Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чынлап та, кая бара соң, татар әдәбияты? (дәвамы)

Язганыма тәнкыйть түгел, хәтта язып җибәргән шигырьләрем басылмый башлады. Әйтерсең, миңа карата табу кертелгән. Инде менә күп еллар минем бер шигырем, бер хикәям, бер мәкаләм матбугатта басылмый. Мин язмаганга түгел!

(Башыннан укыгыз)

 Инде үземнең ничек язучылар, бигрәк тә миңа якын булган шагыйрьләр обоймасыннан коелып калуым турында...

Соңгы тапкыр Илдар абый белән 2004 елның ноябрендә Казанда очраштык. “Гыйнвар аенда Мамадышка Шәйхи Маннурны искә алырга кайтабыз. Кунакка көт! Мин сине язучылар берлегенә әгъза итеп тәкъдим итәм”, диде. Тик, кызганыч, шул елның декабрендә кинәт вафат булды ул һәм минем Язучылар Берлегенә кабул ителүем 12 елга сузылды. Мин аны чыннан да үземнең остазым дип саныйм. Чөнки ул мине бер күреп алганнан соң ычкындырмады, минем һәр адымымны күзәтеп, бәяләп барды. Хәзер Илдар абыйны искә алам да, чын тәнкыйть ул иң беренче яхшы әдип, яхшы остаз, яхшы кеше булырга тиешлеген аңладым. 2004 нче елдан мин, бераз иртәрәк, остазсыз калдым. Шигырьләр дә, хикәяләр дә мәкаләләр дә яздым. Алар “Идел”дә, “Шәһри Казан”да, “Мәдәни җомга”да, “Сөембикә”дә һ.б. Матбугат чараларында басыла килделәр. Әмма, ни кызганыч, Илдар абыем инде юк иде. Нури абый Арсланов язганча, язучылардан беркем игътибар итмәде, һич югында андый язмаларын күрмәдем. Ә хатлар язып үсендерүләр турында сүз дә юк. Хәзерге олпатларыбыз яшьләргә хатлар яза микән соң? Заманасы ул түгел, диярләр? Ә бит хат, әйткән сүз генә түгел. “Что написано пером не вырубишь топором”, – ди урыс мәкале. Әнә, хөрмәтле бөек язучыбыз Марсель абый Галиев “Казан утлары”ның инде ничә санында, үзенә өлкән язучыларның язган хатларны бастырып килә, әле ахыры күренми... 2005 елдан мин яшь язучы буларак юкка чыгу сукмагына бастым шикелле… Язганыма тәнкыйть түгел, хәтта язып җибәргән шигырьләрем басылмый башлады. Әйтерсең, миңа карата табу кертелгән. Инде менә күп еллар минем бер шигырем, бер хикәям, бер мәкаләм матбугатта басылмый. Мин язмаганга түгел! Мисал өчен, соңгы тапкыр, 2023нче ел башында, үземә 35 яшь тулу уңаеннан мин төрле юнәлештәге шигырьләр бәйләмен “Казан утлары”, “Идел”, Мәйдан” журналлары мөхәррирләре исеменә хатлар белән язып салдым. Тик бер ел узуга карамастан, алар берсендә дә басылмадылар һәм сәбәбен әйтеп, хәтта, шалтырату да булмады. Минем багажым да басылмаган меңнәрчә шигырь ята. Мин шигъриятькә гашыйк кеше. Шуңа да студент елларында да бүтән өлкә буенча белем алсам да, әдәби бәйгеләрдә шактый актив катнаша килдем, “Әллүки”челәр белән да аралаштым. Галиәскәр Камал театрында узган “Яңа дулкын” кичәсендә Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах, Йолдыз, Эльвира Һади, Рәмилә Майорова, Айдар Җамалиев һ.б.лар белән шигърият бәйрәме уздырдык. Минем чыгыштан соң мөхтәрәм галим Хатыйп Миңнегуловның үрә басып бар залны яңгыратып “афәрин” дип кул чапканы исемдә... Мин интернетта да шактый “кайнадым”. Бәлки минем “Казан утлары” уздырган “Печән базары”нда, икенче урынны яулавым шуңа да бәйле булгандыр?! Рәхмәт, Ркаил абый Зәйдулла мине онытмаган булып чыкты. 2014 елны минем тиз генә әзерләтеп минем “Кыл уртасы” исемле икенче шигырьләр китабымны чыгартты. Аннан ул китапны Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә тәкъдим итте. Премия кагыйдәләре кысасына туры килмәү сәбәпле, әлмәтлеләр минем кандидатурамны кире кактылар. 2016 нчы елны мин аның тәкъдиме белән Язучылар Берлегенә кабул ителдем һәм “кнәгә”ле язучы булдым. Узган ел Язучылар Берлегеннән минем кан-дидатурам Гамил Афзал премиясенә кертелде. Аңлавым буенча, Язучылар Берлегендә, элек Мөгътәсимова Ләйсән булган шагыйрәнең бүген Гатина булып йөрүен, белмәгәннәр кебек. Ркаил абый минем кандидатурам бу премиягә узуым турында шалтыратты һәм Актанышка барырга кирәклеген кисәтте. Анда Берлектән рәис урынбасары Рифат абый Җамал белән Тукай бүләге иясе Камил абый Кәримовлар барачак икән. Бу вакытта мин авылда идем һәм Мамадыш чатында очрашырга дип килештек. Җиңел машинада урын миңа алда калдырылган иде. Артта ике язучы гөр килеп язучылар арасындагы хәлләр турында сөйләшеп баралар. Шактый баргач, боларның Актанышка ни өчен барулары исләренә төште бугай, үзара пышылдашып алгач, Рифат абый миннән кем булуымны, ниләр язуымны сораштыра башлады. Ахрысы, Ркаил абый аларга Мамадыштан Ләйсән Гатинаны алырсыз дип, минем хәзерге кияүдәге фамилиямне әйткәндер?!  Мин үземнең кем булуымны аңлатып тормадым, Актанышта сорасалар, өләшергә дип унлап китабымны алган идем, шуңа күрә икесен аларга бирдем. Машинада күпмедер вакыт тынлыкта китап битләре кыштыртавы гына калды. Аннан Камил абый: “Син Ләйсән Мөгътәсимовамыни? Ә без бу кызый турында нәрсәләр сөйләрбез микән дип куркып барабыз тагын”, ди. Ә Актанышта бүләкләү тантанасында Рифат абый бер шигыремне укып залны гөрл-теп кул чаптыра алды. Алып килгән китапларым өләшергә җитмәде дә... Рәхмәт Рифат абыйга һәм билгеле, рәхмәт мине бик җылы кабул иткән Актанышлыларга. Рәхмәт моңа кадәр мин якыннан танышмаган, әмма мине чын күңелдән котлаган, инде танылган язучылар, миңа Язучылар Берлеге таныклыгы тапшырган Данил абый Салиховка, Мөһәммәт абый Мирзага, Факил абый Әмәккә, Айгөл апа Әхмәтгалиевага, Әлфия апа Ситдиковага, мине шулар арасында яратып кочаклап алган, әмма мин танымаган ханымга. Соңыннан сорашып белгәч, мин аның “Матбугат.ру”да читтән торып дуслашкан каләмдәшем галимә Халисә апа Ширмән икәнен ачыкладым һәм җир тишегенә керердәй булып оялдым, әмма барып гафу үтенергә үземдә көч тапмадым. Гафу итегез Халисә апа... Билгеле, рәхмәт, минем өчен бик кадерле һәм күңелемә якын булган Гамил Афзал премиясе өчен, Ркаил абый Зәйдуллага! Чын күңелемнән!   

Инде аерым “Казан утлары”на тукталасым килә. Чордашым Рөстәм Галиуллин җитәкче булып килгәч тә “Казан утлары” мине чит итүче журнал булып калды. Ә бит шул ук журналда 2022, 2023 елларның алты санында әле Язучылар Берлегендә тормаган журналист Фирдүс Гыймалтдиновның мең битле ике романына һәм 42 битлек повестенә урын табылды... Әйе, яшь һәм талантлы прозаик килде Язучылар Берлегенең төп журналына. Әмма бүгенге көндә 3030 данә тираж белән чыгу канәгатьләнерлекме? Нинди яңалыклар алып килде Рөстәм журналга? Журналның үзендә мин андый яңалыклар тапмадым. Дөрес, интернетта башка матбугат чаралары кебек “Казан утлары”ның да сайты барлыкка килде. Әмма ул заман мөмкинлекләрен тиешенчә файдаланмый да диярлек: ниндидер афиша ролен генә үти, укучылары белән аралашу мөмкинлеге юк хәлендә, бәхәс, тәнкыйтькә урын юк. Әйе, анда әсәрләргә тавыш бирү өчен “Сораштыру” колонкасы куелган, әмма ул укучылар өчен кызык түгел. Чөнки анда күп булса 300 кеше катнашу шуны күрсәтә. Мәсәлән, аларны күзәтеп барудан мин прозада күпчелек укучының танылган язучылар романнарына караганда, бик үк таныш булмаган язучыларның хикәясен, шигърияткә өстенлек бирүлә-рен ачыкладым. Әйтик февраль санында проза укыган 101 кешенең 34 се генә роман сайлаган. Сүз уңаеннан,“Иделем акчарлагы”ннан миңа таныш сәләтле шагыйрә Рәмиләнең фамилиясендәге хата, ай буе төзәтелмичә, Майоров булып торуы күңелне борчыды... 400дән артык әгъзасы, 100дән артык әдәбият белән чынлап кызыксынучы яшьләр, Татарстанның Үзәк китапханәсенең 20 филиалы, 1700дән артык урта мәктәп китапханәләре, ә күпме югары уку йортлары һәм аның филиаллары, көллиятләр, 1200 татар теле укытучысы, ә күпме журналистлар, радио-телевидение редакция хезмәткәрләре, ә күпме тел галимнәре, бу юнәлештәге укучы студентлар, чит төбәкләрдә бу саннар күпме, ә күпме әле татар әдәбиятын яратып укучылар булырга тиеш бит татарлар арасында... Үзенең вазифасына бәйле рәвештә язылсалар да бу сан ким дигәндә өч тапкыр зуррак булырга тиеш бит! Юк, барысы да язылмыйлар шул! Ә бит кризис чоры буларак тарихка кереп калган туксанынчы елларда аның тиражы 83 меңнән дә артык булган. Кая киткән “Казан утларын” укучы 80 000 татар? Утыз елга утыз тапкыр кимегән бит! Үлгәннәр дисәң, татар халкы өчен куркыныч булып китә. Әйе, журналны укучы нык ук кимегән. Ул елларны ике өйнең берсендә “Казан утлары” яздыручы минем туган төбәгем, өч авыллы Көмеш-Күл җирлегендә, соңгы елларда бары бер абонемент, ул да булса, мин яздырганга алучы минем әти-әниләр... Хәтта татар теле укытучылары да китапханәче дә язылмаган. Аның сәбәпләре күптер?! Татар теле дәресләре кыскару да, татар теленә игътибар кимү дә... Әмма “Казан утлары” редакциясе дә тормыштан артта кала кебек. Мин әйткән утыз елда журнал эчтәлегендә нәрсә үзгәрде? Чагыштырып карасаң, бернәрсә дә үзгәрмәгән, элек ничек чыккан, бүген дә шулай чыгып килә: шул 190 битле журналның якынча 110-130 бите (55-70%) романнарга, күп булса 20 бит тирәсе шигърияткә, 30 бите тирәсе төрле мәкалә, тарихи сәхифә ишегә,10-15 бите повесть-хикәягә, бер биш бите “түгәрәк сан” уңаеннан “ведомство” тәнкыйтенә бирелә. Тышлыгыннан башка, журнал акка кара белән язылган төссез журнал. Уртача 12 санның 6-7 саны гел роман булып кына басыла булып чыга. Урысларның “Роман-газета” сыманрак бит! Әмма бүгенге заман укучысы зур күләмле әсәрләрне укырга яратмый. Хәзер хәтта гәҗитләрнең үлчәме дә кечерәйде. Шулай булгач, журналны роман белән тутыру кирәк микән? Алар бит болай да китап булып чыгу өчен язылган, 500 биттән дә ким булмаган, күләмле әсәр. Бәлки, журналда укучыны кызыксындыру йөзеннән романнан кызыклы өзекләр генә бирергәдер? Өстәвенә, ел да уздырыла торган “Татар телендәге әдәби әсәрләр” бәйгесе башланганнан соң, анда җиңүче әсәрләр чиратсыз гына китап булып басылу хокукын да, журналда басылу хокукын да яуладылар һәм калганнарга бу журналда да чыгу, китап бастыру хәлен тагын да ерагайттылар. Ә язучы, нинди яшьтә булуына карамастан, үзенең иҗат җимешенең тизрәк басылуын тели. Шуңа күрә дә, Камил абый Кәримов, Марат абый Кәбиров, Хәбир абый Ибраһимов, Шәмсия апа Җиһангирова, Нәбирә апа Гыйматдинова кебек танылган язучылар үз әсәрләрен “Акчарлак”, “Безнең гәҗит”, “Ирек мәйданы” кебек шәхси гәҗитләргә бирәләрдер?! Бу гәҗитләр утыздан артык битле оператив, беренче битеннән ахырына кадәр төсле рәсемле һәм кызыклы булып, аена дүрт тапкыр (ягъни суммада якынча “Казан утлары” күләмендә) чыгып килә. Үзләренең укучылары белән даими элемтәдә торалар, гозерләрен үтиләр. Шуңа да тиражлары 20-30 меңнән артык. Ә безнең яшь язучылар өчен дип чыга башлаган, Рашат абый Низами, Нәбирә апа Гыйматдинова баш мөхәррир вакытында минем җибәргән һәр әсәрем басылып чыккан “Идел”, үзенең төп ролен югалтып, засослар, шәрә кызлар кебек җыен “шырды-бырды”лар белән гомум-яшьләр журналына юл алды. Әмма аңа карап тиражы артмады. Минемчә, татарның иҗатка омтылган яшьләре өчен чыгып килгән журналны кабат элекке эзенә кайтару зарурдыр? Ә “Казан утлары”  нинди каткан академик журнал булган, шулай калды. Ә бит интернет заманында күп нәрсәләр эшләп булыр иде. Шуңа охшаганрак хәл китап чыгару өлкәсендә дә... Инде өченче ел, балалар өчен дип тупланган 145 шигырьдән торган китабым нәшриятта, “үлмәгән булса”, чират көтеп ята. Юкса, минем дә 2016 нчы елдан Язучылар Берлеге әгъзасы буларак, беренче китабымны чыгарырга хокукым бардыр бит? Имеш, анда чират дистәләрчә елга язылган... Ә бит анда да уртак остазыбыз Илдар Юзеев булган, ”Сабантуй” гәҗитенең бер үк битендә бергә шигырьләребез басылган, КФУның “Әллүки” түгәрәгендә очрашкан дустым Ленар Шәех баш редактор булып утыра бит! Юаш кына, тыйнак Ленарыбыз, әмма шул ук чорда үзенең бу нәшриятында 15 китабын чыгарган. Җылы урыны мөмкинлегеннән файдаланып, үзенең (остазы Илдар Юзеевныкын да, Мөдәррис Әгъләмнекен дә, Роберт Әхмәтҗанныкын да түгел) шигырьләрен инглиз, француз, швед, поляк, кыргыз, якут, урыс, башкорт телләрендә чыгаруга ирешкән. Инде кайбер дәүләтләрнең шәрәфле академигы Ленарның түше шул ил нәшриятларының орден-медәлләре саны буенча буенча Леонид Ильичныкын узып баруы турында анекдот итеп сөйлиләр... Бу нәрсә? Минминлекме, әллә минем кебекләрне танымаска салышумы, көнләшүме, нарцизммы? Язучы Гүзәл апа Әдһәмова бер телевизион тапшыруда үзенең китабы чыгуын инде сигез ел көтүен ишеткәч бөтенләй өнсез калдым.

“У поэтов есть такой обычай – в круг сойдясь, оплевывать друг друга”, дип яза урыс шагыйре Д.Кедрин, ә үзебезнең олпат шагыйребез Ибраһим Биектаулы:

Бер күлмәккә икәү сыймас

Шагыйрь шагыйрьне сөймәс...

Ихлас сөелә чын шагыйрь

Укучы тарафыннан.

Аның иң явыз дошманы –

Шагыйрьләр арасында...” –  

дип, үпкәсен белдереп, 87 яшендә, бер исемсез, бу елның гыйнвар ахырында, шундыйрак язмышлы Ринат абый Мәннән февраль ахырында, тыйнак кына якты дөньядан китеп тә барды. Әллә Идарәдә тиздән үләсен белделәрме, быел тәкъдим иттеләр, әмма абзый премиягә дә уза алмый китте. Әй, үлгәннәр үпкәсен, Ходайдан кала, кем ишетә соң? Ул мәрхүм булгач кына нинди талант иясе булуын белдек... Әйе, язучы халкы, барлык иҗат кешеләре кебек, нечкә күңелле һәм хәтере калучан (үпкәчел дияр идем) халык! Шуңа да бик күп алар безнең арадан исемсез дә, зур исемнәрне алып та, үпкәләп кенә түгел, хәтта рәнҗеп киткәннәр: Зәки абый Зәйнуллин (“Кеме генә юк татарның?” китабы), Фәнис абый Яруллин ("Хәтер төпләрендә утлы күмер" китабы), Мөдәррис абый Әгъләм (“Шәһри Казан” (2001,12 10 санындагы Рәмис Аймәтнең М.Әгъләм белән “Шагыйрь тәрәзәсен ача” әңгәмәсе) шул турыда сөйләмимени? Мөдәррис Әгъләм, дигәннән, мин аны ике тапкыр күрдем, икесендә дә Язучылар Берлеге чараларына килгәч булды. Ул чараларда олпат язучылар, йә президиумда, йә алгы рәттә утыралар иде. Бу чарада катнашуы билгеле булса да, мин Мөдәррис абыйны бервакытта да ул урыннарда күрмәдем. Әмма чыгыш ясар вакыты җиткәч, көндәлек тормышта киелгән өс-башлы, тәбәнәк кенә абзый, башын игән хәлдә, кызу-кызу атлап килеп керә дә, залдагыларга бер-ике караш атып, сәхнәгә күтәрелә. Баш киемен салып түргә уза һәм күз алдында әле генә мескенрәк кыяфәтле бу ир ниндидер баһадирга әйләнә, күзләрендә очкын кабына, куллар очарга теләгән бөркет канатыдай өскә күтәрелә... Ул чыңгылдап торган тавыш белән үзәкләргә үтәрлек өч-дүрт шигырен яттан сөйли. Шигырьләре җаныңны телеп ала... Аннан, алкышлар астында баш киемен киеп, нинди кыяфәттә кергән, шулай чыгып та китә иде. Мин аның бу “кыланмышының” сәбәбен соңрак аңладым төсле. Аңа Тукай бүләген 1992 елны, үзе әйтмешли, бүләкнең бәясе бер пар кәлүшкә калганда, ә “Халык шагыйре” исемен вафат булыр алдыннан гына биргәннәр. Әйе, язучыны, аның иҗаты көчле чагында бәяләмәсәң дә үпкәләтүең бар шул! Миңа нәрсә, Язучылар Берлеге әгъзасы булсам да, һәм бик теләсәм дә, шагыйрьлек минем төп эшем түгел, кем әйтмешли, “хөббием” генә булып калды. Әмма минем кебек бу өлкәгә кереп китеп, өмете өзелгәннәр турында уйлыйм. Аларның мин белгәннәре генә дә күпме! Иҗатта иң зур бүләк Тукай премиясе белән бүләкләү тантанасы шигърият бәйрәме дип атала. Әйе, шагыйрьлек бөтен иҗатның иң югары ноктасы. Ул сәләтнең бик азларның күзәнәгендә иң матур бриллиант ясарлык сирәк асылташ-алмаз булып ята! Бер генә прозаик булып танылган язучының шагыйрь булып киткәнен ишеткәнем юк, ә менә шагыйрьләр танылган прозаик, йә драматург та булып китә алалар. Шуңа да сәләтле шагыйрьләрне эзләп табуы да күпкә авыррак.

(Дәвамы бар)

 

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вәт ичмасам яза бу Ләйсән ханым (35 яше тулгач ханымдыр инде)! Ничек йомшак кына кереп китте дә бульдозер кебек актарып килә.Ә бит күпләр эченнән генә уйлап йөргәнне ачып сала . Тагын ниләр актарып чыгарыр микән микән "Татар әдәбиятыннан"? Моңынчы кайда ятты микән бу тәнкыйтьче? Тиздән төрле әдип кавемнәре оешып, үзен ашарга тотынырлар дип уйлыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шәп башлагансың һәм бик шәп тәмамлагансың.Әфәрин,Ләйсән! Туздыргансың шөпшә оясын. Хәзер Инде чага башларлар үзеңне... Ходай Сезгә сабырлык бирсен!