Язучы, прозаик Рәҗәп БӘДРЕТДИННЕҢ «Казан утлары» журналын укучыларына мөрәҗәгате
Махсус хәрби операциядә һәлак булган абый хакында бу әсәр...
"Кадерле укучым!
"ТОМАН ТОЗАГЫНДА" дип исемләнгән китапны кулыңа алгансың икән, димәк, синең дә якының, туганың яки танышың, авылдашың яки күршең, классташың яки райондашың махсус хәрби операциядә каташадыр. Шуңа да повестьта язылган һәр сүземнең йөрәк түреннән саркып чыкканын ихластан аңларсың дип уйлыйм. Сизеп торам, нәрсә әйтер бу дип, яңа сүз, әдәби форма көтәсеңдер. Бар ул, бу әсәрдә дә шактый ук ачык күренә. Шулай да аңа юл, рухи халәт, эчке кичерешләр, күренешләр - психологизм аша чагылыш таба. Ягъни йөрәктәгесе йөрәккә...нечкә җепләр аша ялгана. Образларның эчке дөньяларын әсәрдәге һәр деталь, аерым тамга, билге үзенчә күрсәтә. Вакыйгалар чолганышындагы кеше язмышлары аның идея эчтәлеген ачарга булыша, әдәби үзенчәлеген билгели. Психологик функциясе аларның асылын тагын да киңәйтеп, җәелдереп җибәрә. Үзгә яссылыкка куя. Торышын, хасиятен ачыклый. Күңел тоемлавын ирештерә. Томан тасвирын ачарга булыша. Пейзаж алымы аларның барысын да баета, символлар яшәеш- хәлләрне һәркем үзе күргәнчә, тойганча гәүдәләндерә. Вакыйга урыннары да үз халәтебезнең чын йөзен, социаль тирәнлеген күрсәтә.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган абый хакында бу әсәр... "
"Томан тозагында" повестенда инсани затның бөеклеге, кайда һәм нинди генә шартларда да кешелеклелек сыйфатларының сакланып калуы, татар егетләренең авыр сынаулар алдында да югалып калмыйча, яшәргә тырышулары иң үзәккә куела. Яшәү һәм үлем фәлсәфәсенең өстенлеге, хакыйкый тирәнлеге күрсәтелә биредә. Һәр сюжет линиясендә дә аның кырыслыгы, капма-каршылыгы тасвирлана.
Минем бәргәләнгән җанымның үрсәләнеп актарылуын күрүчеләр, аңлаучылар булырмы? Җавапны кем бирер дә, туң булып каткан күңелләрне боз салкыныннан ниләр генә эретер? Бу газаптан безне кемнәр, кайчан аралар?.. Җанның борчуларын басар өчен вакыт кирәк, диләр. Күпме кирәк икән ул вакыт?! Көтәр идем әле. Абый гына кайтсын... Сез дә көтәсездер. Кайтсыннар гына... Безнең тормышлар томан эчендә, ә яшәеш барыбер көтүгә корылган…
Геройлар язмышын һәм вакыйгалар агышын тулырак беләсегез килсә, "Казан утлары" китапханәсе сериясендә басылып чыккан Рәҗәп БӘДРЕТДИННЕҢ
"Томан тозагында" дип исемләнгән китабыннан укып белә аласыз. Китап сатуда. Аны Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән, Озон, Валдберриз маркет-плейс кибетләреннән һәм таратучылардан алырга мөмкин.
Фото: архив, фотода автор үзе.
Галерея
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев