«Биш буын шагыйрьләре бергә»
«Яңа исем» әдәби лабораториясе Казандагы Фатих Кәрим һәйкәле янында «Биш буын шагыйрьләре бергә» дип исемләнгән әдәби чара оештыра.
«Биш буын шагыйрьләре бергә» «Яңа исем» әдәби лабораториясе Казандагы Фатих Кәрим һәйкәле янында «Биш буын шагыйрьләре бергә» дип исемләнгән әдәби чара оештыра. Яшь иҗатчылар фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим әсәрләреннән шигъри перформанс тәкъдим итә. Шигъриятнең әлеге чарадагы беренче буынын Фатих Кәрим алып тора. Икенче буында – олпат шагыйрьләр Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиевләр. Өченче төркем – «Яңа исем» остазлары Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов һәм Рафис Корбан. Урта буын шагыйрьләрдән Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Фәнил Гыйләҗевләр чыгыш ясачак. Яшь буынны – «Яңа исем» проекты шәкертләре, аерым алганда Алинә Хәбибуллина, Айзат Вахитов, Таңчулпан Гыйләҗева, Айрат Шамс, Зөләйха Камаловалар тәкъдим итә. Шигырь кичәсендә һәр буыннан берәр җыр да яңгыраячак. Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Гыйльфанов һәм Al Su чарада катнашкан шагыйрьләрнең җырларын башкара.
Көне: 23 июль, 2025 ел.
Вакыты: 12.00.
Урыны: Казан шәһәре, Яшьләр скверы, Фатих Кәрим һәйкәле янында.
Белешмә: «Яңа исем» иҗат лабораториясе - «Казан утлары» журналы каршында эшләгән әдәби мәктәп. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект татар әдәбиятында яңа исемнәр барлау, остазлар белән яңа әсәрләр иҗат итү, яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади мәйдан бирүне күз алдында тота.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев