Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чираттагы кесә китабы басылып чыкты!

Китап бик тиздән укучылар кулына барып ирешер дип көтәбез!

Чираттагы кесә китабы басылып чыкты!
 
📚 Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың бу китабына кергән повестенда хәзерге заман кешеләре сурәтләнә.
 
Аларның гомере күбрәк офисларда, командировкаларда үтә. Әмма кеше табигатенә хас уй-фикерләр, хисләр заманга карап кына үзгәрми: геройлар нәкъ элеккечә мәхәббәт утында яна, гаилә кору, нәсел дәвам иттерү турында уйлап яши.Бу китапта укучылар үзләренә таныш язмышлар белән очрашыр, аларның шатлык-куанычларын, борчу-мәшәкатьләрен бергә уртаклашыр. 
 
📩 Китап бик тиздән укучылар кулына барып ирешер дип көтәбез!

Фото: Алинә Хәбибуллина

("ТАТАР - ИНФОРМ"), Зилә Мөбәрәкшина, «Казан утлары» китапханәсе сериясендә Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова китабы чыкты

УКЫГЫЗ!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев