Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Иҗат туган урын: тулай торак бүлмәләреннән музыка залларына кадәр»

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда мәдәни-агарту программаларын тәкъдим итү кичәсе узды.

«Иҗат туган урын: тулай торак бүлмәләреннән музыка залларына кадәр»

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда мәдәни-агарту программаларын тәкъдим итү кичәсе узды.

Баштан кунакларны музейның яңартылган винил пластинкалар каталогы белән таныштырдылар.

Музейның фәнни хезмәткәре Айдар Ниязов музыкаль фондтагы иң күренекле үрнәкләрне тәкъдим итте: «Иң мөһиме – шәхсән минем өчен, әлбәттә, бездә винил фонды ачылды. Әлегә ул зур түгел. Якынча 400 берәмлек: татар халык, рус халык, үзбәк музыкасы, классика. Әлбәттә, Салих Сәйдәшевнең музыкасы да бар. Бүгеннән без винил атнасын башлап җибәрәбез».

Аннан соң 13 яшьлек кыз көндәлеге текстлары буенча куелган иммерсив спектакль күрсәтелде (режиссер: Әминә Миндиярова). Ул театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Рауза Усмановага багышланган иде.

Чара «13 нче йортта яшәүчеләр» музей экспозициясе буенча төнге экскурсия белән тәмамланды. Төрле елларда әлеге бинада Ринат Таҗетдинов, Рауза Хәйретдинова, Марсель Сәлимҗанов һәм Альфред Сәйдәшев яшәде. Аларның сакланып калган хәтирәләре белән Алсу Хафиз таныштырды.

Фото: Индира Габдуллина

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев