Логотип Казан Утлары
Публицистика

Егерменче кесә китабы бастырылуга әзерләнә!

Зиннур Хөсниярның әлеге китабына кергән «Әтием  кайда, Суслонгер?!.» дигән повесте Бөек Ватан сугышында олы Җиңүгә  үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен керткән авыл халкына багышлана. 

Танылган язучы Зиннур Хөсниярның әлеге китабына кергән «Әтием 
кайда, Суслонгер?!.» дигән повесте Бөек Ватан сугышында олы Җиңүгә 
үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен керткән авыл халкына багышлана. 


Язучы әсәрендә сугышка киткән ирләр, тылда калган хатыннар һәм 
балаларның авыр тормышын, язмышын, аларның рухи батырлыгын нечкә 
психологизм белән сурәтләп бирә. «Күкеле сәгать» хикәясендә автор 
укучысын гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга чакыра, 
аларның бәллүр кебек саф һәм бик нечкә, нәзберек булуы турында 
искәртә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чын тормыштан алынып язылган әсәр.Мавыктыргыч сюжет,метафораларны уңышлы куллану,җанландыру алымына киң урын бирү бу фаҗига турында укучыны тирән уйларга этәрә,гаделсезлекнең тулы фәлсәфәсен ача.Әсәр геройлары белән янәшә яшәгән кебек буласың.Кыю әсәр иҗат иткән әдипкә,аны дөньяга чыгарган журналыбыз коллективына ихлас рәхмәт хисләребез,афәрин!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бар эшлэрне читкэ күеп, китап укырга вакыт җитте. Ниһаять, Зиннур Хөсниярның сезнең журнал кысаларында басылган " Әтием кайда, Суслонгер" китабын укып чыктым. Яшермим, елый елый укыдым. Бу минем дэу әниемнен, әниемнен,үземнен үткән тормышыбыз, баштан кичкэннэр бит. Исэн вакытта , дэу энине өеннэн алып чыгып китеп булмый иде: " Мин кунакка китсэм, дэу этиегез кайта да өйгэ керэ алмый йөри алайса ,"- дия иде. Гомер буена ирен китте ул да. Рэхмэт Сезгэ безне шундый матур эсэрлэр белән сөендергэн өчен, эшегез дэвамлы булсын. Тәкъдим: бу китапларны аудио форматта чыгарып булмасмы, минем кебек өлкэннэр өчен.