Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чынлап та, кая бара соң, татар әдәбияты? (ахыры)

Ничектер бервакыт язучылар, озак иҗат итми яткан язучыларны Берлектән чыгару, Берлеккә алу кагыйдәләрен кырыслату турында сүз куетканнар иде. Әмма бүген ул киресенчә йомшады кебек...

(Башыннан укыгыз)

Инде бу өлкәдә сүз куерткач, үземне бу оешмадан куып чыгарганчы, Язучылар Берлегенә дә кереп чыгарга уйладым. Әкрен генә, читләтеп кенә...

 Ә шулай да, “ура-ура” килеп уздырганТатар телендәге әдәби әсәрләр” конкурсы турында бераз әйтми булмый. Рәхмәт Татарстан хөкүмәтенә, Рәисе Рөстәм  Миңнехановка, татар теленең киләчәге өчен пошынып йөргән Дәүләт Шурасы вицеспикеры Марат Готович Әхмәтовка һәм Безнең Берлек Башлыгы Ркаил абый Зәйдуллага бу бәйгегә юл ачканнары өчен. Акча ягыннан бигүк “мантымаган” язучылар өчен куанычлы, күркәм гамәл. Әмма кайбер миңа ошамаган яклар да бар бу бәйге кагыйдәләрендә. Беренчесе, ни өчен, иҗатның иң югары ноктасы саналган шигърият номинациясендә приз күләме иң түбәннәрдән? Икенчедән, ни өчен бәйгедә җиңгән берничә шигырь башка шагыйрьләрнең 200 шигырь кергән китабы гонорарыннан (якынча 30 мең) да зуррак? Ул шул кадәр шаккатыргыч, бер кимчелеге булмаган идеаль әсәрме? Өченчедән, ни өчен һәр номинациянең дә приз күләмнәре бер үк зурлыкта түгел? Төрле жанрда язучыларның дәрәҗәсе төрлемени? Дүртенчедән, ни өчен, бәйге призларының күләмнәре, Язучылар Берлеге астында бирелә торган, язучылар исемен йөрткән әдәби призлардан югары һәм нигә аларны, Дания апа Заһидуллина тәкъдим иткәнчә, берничә әсәргә бүлеп биреп булмый? Гомумән алганда, бу бәйге, еллар буе ачлы-туклы көн күргән 400 баштан торган эт өеренә, кинәт кенә зур-зур берничә ит кисәкләре атып котырткан кебек... Андый вакытта кайсы этләр зуррак итне каптырганын шәйлисездер? Бишенчедән, ике елга, 9 номинациядә (тәнкыйтьтән кала) 54 призлы урын. 13 язучы 30 призлы урынны, ә 24 язучы-1әр призлы урынны алган. Юк, мин Марат Готович кебек, “җиңүчеләр, кайбер жюри әгъзалары “ярдәмендә” җиңмәделәрме икән?” – дип шикләнмим. Ә шулай да.... Ягъни, зурдан кубып, Татарстан Президенты карамагында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе төзеп, зур гына күләмле чыгымнар белән үткәрелгән ябык әдәби конкурсның эшендә ике елда 3100 (2021 елда – 1470, 2022 елда – 1629) әдәби әсәрләр кабул итеп, призлы урын яулаган 37 язучы “телне үстергәннәр” һәм 12 Тукай бүләге кадәр – 8 миллионга якын акчаны үзара бүлешкәннәр. 3000нән артык иҗатчының хезмәтен һәр номинациядә комисиядә утырган 2-3 язучы хәл иткән һәм архивка озатылган. Әнә, хөрмәтле тәнкыйтьчебез Дания апа Заһидуллина, югарыда телгә алынган мәкаләсендә, үзенең хикәя, повесть һәм роман төркемендәге әсәрләрне бәяләвен яза. Ул өч-дүрт айда 59 хикәя һәм 30 повестьны, ике ай эчендә 500 битле 18 романны укып анализлау (һәркөн саен – 150 бит) бер кеше өчен артык түгел микән? Әгәр дә язучының һәм әсәренең язмышы (һәм билгеле ул язучының да) ниндидер бер-ике әдәбият белгече бәясеннән генә тора икән, киләчәктә әдәбиятка күпләп талантлы яшь язучылар килүенә шигем бик зур. Бер тәнкыйтьчегә ошаган әсәр әле күпчелек укучыларга да ошый дигән сүз түгел. Әйтик, 2021 елда, беренче тапкыр уздырылган бәйгедә җиңүче романнар инде китап булып “табадан төште”, әмма Татарстан Милли китапханәсе барлаган, быелгы кышта, аннан алынган 72 меңнән артык китапларның иң укылган ун китабы исемлегендә ник берсе булсын! Халык, Ринат Мөхәммәдиев, Зифа Кадыйрова, Фәүзия Бәйрәмова, Әмирхан Еники, Гаяз Исхакыйларның әллә кайчан язылып, “суынган коймакларын”, аларның “пары чыгып торган коймакларыннан”нан өстен күрә икән бит... Ике ел дәверендә җиңүчеләр исемлегендәге 19 яшьлек бер Ләйсән Абдрахманованы, бераз тартып, бу бәйге ачышы дип карарга була. Калганнар барысы да танылган, билгеле язучылар, инде ким дигәндә 2-3 китап авторы, күп кенә республика күләмендәге бәйгеләр җиңүчеләре, төрле премия ияләре. 5се – 70 яшьне, 11е – 60 яшьне, 8е 50не узганнар. Араларында журфакны бетереп гәҗит-журналга язган мәкаләләрен хикәя, повесть, романга әйләндерүчеләр дә күзгә күренеп ишәя башлады. Әдәбият киләчәктә мәкалә тибындагы “каткан” прозага әйләнмәсме? Телне үстерүчеләр шушы 37 язучымы? Бәлки, нәкъ менә бу олыгаеп баручы язучыларга алмашчы булырдай язучылар әнә теге сыйфаты түбән билгесе белән читкә куелган 3100 әсәр арасында “ыңгырашып” ятадыр?! Әйе, призлары кызыктырырлык бу бәйгенең! Әйтик, җиңүче романга Тукай премиясе кадәр гонорар! Ә хөрмәтле язучыбыз Рафис Корбан белән журналист Фирдүс Гыймалетдинов (ә бәлки андыйлар тагын бардыр?) бер елда ким дигәндә ике роман яза ала икән. Ә бит кайбер шагыйрьнең 500 битле китабына шигырьләр язып җыю өчен ярты гомере китә. Утырасың да, Фирдүс абый кебек, ике ай саен борынгы татар ханнары турында 500 битле бер әкият язасың... Татарның ханнары, Чыңгыз белән Кубраттан башласаң йөзгә якын. Яз да яз гына әкиятләреңне! Менә “Казан утлары”да ( №3 2024) басылган “Шом” повестенә күз салыйк. Ахырда гына аның бары төш (әкият) икәнлеге ачыла. Ә чынлыкта, кайбер урыннарда әдәби формага күчеп, читкә китешләрне исәпкә алмаганда, бу бер журналист мәкаләсе, аның дөньяда барган вакыйгаларга үз “кетәклегеннән”, берничә төссез генә персонаж аркылы, бәя биреп маташуы. Аерым “чүбек”ләреннән аерсаң, повесть колхоз рәисе өйдә булмаудан файдаланып, төшке аш вакытында бераз “кәгеп” алган дүрт ферма му-жигының, “перекур”га чыгып, дөнья хәлләре турында гапь коруына ошаган. Дөрес ул озаккарак сузылган һәм берәр тәмәке белән генә бетмәгән шикелле.... Ә инде башка илләрнең башлыкларын мыскыллы сүзләр белән атап язу язучыны бизәми дә, батырлык та, патриотизм билгесе дә түгел! Нәкъ менә, Дания апа Заһидуллина үз тәнкыйтендә телгә алынган халыкны куркытуга юнәлткән “публицистика”га мисал бу! Әйе, моннан башка халык котын алучы “диван патриотлары” аз иде әле бу өлкәдә соңгы елларда... Ә бит бу бәйгедә беренче урын алган әсәр. Бәлки аны да , минем 14 яшемдә язылган хикәям шикелле, “Тәшвишле төш” дип атасы булгандыр?! Ул чакта мин Колшәриф белән әңгәмә рәвешендәге хикәямдә, төшемнең ике биткә сузылуын, төш өчен озын булыр һәм укучылар: “Төш андый озын булмый, ул да уянганда яртылаш онытыла әле”, – диярләр дип шикләнгән идем. Ә Фирдүс абыйның төше 42 битлек булып сузылган. Билгеле, төшендә мондый “кинофильм” күрә алу сәләте булган Фирдүс абыйның айга бер түгел, өч роман язуына да бәйгенең жюри әгъзаларында шик калдырмагандыр, анысы... Бу бәйгедә үткән ел биш номинациядә катнашып урын алмадым. Мин генә түгел, балалар өчен язып күпме китап чыгарган, балалар китабы буенча халыкара Советның Андерсен исемендәге Мактаулы диплом лауреаты Ленар Шәех та, инде ике тапкыр уздырылган балалар һәм яшүсмерләр өчен биш номинациядә ун призлы урынның берсен дә алмады һәм үзенең бөеклеген раслый алмады. Шуңа да, быел әгәр дә укысалар, әлбәттә, комиссия әгъзаларын көлдерер өчен (ә бәлки уйландырыр өчен дә) бер экземплярда траги-комик поэма җибәрдем дә, бүтән бу бәйгегә 100 млн бирсәләр дә катнашмаска булдым. Ни өчен? Сәбәбе һаман да шул Дәүләт бүләге Тукай премиясенә тоташа. Узган ел ул бүләк күләме 500 мең сум иде. Дәгъвә иткән иткән ике лаеклы олпат әдипләребезне, төшереп калдырып, кимсетүдән ресрублика рәисебез Рөстәм Миннеханов белән Берлек рәисебез Ркаил Зәйдулла коткарып калды. Быел исә, тагын конфуз! Минемчә, бу бүләккә күптән лаек Рафис Корбан ишекне шапылдатып ябып чыгып киткән, күптән лаек Айдар Хәлим “юл кырыена төртеп төшерелгән”, ә бүген дә яшь егетләрчә язучы, 90 яшьлек Марат ага Әмирхан үз кандидатурасын үзе куйган да, әмма хәтта Идарә утырышыннан да узмаган. Бу – Язучылар Берлеге өчен матур күренеш түгел! Ә бит, теге юмарт “Татар телен саклау һәм үстерү буенча әдәби әсәрләр” бәйгесенә бирелгән сигез миллион акчаны ике миллионга гына киметеп, ул ике миллионын Тукай бүләгенә лаек булган өлкән язучыларга бирсәк тә, ике елга алты Марат ага Әмирхан, Айдар абый Хәлим, Флюрә апа Гыйззәтуллина, Фәүзия апа Бәйрәмова, Нәҗибә апа Сафина, Резедә апа Вәлиева кебек күптән лаек өлкән язучыны соңга калып булса да хөрмәтләр идек. Зәки абый Зәйнуллин, Илдус абый Гыйләҗев, Әнәс абый Исхаков кебек Язучылар Берлегенә үпкә-рәнҗеш белән киткән әдипләребез азрак булыр иде. Әгәр язучы үз чорының иҗат дигән поездның “вагонына” утырып өлгермәсә, вагон узып китә, инде аңа сикереп менү күпкә авыррак. Исемсез киткән Рим Идиятуллин, Харрас Аюпов, Зәки Зәйнуллин, Фәнзаман Батталны шул вагонга керергә өлгермәгән пассажирлар дип саныйм мин. Тукай бүләге иясе Ләбиб абый үпкәләмәсен, әмма бүгенге чорның бердәнбер уникаль сатиригы кына түгел, күпкырлы талант иясе, исемсез Фәнзаман абый янында ул тоныкланып кала. Анда инде сиксәненче еллар әдипләре утырган вагон узып бара. Анда да чират бик зур. Бер студент торагының 194нче бүлмә төркеме генә ни тора! Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон һәм арада иң сәләтле Ләис Харрасов-Зөлкәрнәй. Инде ул вакытта 80 битле булса да ике китап авторы булган ул. Юкка гына Корьәндә дүрт тапкыр телгә алынган, татар язмаларына, шамаилләренә кергән Зөлкәрнәйн-Македонский тәхәллүсен алмагандыр ул? Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында 2000 еллар башында матбугатта күренми башлый һәм озак, уннарча елдан артык юкка чыга... Әмма 2014 елда “кинәт кенә аны эзләп табалар”, телевидениедә аның белән интервью күрсәтелә: ул эшмәкәр, биш балалы гаилә башлыгы һ.б. Шундый талант иясенең шигырь язудан туктый алуына мин ышана алмадым һәм шул тапшыру артыннан биш минутта аңа багышлап шигырь язып аттым. Ул шигырь минем 2014 нче елда чыккан “Кыл уртасы” дигән китабыма да (114 бит) кертелгән.

Синең сәләт тиң иде бит,

Ургып аккан шарлавыкка.

Югалдың син, чумган кебек,

Шул ташкындай, тарлавыкка.

Тыя алмый тарлавыклар,

Һичбер вакыт, ташкын көчен.

Тик кояшка чыгармыйча,

Ала алар кара үчен.

Ләис абый, сине нинди

Тарлавыклар йотты икән?

Сине буган тарлавыклар

Аннан ниләр отты икән?

Отканнардыр! Вакыт белән

Ташкын көче кими, диләр.

Көчсез ташкын тарлавыкның

Ярларына тими, диләр.

Күпме ташкын, юл табалмый,

Бәргәләнгән упкын тулып...

Ә үзәндә агып ята

Тынчыган су, тып-тын булып.

Әмма 2012 елдан соң Ләис абыйның тормышында сәер һәм кискен метаморфоз башлана. 1913 елда аның “Мәңгелектән исә җил” исемле элекке күпчелек шигырьләр, поэма, нәсерләр, хикәяләр, бәяннардан торган китабы чыга. 2022 не елда Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 60 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була, күренекле шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә, 2024нче елны “Татар телендәге әдәби әсәрләр” бәйгесендә «Татар җөе» дигән дастаны белән беренче урынны ала, аннан, ике ел элек, калын гына шигырьләр китабын ашыгыч рәвештә бастырып чыгаралар. Ни дисәң дә, моннан унбер ел элек чыккан бер китап Тукай бүләгенә азрак шул, чөн-ки быел дусты Ләбиб Лерон Зөлкәрнәйне Тукай бүләгенә тәкъдим итә һәм ул олпат язучылар Марат Әмирхан, Айдар Хәлимнәрне читкә кагып, бердәнбер нәмзәт була-рак уза.... Әйе, бик талантлы булган, әмма “югалган” Ләис Зөлкәрнәйне бүгенге укучы шул дәрәҗәдә беләме? Нәрсә булды? Ун елдан артык буалып торган иҗади шарлавык бәреп чыктымы, әллә кемнәрдер бу буаны җимерергә булыштымы? Бу минем фантазиям, әмма бүлмәдәш студент дуслар ярдәменнән башка булмагандыр дип уйлыйм. Ахры, 2012 елны Ләис абый үзенең 50 яшьлек юбилеен уздыргандыр, анда, әлбәттә, студент чактагы иҗатташ дусларын да чакырылгандыр, һәм алар Ләис абыйны “селкеткәннәрдер”?! “Селкетү” генә түгел бераз артыннан да эткәннәрдер төсле... Бүгенге көндә ул төркемдә тик Ләис абый гына Тукай бүләгенә ия түгел бит! Ә бит алар вагоны да инде узып бара. Чиратта 2000нче елларның “Әллүки”, “Калеб” төркемнәре өлкән язучыларны җитәкче урыннардан кысырыклый-кысырыклый, ертмачланып үз урыннарын даулыйлар. Аеруча журналист-язучылар артуы шомландыра. Алар җитәкчелеккә килсә Язучылар Берлегенең киләчәген күз алдына китерүе дә авыр... Иманым камил, инде икенче елга ук алар вагоныннан Тукай бүләгенә дә нәмзәтләр күренә башлар... Вакыт ашыктыра. Офыкта 2020нче елгылар вагоны да күренергә тиеш... Яшьләр турында сүз чыккан икән, бераз ул турыда да язып китәм. Күптән түгел Язучылар Берлеге рәисе Ркаил абый “Яңа исем” иҗат лабораториясендә чыгыш ясап: “Моны караганнан соң, үземнең бик карт кеше булуымны аңладым (әле 60ын гына тутырган үкертеп эшләп йөрүче Ркаил абый), чөнки бик күп әйберне аңлап бетермим. Моның яхшы ягы да бар. Мин әдәбият тарихын яхшы беләм. 1920нче елларда мондый тамашалар булган инде. Анда да Такташ, Кутуй, Нәҗмиләр катнашкан, ул вакытта язган кайбер әйберләре безнең көннәргә килеп җиткән. Укып карасаң, шулай ук берни дә аңлашылмый, ләкин кызыклы. Яшьлек – эзләнү дигән сүз бит,”дигән. Аннан үзенең “мөгез чыгарып караган вакытын” искә алып,Университетта укыганда, чыгыш ясаганда аборт сүзен кулланган идем. Әни фельдшер-акушер булып эшләгәч, ул миңа таныш иде. Ул сүз таныш, тик нәрсә икәнен белми идем. Аңламаган сүзне кулланганга үкендем инде аннан, тик шаккаттырасы килде бит, – дип сөйләгән ул. Әйе, бүгенге “яңа дулкын”да ул “шаккаттыризм” шактый көчле. Әмма “яңалык” дип, ничә тапкыр басарга була һаман да шул бер үк тырмага? Рифмалары еш кына аксак, “ачтын”, “әчтен” күк кушымчалы сүзләр, бер-ике кат укыгач та ни турында икәнен аңлап булмый торган шигырьләр... Бу Эльвира Һади, Булат Ибраһим, Йолдыз, Лилия Гыйбадуллина, һ.б. шактый шагыйрьләр иҗатында бик нык сизелә. Бәлки, чынлап та, андый, заман язучылары” меңъеллык татар әдәбиятында “революция” ясарлар да. Әнә, Рәмис Латыйпов Берлеккә борынын тыгуга инде: “Минемчә, әдәби тел булырга тиеш түгел. Бигрәк тә телевидениедә күп ул ясалма матурландырылган тел... Мин шул ясалма телгә каршы. Аны әле “әдәби тел” дип атыйлар. Бу – әдәби тел түгел, ясалма тел”, – дип акыл сата. Ә бит әдәби телгә ревизия ясарга теләүче язучы бер Рәмис Латыйпов кына булса икән... Язучылар Берлегендә үз урыны булган Марат Кәбиров та, шушы фикерне алга сөрүче. Юкса бу турыда Берлекнең хәзерге рәисе Ркаил абый Зәйдулла 2018 нче елда басылган “Әдәби тел” мәкаләсендә нокта куйган иде бит! “Язучылар бездә байтак. Югары өслүбтә язган берничә кешене исәпкә алмаганда, чәчмә әсәрләрнең күбесе “мәкалә прозасы”. Җанлы сөйләмнең ярлылана, корамалана баруы әдәби телгә дә тәэсир итә. Әлбәттә, без барыбыз да әсәрләребез укучыга барып ирешсен өчен язабыз. Ләкин әсәр укылышлы булуы өчен нәкъ бүгенге халык сөйләгәнчә яза башласак, кая барып чыгарбыз соң? Гасырлар дәвамында чарланган әдәби тел – бөтен милләтнең уртак байлыгы. Әгәр дә инде ул шул байлыкның кадерен белмәсә, аннан баш тартырга теләсә, анысы инде бүтән мәсьәлә. Теле юкның иле дә юк”, – дип яза. Мондый тулы җаваптан соң тагын ни кирәк инде? Тагын нигә “кәҗәләнергә”? Бу турыда югарыда телгә алынган Нури абый Арсланов мәкаләсендә мондый юллар бар: “Минемчә шигырь, нинди генә булмасын, аңлаешлы булырга тиеш. Юкса аларның башкалар күңеленә үтеп керә алмавы, аларда яхшы хисләр уята алмавы, димәк үз максатына ирешә алмавы мөмкин... “Шигырь аңлашылмаска тиеш” дип ясалма буталчык тудыру беркемгә дә берни бирми, аның файдасы юк кына түгел, хәтта зарарлы да,” – дип яза. Нигә бер үк ялгыш һаман, кайдадыр посып яткан чир сыман, калка да чыга, калка да чыга? Ничектер бервакыт язучылар, озак иҗат итми яткан язучыларны Берлектән чыгару, Берлеккә алу кагыйдәләрен кырыслату турында сүз куетканнар иде. Әмма бүген ул киресенчә йомшады кебек... Элек ике китабы чыкмыйча, иҗатчыны Берлеккә алу турында сүз дә булмаган, бүген исә, тәнкыйть аша уздырырга, беренче китабын беркем күрмәгән, яңа нәшриятка бирелгәннәрне, “мәкалә прозасы” язучы журналистларны “ура” кычкырып бернинди тәнкыйтьсез генә Берлеккә алалар, язган бердәнбер пьесасы өчен Рөстәм Галиуллинны Туфан Миңнуллин премиясенә, әле халыкка барып та җитмәгән китабы өчен Ләис абый Зөлкәрнәйне Тукай бүләгенә тәкъдим итәләр... Аннары зарланалар. Гаҗәп хәлләр!

Бәлки Язучылар Берлегендә дә заманча алымнарны киңрәк кулланыргадыр? Әйе, Берлекнең дә интернетта үз сайты бар, тик ул да игъланнар , отчетлар сайты булып кала. Ә бит үрнәк алырлык мисаллар бар. Менә “Рус Әдәбият клубы” инде 2000 нче елда ук ачкан “Стихи.ру” сайты. Нинда генә мөмкинлекләр юк анда! Бүген анда 913309  авторның 61 102 800 шигыре куелган. Тик бу сайтта Язучылар Берлегеннән миннән башка бер татарча язучы шагыйрь дә юк, дөрес рус бүлегеннән Наилә апа Ахунова һәм тагын берничә шагыйрә бар. Теләгән һәр кеше үз битен ачып анда катнаша ала. Теләcә кем рецензия яза, аерым авторлар белән ябык элемләгә керә ала. Һәр басылган шигырьгә автор хокукларын яклау таныклыгы бирелеп бара. Баллар белән бәяләнә. Көндәлек һәм гомуми укучыларының саны, исемнәре чыгып килә. Шагыйрьләр турнирлары, җиңүчеләрнең иҗат кичәләре оештырыла, “Поэт года”, “Наследие”, Сергей Есенинның “Моя Русь”, Милана Алдарованың “Дедал” премияләре белән бүләкләүләр уздырыла, альманахлары һәм китаплары бастырыла. Мин “Стихи.ру” да инде берничә ел. Татарча нейтраль, мәхәббәт темасына 200ләп шигыремне урнаштырдым. Татар шрифты булмау сәбәпле, ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре урынына урыс хәрефләре кую шигырьләренең яңгырашын боза инде. Әмма аларны укырга 20 меңгә якын урыс укучысы керде һәм 100 (200 шигырьгә 106!) рецензия язылды инде.

Нигә әле, АйТи буенча Рәсәйда иң алдынгы Татарстанда шушы сайттан ике тапкыр яхшырак татарча шигырь сайты булдырмаска?! Аны булдырсак, шигърият белән кызыксынучылар артыр, күп кенә бәйге нәтиҗәләренә, премия, исемнәр бирүгә бер-ике кеше тәкъдиме белән генә түгел, гаделрәк бирелер иде. Тукай бүләгенә чират кимеми һәм элеккечә барса кимемәячәк. Бәлки инде Язучылар Берлегендә поэзия, проза, драматургия, әдәби тәнкыйть бүлекләрен аерым сәнгать төре буларак күрсәтеп, бүләк бирү комиссиясенә Берлектән дүрт-биш әгъза кертүне, йә булмаса, Берлек рәисенә бу хокукны бирүне дә кагыйдәгә үткәрергәдер?! Ул вакытта Язучылар Берлегеннән елда берничә кеше нәмзәтен уздыру шансы бермә-бер артачак. Минемчә, инде телевидениедә татарча 5-6 күңел ачу каналы булган Татарстанга “Язучы” кебегрәк исем астында әдәби канал булдырырга вакыт бик җиткән. Инде мәкалә башындагы сорауга кире кайтып, үз фикеремне язам: татар әдәбияты беркая да бармый, туктаган һәм оеган. Әйе, әсәрләр языла, язучылар язалар, әмма алар кая таба, кемгә юнәлгән. Бүген үзенең укучысын күпләп югалтучы татар әдәбияты, моннан 120 ел элек Гаяз Исхакый фаразлаган җирдә басып тора кебек миңа. Йомгаклап, Тукай бүләге турында сүз чыккан икән, тагын бер тапкыр үз фикемне өстисем килә. Бу аеры, Тукай исемен йөртә торган бик данлыклы бүләк! Шуңа күрә аны алырга теләүчеләр чираты күп өлкәләрне колачлый һәм зур. Нәтиҗәдә, ул язучыларга чагыштырмача азрак эләгә. Югыйсә, Тукай иң беренче шагыйрь булган. Шигырь – бөтен әдәбиятның җәүһәре, фикерләр куерыгы. Шагыйрьнең бер дүртьюллыгына бер хикәя, повесть, хәтта романда әйтеләсе фикер сыя. Хикәя, повесть, романнарны буш вакытта утырып та язып була, шигырьне, илһам килмәсә, шартласаң да язып булмый, килсә, мең төрле эш арасында да языла. Кыскасы, язучы булып формалашырга, бәлки, мөмкиндер, ә шагыйрь булып булмый. Шигырь язуга килгәндә, һәр кеше аңа ия. Шагыйрьлек?! Анысы башка – Анысы – аномалия! – дип язган Мөдәррис Әгъләм. Даһи шагыйрь Мөдәррис Әгъләмнең дүрт юлына сыйган фикерне 32 битлек мәкалә итеп язган һәм минем язганнарны аңламыйча, үпкәләүчеләр булса, чын күңелдән гафу үтенеп, булмый калган тәнкыйтьче –

                                                                                    Ләйсән Гатина (Мөгътәсимова)

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Давыл алды тынлыгымы бу, әллә әйтерлек сүз калдырмаганмы Ләйсән ханым?