БЕР КАРЛЫГАЧ ЯЗ ЯСАМЫЙ
Мин милли тәрбияне ата-аналарны тәрбияләүдән башларга булдым, чөнки бүгенге укучыларның ата-аналары – «югалган буын». Алар мәктәптә русча гына белем һәм тәрбия алганнар. Урта һәм югары уку йортлары турында сөйләп тә торасы юк. Шуңа күрә мин ата-аналарның гомуми җыелышына җентекләп әзерләндем дә.
Мин милли тәрбияне ата-аналарны тәрбияләүдән башларга булдым, чөнки бүгенге укучыларның ата-аналары – «югалган буын». Алар мәктәптә русча гына белем һәм тәрбия алганнар. Урта һәм югары уку йортлары турында сөйләп тә торасы юк. Шуңа күрә мин ата-аналарның гомуми җыелышына җентекләп әзерләндем дә.
Директор чыгыш ясаганнан соң, сүз алдым:
– Татарстанда татар теле – дәүләт теле, – дидем русчалап. – Биредә утыручы атааналарның 80 проценты – татар милләтле. Үзем – татар теле укытучысы. Шул сәбәпле, туган телемдә чыгыш ясасам, гаҗәпләнмәссез дип уйлыйм.
– Хөрмәтле милләттәшләрем! – дип дәвам иттем сүземне. – Болгавыр заманда яшибез. Кызганыч, җәмгыятебездә эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек, фахишәлек кебек тискәре күренешләр көннән-көн ныграк тамыр җәя. Әлбәттә, сәбәпләре бихисап. Әмма шуларның берсе, һичшиксез, милли тәрбиянең ике аякка да аксавы, туган телебезнең кадере китүе. Ә бит иман да, тәүфыйк та балага балдай татлы, ана сөтедәй сихәтле Туган тел белән, халкыбызның бишек җырлары, тылсымлы әкиятләре, зирәк мәкаль-табышмаклары, җор мәзәкләре белән керә.
Шунда алдагы рәтләрдә утыручы бер ханым кыбырсый башлады:
– Какая бестактность! Какое неуважение! – дип ярып салды ул. – Мы сейчас уйдем из зала.
Икенче бер ханым ялт итеп аңа борылып карады һәм:
– Сез русча сөйләгәндә, без тыңлыйбыз бит, – диде. Ә мин, эчтән пружина кебек тартылсам да, берни булмагандай, чыгышымны дәвам иттем, балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең өстенлекләрен дәлилләр китереп исбатладым, аннан соң сүземне рус телендә дәвам итүгә күчтем:
– Когда-то татарский был языком дипломатии, – дидем, карашымны теге ханымга юнәлтеп. – Он такой же прекрасный, как и русский. Великий русский поэт А.С.Пушкин владел татарским. Если не верите, почитайте его произведение «Путешествие в Арзрум». Там есть такая фраза: «Я стал стучаться в дверь. Вышел хозяин. Я попросил воды сперва по-русски, а потом по-татарски. Он меня не понял. Удивительная беспечность! В тридцати верстах от Тифлиса и на дороге в Персию и Турцию он не знал ни слова ни по-русски, ни по-татарски».
Я вам прочитаю отрывок из письма русского поэта М.Ю.Лермонтова с Кавказа: «Начал учиться по-татарски, язык, который здесь, и вообще в Азии, необходим, как французский в Европе...»
Сүземне болай йомгакладым:
– Мы, татары и русские, живём и трудимся бок о бок.
Как говорил великий татарский поэт Г.Тукай «нанизаны на единую нить...» Следовательно, нам нужно взаимопонимание, взаимотерпимость, взаимоуважение, знание обоих языков. Закон о двуязычии принят. Его нужно уважать и выполнять. А если он кого-то не устраивает, одна ласточка весну не делает.
Чыгышымның соңгы җөмләсе хезмәттәшләрем арасында афоризмга әверелде. Милли мәсьәләләр буенча кытыршылык чыкканда: «Бер карлыгач яз ясамый», – дип кенә җибәрәләр иде.
Шул вакыйгадан соң милли мәгариф буенча урынбасарга ата-аналарның гомуми җыелышында башка сүз бирмәделәр. Мин дә аптырап калмадым. Мәктәптә татар сыйныфлары бар бит әле! Анда укучыларның ата-аналары өчен саф татар телендә җыелышлар уздыра башладым. Зал ораторны тын да алмыйча тыңлый, бала тәрбияләүдә халык педагогикасы ысуллары аларның йөрәгенә май булып ята. Җыелышта укучыларның өлгерешенә, аның сыйфатына төпле анализ ясала, уку алдынгылары, төрле олимпиадаларда җиңүчеләрнең исемнәре санап чыгыла, бала тәрбияләүдә уңышка ирешкән әти-әниләргә рәхмәт белдерелә. Балалар тарафыннан оештырылган концерт ата-аналар күңеленә аеруча хуш килә. Кыскасы, залда утыручыларның кәефләре күтәрелә, күңел кыллары тибрәнә.
Район үзәгендәге башка мәктәпләрдә андый тәҗрибә юк. Хәтта бер урынбасар, әллә көнләшүдән, әллә үзенең булдыксызлыгыннан йөрәге янып әйтеп ташлады:
– Ул җыелышларыгызның берәр файдасы бармы соң? Мин үз колакларыма үзем ышанмыйча, аңа карадым – бу сүзләрне милли мәгарифкә җитәкчелек итүче кеше сөйлиме?
– Татар теленең кулланыш даирәсен сез нинди ысуллар белән киңәйтәсез соң? Аны ничек дәүләт теле дәрәҗәсенә җиткермәкче буласыз? – дип сорауга каршы сорау бирдем мин. – Алдынгы тәҗрибәгез бар икән, рәхим итеп, уртаклашыгыз...
Теге авызына су капты, чөнки аның мәктәбендә андый тәҗрибә юк иде... Ә «бестактный» ханым белән булган вакыйганың әкияттәгедәй матур дәвамы бар. Берничә ел узгач, шулай бервакыт, тирән уйларга чумып, урам буйлап атлаганда, «Исәнмесез!» дигән тавышка башымны күтәрдем. Каршымда авызы колакларына җиткән Саша (мәгълүм ханымның улы) басып тора иде. «Хәлләрегез ничек?» – дип сорады ул саф татарча һәм күрешергә дип, ике кулын сузды. Нефтьчеләр институтында укый икән. Татар кызына гашыйк булган. Хәзер егет бик тырышып, татар телен өйрәнә. Күңелем сөенечемнән күкләргә ашты.
Әлеге очрашудан соң бер-ике ай вакыт үткәч, почта бүлекчәсенә баргач, күзем кәнәфидә чират көтеп утырган бер ханымга төште. Сашаның әнисе түгелме соң бу?!
– Здравствуйте, Нина Васильевна! – дип, беренче булып сүз каттым. Ханым куырылып калды (соңгы елларда юлда очрашсак та, бер-беребезне күрмәмешкә салышып уза идек). Шунлыктан мин аны кеше алдында хур итәргә җыена дип шикләнә иде бугай.
– Встретила Вашего сына, – дип дәвам иттем сүземне ачык йөз белән. – Он повзрослел, возмужал, поздоровался со мной на моём родном языке. Спасибо Вам, что вырастили такого замечательного сына...
Бу сүзләрне тирә-якта барлык кешеләр дә ишетеп торды. Ханымның йөзе балкып китте:
– А как же, я сама постоянно твержу сыну: «Выучи татарский язык», – диде ул, күгәрчендәй гөрелдәп.
Икебез ул көнне чөкердәшә-чөкердәшә туйганчы сөйләштек, дустанә аерылыштык.
Тышта ягымлы, мәрхәмәтле яз тантана итә, өздереп сандугачлар сайрый, баш очында карлыгачлар бөтерелә иде...
Дания РӘҮПОВА,
педагогик хезмәт һәм журналистика ветераны,
җәмәгать эшлеклесе, Бөгелмә районының Карабаш бистәсе
"КУ" 02,2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев