"Глаголица" VIII бәйсез әдәби премиясе
Татарча шигырьләр яки хикәяләр язасыңмы? Яшең 10 нан 17 гә кадәрме? Халыкара проект – «Глаголица» премиясендә катнаш.
Татарча шигырьләр яки хикәяләр язасыңмы? Яшең 10 нан 17 гә кадәрме? Халыкара проект – «Глаголица» премиясендә катнаш.
«Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яңа сезонын ачып җибәрә!
«Глаголица» – үзеңне таныту өчен менә дигән мөмкинлек:
- финалистларның әсәрләре чын китапта – Альманахта басылып чыгачак
- конкурс эшләре республикабызның балалар журналларында дөнья күрәчәк
«Глаголица» – иҗади талантыңны шомарту мөмкинлеге:
120 катнашучы әдәби сменага юллама алачак. Алар
- Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һ.б. Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре белән остаханәләрдә катнашачак.
- «Әдәби һөнәрханә» дәресләрендә яңа юнәлешләр белән танышачак.
«Глаголица» – кызык һәм күңелле:
- монда яңа дуслар табарсың
- яшь каләмдәшләрең һәм әйдәманнар белән Казанны гизәрсең
- осталар белән бергә истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар ясарсың
«Глаголица» – искиткеч бүләкләр оту мөмкинлеге:
- бүләкләү фондында 36 электрон планшет
- 36 кече китапханә
- Гран-При ияләренә 8 Бәллүр ябалак бар
Тизрәк www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәл һәм әсәреңне конкурска җибәр. «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яшь язучыларны, шагыйрьләрне һәм тәрҗемәчеләрне көтеп кала!
P.S. www.glagolitsa-rt.ru сайтында «Глаголица» премиясенең положениесе белән танышмый калмагыз. Сорауларыгыз булса, glagolitsa-rt@yandex.ru оештыру комитетына хат языгыз йә +7 (843) 561-06-12 телефонына шалтыратыгыз.
Эшләрне кабул итү 17.09.2021 көнне тәмамлана.
Теги: бәйге
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев