Каләмдәшебез, язучы- прозаик, әдәбият галиме Рәҗәп БӘДРЕТДИННЕҢ «ТОМАН ТОЗАГЫНДА» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсенә чакырабыз.
Китапта төп герой - авторның махсус хәрби операцияда һәлак булган абыйсы.
Хөрмәтле, дуслар! Каләмдәшләр! Милләттәшләр!
Сезне, 16 сентябрь көнне, Арча үзәк китапханәсендә 10.00 сәг.тә узачак, каләмдәшебез, язучы- прозаик, әдәбият галиме Рәҗәп БӘДРЕТДИННЕҢ
"ТОМАН ТОЗАГЫНДА" дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсенә чакырабыз.
Китапта төп герой - авторның махсус хәрби операцияда һәлак булган абыйсы.
Бу әсәрдә язучы заманның иң кискен, иң авыр рухи - әхлакый мәсьәләләренә кыю рәвештә мөрәҗәгать итә. Ул махсус операция шартларында кеше язмышын, хәбәрсез югалу фаҗигасен, көтү газабын, туган җир, әби-баба догасы, хәтер һәм батырлык темаларын бер үзәккә туплый. Повесть - хәзерге татар прозасында сугыш,хәтер, көтү һәм кешелеклелек темаларын күтәргән әһәмиятле әсәр. Аның үзәгендә томан эчендә дә нурын югалтмаган шәхес образы тора.
Томан таралмаса да, әсәр ахырында хәтер, дога һәм кешелек нуры кала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев