылев. Аралашу дәвамында, Ваняның татар кияве булуы да ачыкланды. Әлеге командага Новосибирск шагыйре, Россиянең һәм Сербиянең бик күп премияләре иясе Вячеслав Куприянов та килергә тиеш булган, ләкин сырхаулап киткән.

 

Ипи-тоз урынына коймак-кымыз белән

Инде өч көн дәвамында узган фестивальне үз тәртибе белән бәян итик.

Әүвәл, аерым-аерым, өч төркем делегатны Якутск аэропортында милли киемнәрдән, «коймак вә кымыз» белән сыйлап, каршы алдылар һәм «Тыгын Дархан» кунакханәсенә илтеп урнаштырдылар. Безнең төркем татарлар вә казакълардан гыбарәт иде. Тыгын Дархан ул – саха фольклорындагы батыр атамасы икән.

Бераз ял иткәч, кунаклар тупланып беткәннән соң, безне Саха Хөкүмәт йортында Саха Республикасы башлыгы Айсен Сергей улы Николаев кабул итте. Үзара танышу, бүләкләр вә репликалар алмашу тантанасында Татарстан делегатларына да сүз бирелде. Мин, узган ел Казанда үткәрелгән БРИКС халыкара саммитында чит ил башлыкларының күпчелеге милли тәгамебез «Чәкчәк»не авыз итүләрен искә төшереп, Татарстан делегациясе исеменнән, күчтәнәчкә алып килгән әлеге татлы ризыгыбызны бүләк иттем. Бүләк янчыгында чәкчәктән кала Татарстан байрагы, Нәкый Исәнбәт туплавы вә эшкәртелүендә дөнья күргән хезмәт – Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Идегәй дастаны» китабы һәм шул дастанның  «Татмедиа» АҖ филиалы «Миллиард татар» интернет платформасы проекты буларак, «Китап радиосы» студиясендә яздырылган аудиодискы да бар иде. Айсен Николаев исә, быел җәй татар халкының милли бәйрәме – Федераль Сабан туеның  Якутскида уздырылганлыгын, аңарчы Рөстәм Миңнехановның  саха халкының Ысаах бәйрәмендә кунак булганын искә төшерде. Республикабыз Рәисен «Дустым» дип атады.

Татарстан делегациясе аңа саха җирендә милли бәйрәмебезне үткәрү мөмкинлеге булдырганы өчен татар халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Якутия Язучылар берлеге рәисе Наталья Харлампьева исә, Республика башлыгын һәр делегат белән үзе таныштырды, ул да әдәби багъланышларны ныгытуда ярдәме һәм фестивальгә карата хәерһаһлылыгы өчен Айсен Сергей улына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ахырдан Республика башлыгы белән күмәк һәм шәхси фотосессия оештырылды.

Әлеге очрашуда һәм фестивальнең ачылу тантанасында Якутиянең Мәдәният вә рухи үсеш министры Афанасий Николай улы Носов та катнашты. Ул Татарстан делегатларын татарларның җирле төбәк берләшмәсе җитәкчесе Хәлилов Игорь Нәкыйп улы белән дә очраштырды.

Төшке аштан соң делегатлар Якутскиның тау астындагы иске складында урнашкан «Мәңгелек туң патшалыгы» комплексы  белән танышты. Ул – боздан эшләнелгән милли фигуралардан гыйбарәт әкияти бер боз сарае булып чыкты. Дөрес, моңа охшаган боз скульптураларын яңа ел алдыннан бездә дә ясыйлар. Әмма алар биредәгеләр сыман озак саклана алмый. Көн җылытып җибәрде исә, җебеп бетәләр.

Кич делегатлар әүвәл М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш Федераль университетының Президенты Евгения Михайлова белән очрашты, аннан, университет бинасы белән янәшә генә урнашкан «Сергеляхские огни» мәдәният үзәгенә – фестивальнең ачылыш тантанасына юл тотты.

Ачылыш тантанасында саха халкы мәдәниятын күрсәтүче бәрмә уен кораллары ансамбленең чыгышларын да, борынгы җыр-биюләрне дә, скрипкачылар уены белән классик балетны да күрдек. Аннан, һәммәсе гаджетлар дөньясына кереп баткан студентларның беренче кар төшүе сөенеченнән, айнып китеп, үзара кар атышып, уйный башлавы, шуннан делегатларның карга багышлап юллаган шигырьләрнен тезмәгә салып, рус телендә сәхнәләштерүләрен күзәттек. Үз шигырьләре яңгыраганда һәр шагыйрь турындагы мәгълүмат сәхнәдәге олы баннерда күрсәтелә барды. Инсценировка тәмамлангач, делегатларның үзләрен сәхнә түрендәге кәнәфиләргә тезеп утырттылар һәм иң нәни укучылар тарафыннан Семён Даниловның «Кар» шигырен сөйләтү белән, тантана ачык дип игълан ителде. Делегатларга чиратлап сүз бирелә торды һәм алар, сәламләү сүзләре белән беррәттән, үз иҗатлары белән дә өлешчә таныштырды алып килгән бүләкләрен тәгаенләнгән адресатларына ирештерде.

Татарстан делегатлары Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге, аның  Рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән сәламнәр җиткереп, Якутия язучылар берлеге җитәкчелегенә, Татарстан Китап нәшриятында рус телендә дөнья күргән, 27ләп татар халык дастанын бергә туплаган «Дастаны» китабын һәм русчага да әдәби тәрҗемәсе белән басылган «Идегәй дастаны»н бүләк итте һәм алдарак әйтеп үтелгән берлек медальләрен тапшырды.

 

Саханың ике тавы

Фестивальнең икенче көнендә делегатлар Горный олысына – бертуган саха әдипләре Сафрон һәм Семён Даниловның туган ягына сәяхәт кылды. Районның исемендә Тау сүзе булуга карамастан, без нигездә, берән-сәрән таралып утырган, агач бруслардан әтмәлләнгән, әйләнә-тирәләре аркылы киртәләр белән әйләндереп алынып, урманнар вә әрәмәлекләр арасында, яссы җирдә утырган ихаталарны, юл кырыйларында карны тырнап, утлап йөрүче ат вә сыер көтүләрен күзәтеп  бардык. Юл уңаенда кунакларны җирде йола – җир-күк ияләренә дип, агач төбендә ризык калдыру һәм агач ботакларына, теләк теләп, сәламләү чуклары бәйләү белән таныштырдылар. Саха халкы иманы буенча, дөнья өч өлештән гыйбарәт: ас, өс һәм урта. Шул урталыкта без гомер кичерәбез. Асылда, биредә таулар булмаса да,  исемнәре тауга тиң ике туган дөньяга килгән һәм саха әдәбиятында якты эз калдырган бертуган Даниловлар яшәве – районның атамасын аклый кебек.

Бердигестях авылына барып җиткәч, әүвәл бертуган Даниловлар һәйкәленә чәчәкләр салынды, җирле җитәкчелек нотык тотты, мәктәп укучылары аю колаклы  туннарын киеп каршы алды. Аннан, делегатлар мәктәп сәхнәсенә юнәлде. Укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын тамаша кылдык, ана телләрендә шигырьләр сөйләгән, җырлар җырлаган, милли биюләр биегән саха сабыйлары белән аралашу, алар әзерләгән бүләкләрне – кул эшләнмәләрен кабул итү, кысык күзле, әмма ачык йөзле һәм саф күңелле балалар белән фотога төшүләр, делегатларның һәркайсы күңелендә якты хатирәләр калдыргандыр шәт. Хәер, бу мәктәптә шактый ук татар чырайлы, хәтта исем-фамилияләреннән дә саха түгеллекләре күренеп торган балаларны да очраттык без. Кайберләре, татарча белмәсә дә, үзләренең тамырларында татар каны барлыгын яшермәде. Шундыйларның берничәсе безгә мәктәп музеенда экскурсия дә үткәрде әле. Ә саха халкының бер өлеше христиан динендә, исемнәре дә христианлашып беткән.

Без район үзәгендәге Даниловлар исемен йөртүче яңа мәктәп белән саубллашкач һәм тамак ялгап алгач, Мытахка - Даниловларның үз авылына да барып чыктык. Анда безне коридор буйлап тезелгән җирле хатын-кызлар, артыш төтене белән аруландырып, аларның мемориаль музеена озатып куйды. Биредә без бертуган Даниловлар музеен гына түгел, Афанасий Осиповның саха халкын гәүдәләндергән галереясен дә күрдек. Алар да саха көнкүрешендәге детальләр, аучылык, балыкчылык һ.б. турында сөйли.

 Соңрак, делегатлар Мәдәният йорты залына җыелып, китап сөючеләрне  Семён Даниловның «Кар» шигырен үз телләренә тәрҗемәдә тәкъдим итте. Мин дә, әлеге шигырь инде Татарстанның Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла тарафыннан тәрҗемә ителгәнлеген әйтеп, шул тәрҗемәне укып күрсәттем.

 

Саубуллашу көне

Ахыргы көндә делегатларның иртәсе «Сахамедиа» бинасында пресс-конференция белән башланып китте. Алар үзләренең хис-кичерешләре, Якутиядән алган тәэсирләре, моңа кадәр инде башкарылган әдәби багланышлар һәм киләчәккә булган хыял-максатлар, планнар, үзләренең эшчәнлекләре, аерым проектлар булдыру буенча фаразлары һәм теләк-омтылышлары хакында сөйләште. Күп хыялларның тормышка ашуы өчен  Республикабыз җитәкчеләренең һәм нәшриятларыбыз белән матбагаларыбызның хәерхаклыгы, ә иң мөһиме, үзебезнең күңел кушуы, какшамас теләк, әдәбият бергәлегенә омтылыш кирәклеге ассызыкланды! Хәер, мондый фестивальләр нәкъ шундый матур омтылышларга рухландыралар да инде. 

Бу көннең икенче өлешендә, делегатлар төркемнәргә бүленеп, уку йортлары буенча таралышты. Кемнәр «Айыы кыһата»га, кемнәр педколледжга, берәүләр АГИКИга, ә менә Наталья Харлампьева, бразилияле Астьер Базилио, җирле шагыйрә Мария Андреева һәм мин - Фәнил Гыйләҗев, 8нче санлы мәктәпкә юл тоттык. Наталья ханымның үз оныклары да биредә белем ала икән... Астьердан Бразилия хакында, ни өчен аларның португал телендә сөйләшүләре, хәтта кортельләр турында да кызыксынып сорашты мәктәп укучылары. Ә мин укучылар арасында аларның якут классикасы буенча белемнәрен тикшергән викторина үткәреп, бүләкләр уйнаттым. Үзем якут әдәбиятын алай тирән белмәсәм дә, миңа  2000 елда Татарстандап нәшер ителгән «Якут поэзиясе антологиясе» ярдәмгә килде.

Кич белән Якутия милли библиотекасының Тарихи залында казах эпосы «Кобланды батыр»ның саха телендә басылып чыгуы уңаеннан презентация узды. Бу инде төрле халыкларның эпосларына багышланган бишенче зур хезмәт икән. Китап презентациясе барышында саха мәдәниятының күренекле вәкилләре җырлар да җырлады, казах вә якут галимнәре арасында китапка рецензия ясаган чыгышлар да булды, шулай ук делегатлар үзара төрле бүләкләр, мактау кәгазьләре, медальләр белән дә алмашты.

Татарстан делегатлары исә, китапханәгә Михаил Худяковның «Казан ханлыгы тарихы» турындагы очеркларыннан гыйбарәт рус телендә һәм татарчага тәрҗемәдә басылган китабын бүләк итте. Чыгышлар «Каблан батыр» эпосына багышланган булганлыктан, мин дә презентациягә җыйналучыларны Татарстан гербы белән таныштыруны мәһкуль таптым. Чөнки анда канатлы ак барс, ягъни ак каплан сурәтләнгән. Халкыбызның каплан образы кертелгән гимн дәрәҗәсендә йөрүче җыр тексты да бар. Аны да оригиналда һәм русчага тәрҗемәдә укып күрсәттем:

«Биек тауның башларында

Уйный каплан баласы.

Яшә минем Республикам,

Яшә Казан Каласы!» - диелә әлеге текстта.

Күрәсең, болгар чорыннан ук килүче әлеге туграда сурәтләнгән җан иясе, безне таулы, суык төбәкләрдә гомер сөрүче төрки кавемнәр белән дә бәйләп, берләштереп торучы символыбыз.

Презентациядән таралышкач, делегатлар банкет залына - саубуллашу кичәсенә җыйналды. Биредә һәр катнашучы, саха иҗатчылары белән үзара, бүләкләр, элемтәләр алмашты, делегатларга оештыручылар тарафыннан Фестиваль өчен әзерләнгән махсус истәлек сувенирлары, китаплар, фестивальдә катнашу таныклыклары өләшенде.

 

Йомгак урынына

«Якутлар табыладыр вакыт белән», «Йөргән таш шомара» ди татар халык мәкальләре. Чыннан да, алмазлар бриллиантка әверелсен өчен шактый гомер узарга һәм шомартылырга, кырланылырга тиеш. Безнең әдәби багъланышлар да юл йөреп сынала, үзара аралашкан саен шомара бара. Бу күренеш, һичшиксез, уңай нәтиҗәләрен дә бирер, һәр милләтнең шагыйрьләре, әдипләре арасында иҗаты брилиант булып балкырлык шәхесләр калкып чыгар дигән өметкә ышаныч уята!

Фото: Фәнил Гыйләҗев

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев