Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чынлап та, кая бара соң, татар әдәбияты?

Мин моны нәрсә өчен язам соң? Соңгы 20 елларда нәкъ минем кебек юл үтүчеләр һәм игътибар булмау аркасында югалганнарның бик күп икәнен яхшы беләм. Буш сүзләрдә гаепләмәсеннәр өчен, югарыда язылганнарга дәлил итеп мисалларны үз тормышымнан гына китерергә булдым.

“Казан утлары”ның март (2024 ел) санында танылган тәнкыйтьче Дания апа Заһидуллинаның шушы исем астында мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләдә тәнкыйть, нигездә, татар телендәге әдәби бәйге нәтиҗәләренә таянып язылган. Чыннан да, борчылырлык сорау куелган мәкалә башына. Әйе, кая бара соң татар әдәбияты? Игътибар белән укып чыксам да, мин аңа бу мәкаләдә җавап тапмадым. Чынлыкта, ул  бәйгегә килгән әсәрләргә бәя куючы жюри әгъзасы отчёты. Проза өлкәсендә хикәя, повесть һәм роман жанрындагы әсәрләргә, “Казан утлары” укучылары өчен кызык булмаган, бик өстән генә бәяләү язмасы. Хәтта, анда телгә алынган әсәрләрнең авторларның исемнәре дә язылмаган. Югыйсә, инде әсәрләргә бәя бирелеп, җиңүчеләр дә бүләкләнде... Шулай да, кем кызыксына, язмада беренчеләрдән булып телгә алынганнары җиңүчеләрнең әсәрләре турында икәнен абайларга була. Ә калганнары кемнәр? Аларда татар әдәбияты киләчәге өчен өмет бармы? Берни аңлап булмый. Мәкалә башындагы сорау җавапсыз калган.

 

Ни дисәң дә, талантлы әсәр иҗат итү өчен талантлы язучы кирәк! Ә аларны шундый елга бер тапкыр гына уздырыла торган бәйге генә табар микән? Талант бит ул җирдә яткан алмаз түгел, үрелеп алдың да, түргә кую белән эш бетми. Аңа бит үсәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Алмазны зәркәнче кулына алып, билгеле урыннарына кырлар салып эшкәрткәч кенә бриллиант хасил була. Ә кая соң бу бәйгедә шундый эш? Ничек иҗат сәләте булганнарны табып үстерергә?

“Non fiunt poetae, nascuntur”, – дип язып калдырган Цицерон.

“Ничек итеп шагыйрь булырга?” – дип, сорыйлар да, җавап көтәләр...

“Цицероннан, юкса, юллар укыйм,

әмма мине гаеп итәләр”. (Ләйсән Мөгътәсимова)

 

PS: Non fiunt poetae, nascuntur шагыйрь булып формалашмыйлар, шагыйрь булып туалар (Цицерон).

Бөек Цицеронның, чынлап та, шагыйрьләргә карата бу канатлы сүзләре хак, әмма тулы түгел кебек... Ә бит “сәләтле булып формалашмыйлар, сәләтле булып туалар” – дип язса, дөресрәк булыр иде. Цицеронны бу җитешсезлеге өчен гаепләп булмый, чөнки ул вакытта күзәнәктә нәсел билгеләрен йөртүче хромосома, ген, геном турында белмәгәннәр дә шул! Ә, фактта, кеше хромосомаларында башка геномнар кебек, шагыйрьлек гены гына түгел, ә иҗат һәм башка геномнар булырга тиеш. Кешедә иҗат сәләтен әнә шул геномнар билгелидер кебек. Ни дисәң, шигриятькә ятыш кешеләр, прозаны да, рәсем, җыр сәнгатен дә, журналистиканы якын итәләр бит. Әйтик, мин яраткан шагыйрьләр Ренат абый Харис – һәвәскәр рәссам, Марсель абый Галиев – һәвәскәр фотограф, Хәбир абый Ибраһим һәм Алмаз абый Хәмзин заманында тулысынча ачыла алмый калган җырчылар, минем өчен хөрмәтле драматург Рәдиф абый Сәгъди һәм Илдар абый Юзеевлар өздереп уйнаучы һәвәскәр гармунчылар... Ә инде журналистикадан язучылыкка кереп киткәннәр исемлеге хәттин ашып бара без – татарда...

1999 елда, Тукайның туган көненә багышланган чарада шигыремне сөйләргә рөхсәт алу өчен, Шаһинур абый Мостафин мине Язучылар Берлегенең ул вакыттагы рәисе Фоат абый Галимуллин янына алып керде. Шундагы әңгәмә вакытында мин аның күкрәп торган тавышын ишетеп шаккаттым. Ишеткәнем булмаса да, минемчә, Фоат абый бик матур җырлыйдыр шикелле тоелды. Мин моны нәрсә өчен язам соң? Соңгы 20 елларда нәкъ минем кебек юл үтүчеләр һәм игътибар булмау аркасында югалганнарның бик күп икәнен яхшы беләм. Буш сүзләрдә гаепләмәсеннәр өчен, югарыда язылганнарга дәлил итеп мисалларны, үз тормышымнан гына китерергә булдым. Сүз бит сәләт геномнары турында иде. Минемчә, алар эшкәртелмәгән асылташлар кебек оешып кеше күзәнәгендә яталар. Кемдер шуларны күреп эшкәртә башлаганчы селкенә, кемдер күреп юа, шомарта башлый икән, өскә калкып чыгалардыр кебек. Ә менә кем күрә, кайсы иҗат өлкәсендәге сәләтне тоемлый, монысы инде очрак дип атала. Якутмы, ахакмы, фирүзәме, алмазмы – кайсысы зәркәнче кулына эләгә, шул шомара, ачыла башлый. Ә теге талант дигән ген тел ачылганчы ук, баланың күзе ачылган вакыттан сиздерә башлый һәм аның беренче билгесе – карандашка үрелү аша матурлыкны күрә белү... Әти-әниләр әйтүенчә, мин дә, әле телем ачылганчы, карандашлар белән сызгаларга бик яратканмын. Миндә дә ул “эшкәртелмәгән асылташ кисәге” булганмын, ахры... Ни дисәң дә, әтием дә, әнием дә мәктәптә күп еллар рәсем укытканнар, икесенең дә рәсемгә сәләтләре күренеп тора иде... Чыннан да, инде Алгай авылы балалар бакчасына йөри башлауга минем беренче “рәсемнәрем” дөнья күрә башлаган. Балалар бакчасы җитәкчесе Ания апа (Яруллина) кечкенә рәсем бәйгеләре уздыра, ә минем рәсемнәрне иң күренә торган җиргә элә иде. Аннан ул минем кайбер рәсемнәрне “Нократ” һәм “Сабантуй” гәҗитләренә җибәргән икән. Алар басылып чыктылар. Ания апа ул гәҗитләрне безгә күрсәтә иде. Аннан бу “эстафета”ны башлангыч класс укытучым Рәхимә апа (Аскарова) дәвам итте. Минем рәсемнәрем шактый басылган икән ул вакытта “Сабантуй” гәҗитендә. Аннан мәктәпкүләм рәсем бәйгеләрендә катнашып җиңдем. Хәтта Татарстан республикасы Милли музее оештырган “Америка. Татарстаннан караш” рәсем бәйгесендә катнашып, җиңүчеләр рәтендә Казанда АКШның Рәсәйдәге ул вакыттагы илчесе Александр Вершбоуның мактау грамотасын алып кайттым. Әмма минем, бәлки, рәссам булыргадыр, дигән уем Казанга, Язучылар Берлеге оештырган “Яшь язучылар семинары”на баргач, тулысынча сүнде. Мөштәри урамында урнашкан Язучылар берлегенә юл бишенче номерлы трамвайның Толстой тукталышыннан башлана һәм ул ике бина яныннан уза: берсе – Татарстан Дәүләт сәнгать музее, икенчесе – хәзерге заман Сәнгать Галереясе. Әти буш вакытта мине шул биналарга алып керә иде. Андагы рәсемнәрне күреп, мин үземнең беренчедән алып җиденче сыйныфка кадәр атнага бер сәгатьле дәрес буларак кергән “ИЗО”м белән бу өлкәдә күпме артта калганымны аңладым һәм инде рәссам булу теләге дә “җан бирде” кебек. Рәссам булу өчен алга таба “ювелир” табылмаган икән.  

 

Инде миндәге икенче эшкәртелмәгән асылташка күчәм. Миндә бит җырчы булу мөмкинлеге дә булган икән. Чынлап та үземне белгәннән бирле җырлый идем кебек. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә җыр бәйгеләрендә гел беренче идем, хәтта авыл “Сабан туе”нда да беренче булдым. Ә 2000 елда “Сабантуй” гәҗитенең 66нчы санында композитор Рамил абый Курамшинның минем “Гөлләрем” шигыренә язылган җыр ноталары басылып чыкты. Мин билгеле бик сөендем, әмма мәктәптә ноталар өйрәтмәгәнлектән ул җырның ничек яңгыравын тыңлый алмадым, чөнки авылда җыр ноталарын белүче табылмады. Әмма, тавышым тигез булса да, зур сәхнә өчен җитәрлек булмагандыр. Ә әбием Зәкиябану гел җырлап йөри иде. Яшь чагында бик көчле, матур тавышлы булган ул. Ул мәктәптә укып йөргәндә, авыллары Түбән Өскебашка җырчы Зифа Басыйрова концерт белән килгән. Кунарга клуб янындагы әбиләр өенә урнаштырганнар. Шунда ул әбине җырлатып караган һәм: “Синнән бик яхшы җырчы чыгачак”, дип, үзе белән Казанга китәргә димләгән. Әти-әниләре дини кеше буларак каршы килгәннәр. Әби гомере буе авыл укытучысы булып эшләгән, һәр балалар концерты саен аны халык сорап җырлата торган булган... Ә миңа Ходай музыкаль тавышны алай ук мул бирмәгән кебек. Авыл мәктәпләрендә төпле музыкаль белем бирү дә шактый аксый ич. Аннан мин үземдә сәхнә кешесе сыйфатларын сизмәдем. Мин ялгызлыкны өстен күрә идем. Шулай итеп, миннән җырчы да чыкмады. Кем әйтмешли, мәктәп елларында минем бу күзәнәкләремдәге тагын бер асылташка ювелир табылмады, ә бәлки, асылташы да бик үк сыйфатлы булмагандыр?!   

 

Инде өченче миндәге өченче эшкәртелмәгән “асылташ”ка күчәм. Ул язучы сәләте. Кулга “Казан утлары» журналының 1989 елның беренче номеры эләкте. Шунда язучылар “Заман һәм шигырь” темасына бәхәс куертканнар. Танылган шагыйрь Нури Арсланов яза: “Бервакыт, моннан күп еллар элек, тәнкыйтьче Нил Юзиев миңа: “Журналда Сезнең шигырьләрне укыдым, кат-кат укыдым, әйбәт шигырьләр!” дигән иде. Шигырьләрем турында фикер алышу шуның белән тәмамланды. Матбугатта бер-ике сүз әйтер әле дип көткән идем, ләкин ләм-мим, бер чыгыш та булмады. Шуннан бирле егерме ел узды. Тик тәнкыйтьче минем шигъриятемә кагылмады. Шул кадәр вакыт эчендә күпме язылган: аның игьтибарына лаек әсәрләр дә бәлки булгандыр. Ләкин боз кузгалмады. Хәзер коридорда әйтелгән теге мактау сүзләре генә колакта калган. Бу нәрсә турында сөйли соң? Хәер мин үземә карата мондый мөнәсәбәткә бик артык пошынмыйм: үз шигырьләремнең ни дәрәҗәдә икәнен болай да беләм. Начар язарга теләмим, яхшы язарга тырышам. Ләкин бит кеше иҗаты коридор белән генә чикләнмичә, матбугатка чыгару тәнкыйтьченең төп вазыйфасы ләбаса. Ул бу очракта бер минем өчен генә түгел, әдәбиятыбыз өчен кирәк. Мондый мөнәсәбәт миңа карата гына булса, югарыда әйтмешли, бер хәл иде, мин бу турыда язып та тормас идем, ул бит әдәбият өлкәсендә башкаларга да карата яшәп ята. Мондый тәнкыйтьчеләрне мин сайлап алган аерым шәхесләр файдасына хезмәт итүче, әгәр дә шулай әйтергә мөмкин булса, “ведомственный” тәнкыйтьчеләр дип әйтер идем”, дип яза.

 

Моны яңа яза башлаучы яшь шагыйрь дә, йә булмаса бераз танылып килүчесе дә түгел, ә лаек булып та, “Халык шагыйре” исемен алмый киткән, танылган шагыйрь Нури Арсланов яза. Нигә мин моннан чирек гасыр элек язылган мәкаләдән өзек китердем әле? Сүзем, ә чирек гасыр узып безнең әдәбиятыбызда бу өлкәдә нәрсә үзгәрде? – дигән сорауга килеп тоташа. Әдәбиятка мин 10 яшемдә “Сабантуй” гәҗитенең 1998 ел, 10нчы санында басылган “Хәйләкәр чана” шигыре белән килеп кердем, дисәм, дөрес булыр. Ул елны “Сабантуй”да утыздан артык кыска шигырьләрем басылган. Мине Илдар абый Юзеев күреп алган, беркөнне “Сабантуй” конвертында Илдар абыйдан хат килеп төште. “Шигырьләреңне үзең язасыңмы?” – дип тә сораган. Мин үземчә шигырь юлларына салып җавап яздым. Менә ул шигырь:

 Илдар абый Юзеевтан

Зур конвертта хат килгән.

“Ләйсән, шигырьләреңне

Үзең яздыңмы ?” – дигән.

Шигырьләрем чиле-пешле,

Белмим ничек язасын.

Бик күпләрен ертып атам,

Яза башлап яңасын.

Бик сирәге әйбәт чыга,

Хәтта ошый үземә!

Ошамаса, колак салам

Әти-әни сүзенә.

Озакламый безгә Илдар абый үзе кайтып төште. Ул бездә куна калды. Илдар абый сәгатькә якын минем белән сөйләшеп утырды, төн уртасына кадәр минем язган каралама дәфтәремне актарып нидер язды. Миңа язарга, ә язганнарымны “Сабантуй”га җибәрергә кушты. Чыннан да, минем җибәргән һәр шигырем тиз арада гәҗиттә басыла килделәр. Ул гәҗитнең бер үк битендә үземнеке белән беррәттән бик еш Лилия Гыйбадуллина, Ленар Шәехов, Ләйсән Фәтхуллина, Райнур Әгъләметдинов, Айдар Шәймәрданов, Нәркиз Хантимирова, Лилия Закирова һ.б укучыларның иҗат җимешләре чыга иде. Ә май аенда Шаһинур абый Мостафин белән кабат безгә кайттылар. Илдар абый соңгы вакытта язганнарымны сорап алды. Иртәгесен Көмеш-Күл мәдәният йортында “күчмә остаханә” утырышы уздырдылар. Ахрысы, ул тарихта бердәнбер “күчмә утырыш” булып калды... Ул күбрәк минем шигырьләремә бәя бирде. Бу кайтуда да язучы абыйлар бездә кундылар. Шунда мин Илдар абыйның ничек итеп, чын күңеле белән бирелеп, шундый матур итеп гармунда уйнаганын ишетеп таң калдым. Әбиемнең хәтта елаганы исемдә... Илдар абый мине Казанга, яшь язучылар семинарына чакырып, киткәндә миңа үзенең “Калдыр, аккош, каурыеңны” исемле китабын бүләк итте. Аның беренче битендә:

                          “Ләйсән!

Аккош күңелле булсаң,

Шигырьдән аерылмассың.

 Әти- әниеңне тыңла,

Үзеңчә җырла... Илдар Юзи.23.5.98. Көмеш Күл”,

дип язылган иде.

 

Мин ул семинарда катнаштым. Бик күп танылган шагыйрьләр чыгыш ясады анда: Роберт Әхмәтҗан, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Рәдиф Гаташ... Санап китсәң, татарның ул вакыттагы иң танылган язучылар барысы да катнашты кебек... Язучылар аерым секцияләргә бүленеп безнең иҗат җимешләрен анализладылар. Мин Резедә апа Вәлиева төркеменә эләктем. Ул минем турыда шундый күп мактау сүзләре сөйләде. Аның үз кулы белән язылган рецензиясе иң кадерле язмалар белән бергә бүген дә миндә саклана. Ә 1999 елның 46нчы санын Илдар абый минем 64 нәни шигырьдән торган “Үзебез язган китап” исемле китапчык итеп бастырды. Уйлап карасаң, Илдар абый даһи кеше булган. “Сабантуй” гәҗитенең бер санын китапчык итеп чыгару идеясе, минемчә, гениаль ачыш бит! Бернинди өстәмә чыгымсыз 9000 тиражлы китап чыгарып, 9000 татар гаиләсенә тарата алган. Хәзер кем шундый тиражлы китап чыгаруы белән мактана ала? Аннан соң андый китапчыклар: Илдар абыйның үзенеке, Галимҗан абый Гыйльмановныкы, Фирая апа Зыятдинованыкы басылып чыкты. Ул вакытта “Сабантуй” гәҗите чынлап торып яшь язучылар әзерләү лабораториясе булган икән бит. Әйтик, Галимҗан абый Гыйльманов “Сабантуй”да “Каурый каләм” бәйгесе уздырды. Анда катнашучылар һәр турның нәтиҗәсен зарыгып көтеп алалар иде дип уйлыйм. Бигрәк тә аның алып барган “Әдәбият дәресләре” минем өчен мәктәптәге чын татар әдәбияты кебек тоела иде. Хәтта кырысрак та... Чөнки ул бу дәресләрдә безнең “Сабантуй”га җибәргән шигырьләрнең “тузаны коелганчы тәпәли” иде. Әмма шигырьләремнең аерым урыннарын мактавы күңелгә май булып ята, “5”ле алгандай сөенә идем. Нәтиҗәдә, мин ул бәйгенең җиңүчеләре рәтендә булып, редакциянең мактау кәгазенә лаек булдым. Гомумән, “Сабантуй” миңа бик игътибарлы булды. Инде 1999 елда миңа “Яшь хәбәрче” таныклыгы, 2004 нче елда “Сабантуй” дипломы тапшырдылар һәм шул елны “Сабантуй”ның 80 еллык юбилена “Пирамида”га чакыру билеты алдым. Чынлап та, ул вакытта бу балалар гәҗитендә нинди зур язучылар: Илдар Юзиев, Роберт Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Илсөяр Ихсанова, Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев һ.б. эшләгән бит! Илдар абый мәрхүм булгач ул эш әкренләп сүлпәнәйде, аннан тәмам тукталды. Нигәдер анда эшләүче язучылар да бүтән редакциягә күченгәннәр. “Сабантуй”ның тиражы елдан елга кимегән. 2014 елда озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән, үз эшенең остасы Ләлә апа Гыймадиева да җитәкчелекне, үзгәрешләргә өметләнеп, улы Айдарга тапшырды, әмма үзгәрешләр булса да, “Сабантуй”ның хәле яхшырмады. Шул ук елны атна саен балаларны сөендерә торган гәҗит айга бер килә торган журналга әйләнде... Ә ул вакытта балалар өчен “Салават күпере”, “Ялкын”, “Идел” журналлары чыга иде инде. Шуңа да 10 000 ләп тираж белән чыгучы “Ялкын”ның тиражы – 1300гә, “Сабантуй”ныкы – 1500гә калды. Оста, тәҗрибәле җитәкче Зилә Хөснетдинова килгәч хәл уңай якка үзгәрде үзгәрүен, тик күпмегә барыр?! Әмма бу вакыйганың иң зур югалтуы – сәләтле (бигрәк тә авылдан) балаларны ачыклаучы төп җепнең өзелүе. Бала озак көтәргә яратмаганын барыбыз да белә. Шуңа да, аена бер чыккан журналда үзенең исемен, анда басылып чыкса да, көтми ул! Бәлки “Сабантуй”ны, кабат, заман таләпләренә яраклашкан гәҗит һәм интернет-гәҗит форматына күчерергәдер? Ә елга бер уздырылган “Иделем акчарлагы” бәйгесе, элекке еллардагы кебек, бер көтү шигырь, хикәя язучы балалар арасыннан сайлап алмый хәзер йомгаклау семинарына катнашучыларны. Мин катнашкан 2002нче елларда кайлардан гына килмәделәр каләмдәшләр... Аларның күбесе авыл балалары иде. Күрше Башкортстаннан – Илүсә Исмәгыйлова һәм Дилбәр Булатова, Пермьнән – Булат Макиев, Оренбургтан – Әлфия Закирова, Бардадан – Руфинә Кузаева һәм Раушания Ибраһимовалар, Удмуртиядән – Эльмира Нигъмәтҗанова, Мари-Эльдән –  Лилия Сәфәрханова, Курганнан – Вадим Исламетдинов, Владимирдан – Әдилә Батыршина, Тольяттидан – Гүзәл Нәфигуллина һәм Марс Нотфуллин, Ижаудан – Ландыш Гайнетдинова һәм Фәридә Айдарова, Томскидан – Әхмәт Әбдрәшитов... Хәзер уйлап утырам, беренче турны узып, әллә кайлардан килгән бу сәләтле яшьләребезнең алга таба язмышы турында уйланучы булды микән? Ахрысы, юктыр?! Матур гына шигырьләр язып ятучы үзебезнең Булат Садретдинов та, Гөлназ Вәлиева да (язучылар Мөдәррис Вәлиев һәм Шамил Маннаповлар нәселеннән), Таңгөл Харрасова да (Рифә апа Рахманның кызы), Гөлчәчәк Хафизова һәм яшь чагында бераз ялтырап алган башка бик күп сәләтле яшьләребез инде матбугатта күренмиләр. Минемчә, бүген дә йомгаклау турына 25-35 кеше табуы авыр түгелдер, әмма иманым камил, инде авыл балалары сирәгәя төште, күбрәк район үзәге булган, төнге күктә йолдыз күрмәгән, сандугач, сыерчык сайрауларын ишетмәгән шәһәрләрдәндер, ә чит төбәкләрдән килсәләр дә, сирәк булса да Башкортстан ягыннандыр дигән уем көчле.

(Дәвамы бар)

 

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язучылар нидер көтә әле... Дәвамы ничек буласын микән? Шулай да кызык яза бу туташмы, ханыммы..