Логотип Казан Утлары
Публицистика

Егерме икенче кесә китабы бастырылуга әзерләнә!

Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың бу китабына кергән повестенда хәзерге заман кешеләре сурәтләнә.

"Казан утлары" китапханәсеннән егерме икенче китап бастырылуга әзерләнә.

Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың бу китабына кергән повестенда хәзерге заман кешеләре сурәтләнә. Аларның гомере күбрәк офисларда, командировкаларда үтә. Әмма кеше табигатенә хас уй-фикерләр, хисләр заманга карап кына үзгәрми: геройлар нәкъ элеккечә мәхәббәт утында яна, гаилә кору, нәсел дәвам иттерү турында уйлап яши. Бу китапта укучылар үзләренә таныш язмышлар белән очрашыр, аларның шатлык-куанычларын, борчу-мәшәкатьләрен бергә уртаклашыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Хаерле төн. Повестьне кузгалмыйча ике сәгәть эчендә укыдым. Бик эчтәлекле, уйландырырлык повесть. Дөрес киңәшләр, матур итеп язылган уйлар. Дилә, сезгә иҗади унышлар телимен. Альбина Зөфәр кызы.