Каләмдәшебез Гавриил Андросовны туган көне белән тәбриклибез!
Ул – Татарстан Язучылар берлеге һәм татар әдипләре белән даими элемтәдә булган, уртак әдәби проектлар булдырып, үзара багланышларны ныгыткан якын дустыбыз.
Гаврил Андросовның бүген туган көне! Каләмдәшебезне тәбриклибез!
Ул саха әдәбиятына карусыз хезмәттә. Алай гына да түгел, Гавриил – татар әдәбиятын да яңа киңлекләргә чыгару өчен үзеннән өлеш кертүчеләрнең берсе. Шуңадыр да Гаврилның поэзиясе журналыбызның даими укучылары өчен ят түгел.
Гаврил – бүген саха әдәбиятының күренекле вәкиле генә түгел, Якутия Язучылар берлегенең рәисе һәм өлкә депутаты да. Аннан бигрәк, әйтеп үткәнебезчә, ул – Татарстан Язучылар берлеге һәм татар әдипләре белән даими элемтәдә булган, уртак әдәби проектлар булдырып, үзара багланышларны ныгыткан якын дустыбыз.
Соңгы елларда безнең үзара алмаш шигырь һәм проза антологияләре дөнья күрде, алар – безне, без аларны тәрҗемә иттек, үзара кунакка йөрештек, презентацияләр үткәрдек.
«КУ» 05, 2025
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев