Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Балалар балаларга ярдәм итә» дип исемләнгән хәйрия концерты Казанда узачак

«Балалар балаларга ярдәм итә» программасы 2011 елдан бирле эшли.

 

«Балалар балаларга ярдәм итә» хәйрия концерты 23 августта Казанның Композиторлар берлегендә узачак. Чара кысаларында җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге хосписка ярдәмгә юнәлтеләчәк.

Концертта халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары – яшь музыкантлар катнашачак. Программада фортепиано, скрипка, труба, альт, домра һәм кларнетта уйнаулар каралган. Музыкаль җитәкчесе булып Татарстанның атказанган артисткасы Татьяна Малышева-Джалиль чыгыш ясаячак.

Концертның башлануы 17:00гә планлаштырылган.

«Балалар балаларга ярдәм итә» программасы 2011 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә аның катнашучылары балалар учреждениеләренә ярдәм күрсәткән, дәвалау өчен түләгән һәм реабилитация үзәкләре өчен җиһазлар сатып алган.

Чараны оештыручы – «Лайонс клуб»ы («Арысланнар клубы») «Сәнгать белән яшәү» хәйрия фонды проекты ярдәмендә башкарыла.

Чыганак

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев