Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алмаз Гыймадиев - «Казан утлары» журналының баш мөхәррире!

Алмаз Гыймадиев — Ш.Маннур, Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзасы.

Бүгеннән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире — язучы, журналист Алмаз Гыймадиев!

Журналыбыз тарихында яңа сәхифә ачыла. Без яңа баш мөхәрриребезнең идеяләренә, иҗади көченә һәм кызыклы проектларына зур өметләр баглап калабыз, җаваплы эшендә зур уңышлар телибез!

Кыскача мәгълүмат:

Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елда Биектау районы Зур Битаман авылында туа. Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетында югары белем ала. Хезмәт юлын «Сабантуй» газетасында башлап, Әтнә районы мәдәният бүлегендә, аннары «Казан утлары» журналында җаваплы секретарь буларак дәвам итә. 2014 елдан «Акчарлак» газетасын җитәкли.

Алмаз Гыймадиев — балалар һәм олылар өчен күпсанлы хикәяләр, повестьлар, сатирик әсәрләр авторы. Ш.Маннур, Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев