Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘРМӘН «ШАҺЗАДӘСЕ» МӘХӘББӘТЕ (дәвамы)

Икенче көнне ялгыш кына белдем: без Хизанда йөргән чакта, Давидның кибетләренә машина белән товар кайтырга тиеш булган, әмма ул мине сагалап йөргәнлектән, бу олы йөк машинасы ярты тәүлек чик буенда басып торган. Мине кайтарып куйгач, ул таможняга барып, төнне шул мәшәкатьләр белән уздырган.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Ак кәҗә ритуалы

Иртәнге биш тулмаган иде әле, тирә-як кап-караңгы. Бездә кара
көздә, кар төшкәнче була торган караңгылык монда болытлы чакта
төшә икән. Капка төбендә машина кычкыртты. Киткәнче тавык-
үрдәкләрнең келәсен ачып, хөрмә төбенә нормадан күбрәк итеп бодай
сибеп калдырдым, хуҗалар киткәннән бирле бәйләнмәгән этләрнең
алдына ашарга салдым.
– Йоклап ал, ял ит, – диде Давид, мин машинага утыргач. Артка
сузылып, кечкенә генә мендәр алды да алдыма куйды. – Ашыйсың
килсә, юлга азык-төлек тә җыйдым. Су да бар.
Рәхмәт әйтеп, мендәрне тәрәзә яңагына терәп башымны салдым.
Күзләремне йомдым. Күптән баш миен кайнаткан уйдан йоклап булмады.
– Давид, нишләп ябыштың син миңа? Безнең арада барыбер берни
дә булмаячак бит! – дидем күзләремне йомган килеш.
– Шуннан ни? Абхазия уртасында ялгызыңны калдырып китимме?
Сиңа берәр хәл булса, үземне гомер буе гафу итә алмаячакмын.
– Син минем белән нәрсә булганын да белмәячәксең.

– Беләчәкмен. Телефоныңда минем исемгә теркәлгән номер тора,
миңа барыбер хәбәр итәчәкләр.
– Әйдә, моннан кайткач, номерны сиңа тапшырам да, башка
очрашмыйбыз. Алайса, бер атна инде сиңа баш бәласе булдым.
– Минем башка тәкъдим бар. Әйдә, йорт хуҗалары кайткач,
бер атнага Ереванга очабыз. Телисең икән, берәр дустыңны яки
туганыңны да алабыз. Барысын да үзем түлим. Сезне кунакханәгә
урнаштыру, ашау-эчү – барысы да минем өстә.
– Нишлибез анда?
– Сине туганнарым белән таныштырырга телим.
– Нигә?
– Мин сиңа өйләнәм! Син безнең балаларга яхшы тәрбия
бирердәй, каты, кырыс әни була алыр идең. Ә мин йомшак күңелле
әти булырмын.
– Кем исемле булачак ул балалар, уйладыңмы?
– Малайлар – Владимир, Ярослав.
– Ә кыз булса?
– Кыз... Карале, анысын уйламаганмын. Бәлки, Виктория, Вика?
Син үзең кызга кем дип кушарга телисең?
Бу тозсыз сөйләшүдән бавырга боз ката башлады да мендәрне
кулыма алып тураеп утырдым. Давидның галәм буйлаган кораб
кебек йолдызлар арасында адашкан фантазиясен тизрәк җиргә
кунаклатырга кирәк иде.
– Минем балалар Владимир белән Ярослав, Виктория булмаячак!
Син аларны чиркәүгә алып барып, тантаналы рәвештә чумылдырырга
да телисеңдер. Тик мин интегеп тапкан балалар чумылмаячак!
– Син артык алга китеп уйлыйсың. Бәлки, безнең бөтенләй
балалар булмас. Бәлки, аңарчы яшәмәбез дә. Бүгенге көн белән
яшәргә, тормышның матурлыгын бүген тоеп, хәзер бәхетле булып
калырга кирәк. Әлегә шуны беләм: минем сине гомер буе яратасым,
кайгыртасым, бәхетле итәсем килә.
– Зур үскәнсең, ир булгансың, әмма һаман гомерлек мәхәббәткә
ышанасың! Бер язучы әйтмешли, гомер буе бергә бәхетле яшәгән
парларга караганда, дөньяда алты бармаклы булып туган балалар
саны күбрәк. Шуңа карамастан, галимнәр артык бармаклы булып
тууны аномалия саный, ә гомер буе бер-береңне яратып яшәү
норма кебек кабул ителә. Кешене гомер буе яратып булмый, бу
– иллюзия.
– Синең йөрәк урынында кварцмы?
– Юк, анда баш мие. Ирек бирсәң йөрәккә, утырырсың көрәккә,
диләр безнең татар халкында. Ә әкиятләрдә көрәккә утыру ничек
тәмамлана? Ул кешене пешереп ашыйлар.
– Мин әлегәчә аңламыйм: син гел шундый салкынмы, әллә шундый булып күренергә тырышасың гынамы? Татар кызларын кайнар
холыклы, диләр бит.
– Күп күрдеңме татар кызларын?
– Син – беренчесе! Тик мин шуны беләм: бозлы таулар астында
вулканнар яшеренгән була. Бу вулкан атса, мине пешерерме икән?
– Үзең вулканга таба казыйсың түгелме? Егылып төшеп пешә күрмә!
Бу тау халыклары нинди әкиятләр тыңлап, нинди әсәрләр
укып үсәдер, әмма аларның чагыштыруларын, ул тел байлыгын,
комплиментларны бездәге бер язучы да сурәтләп бетерә алмас
кебек. Һәрхәлдә, иманым камил, бер генә татар егете дә кызларның
холкын бозлы тау астындагы вулкан белән чагыштырмаячак. Ә
монда ул әдәбият та түгел, ә көндәлек сөйләм. Шуңа, урамда очрап,
ике сүз алышкан таксистлар, тар карашлы гына тоелган авыл
хезмәтчәннәренең дә сөйләменә мөкиббән китеп, һәр җөмләсенә
сөлек кебек ябышып сеңдерергә тырышам. Ул чагыштыруларда җирле
табигать, менталитет, йолалар, холык-фигыль...
– Син язмышка ышанасыңмы? – диде Давид берзаман.
– Ышанам. Ләкин ул язмыш сиңа ошамаганда, аны үзгәртеп
булуына да ышанам.
– Инҗилдә шундый сүзләр бар: «И встретишь ты, когда не ждёшь.
И обретёшь не там, где ищешь». Син дә, мин дә көтмәгәндә очраштык.
Без интернеттан да танышмадык, ә реаль тормышта, очраклы
рәвештә тауларда табыштык. Йөзләгән илләр, меңләгән таш биналар,
миллиардлаган кешеләр арасында без икәү очраштык. Бу бит язмыш!
– Мөгаен, без бүген Хизанга барып җитә алмабыз. Әгәр син бу
мәгънәсез сөйләшүне туктатмасаң, төшеп калачакмын да попутка
белән китәчәкмен, – дидем мин. Бу көнне без бу темага башка әйләнеп
кайтмадык.
Хизанның капка төбенә туктап, аңа шалтыратканда, иртәнге алты
тулып киткән иде инде. Ул капка төбенә чыгып алды. Давид, мине
азаккача көтәчәген әйтеп, машинада утырып калды.
Ике катлы, таш йортка якынлашкач, баскыч култыксасына
бәйләнгән ап-ак кәҗәгә күзем төште. Йортны камаган утлар астында
ул яктылык нурларын кире кайтарып җемелдәгән төсле күренде.
Хизан аның корбанлык мал булуын, йолага кадәр өч төн шушы
нигездә кунарга тиешлеген аңлатты.
– Кәҗә бер яшьлек, сәламәт, бер кимчелексез булырга тиеш. Ак
көчләр өчен ак кәҗә чалына, Иблискә яки кара көчләргә кара кәҗә
чалына, – дип, ачыклык кертте. Бу кадәреннән мин болай да хәбәрдар
идем. – Кояш чыкканда башлыйбыз, тагын 20 минут калып килә. Без
инде юындык. Хәзер өсләрне алыштырабыз, киемнәр чиста булырга
тиеш, – диде дә өйгә керергә ашыктырды.
Йортның икенче катына күтәрелдек. Өй тулы халык гөжләп тора. Хизан, аш бүлмәсенә алып кереп, әнисе белән таныштырды.
Журналист, димәде. Бик яхшы дус кызым, диде. Шунысы гаҗәп: 60-70
яшьләр арасындагы хатын мине туганы кебек якын күреп, бик җылы
итеп, елмаеп исәнләште. Артымда ниндидер хатыннарның үзара чыш-
пыш килеп, «татар кызы» дигәннәрен ишетеп тордым. Шуннан Хизан
сеңлесе белән таныштырды да мине аның кулларына тапшырды.
Аира, өстәл янына алып килеп, яңа гына мичтән чыккан 12
хачапурины, формаларыннан салдырылган балавыз шәмнәрне
күрсәтте. Моны хатын-кызлар әзерлисе икән. Ул мине бер урындыкка
утыртып куйды да, тыз-быз йөреп торган хатыннарга кушылып,
табын әзерләргә кереште.
Өс-башын алышкан Хизан ишектән башын тыгып, әнисеннән
ниндидер ике табак сорап алды, аннан минем якка карап, әйдә
дигәндәй башын какты. Ишек төбенә чыктык. Йорт эчендәге барлык
ир-ат ишегалдында иде инде. Хизан уң учына бер табактан – он,
икенчесеннән бераз тоз алып, шуны кәҗәгә ашатты. Бер ир туганы
аның каршына чиләк белән су китереп куйды. Хизан башта кулларын
юды, аннан кәҗәне су белән сыпыра башлады. Кәҗәнең тәһарәте
арттан алга таба башкарылды: ул башта арткы аякларын, аннан
алгыларын, аннан танавын сөртте. Соңрак кәҗәнең мөгезеннән тотты
да, кояш чыккан якка карап тезләнеп басты һәм үз телендә гыйбадәт
кыла башлады. Аның белән бергә барлык ирләр дә кояшка карап
тезләнеп басты. Андый-мондый ярамаган хәл булмасын тагын дип,
мин дә тезләндем.
Кәҗәне йортның беренче катына алып кереп киттеләр. Моңа бик
гаҗәпләндем, билгеле. Кәҗәне өйдән дә уратып алып чыгалардыр
дип көтеп тордым, әмма аны шунда ук чалганнар икән.
Соңыннан күрсәтеп аңлаттылар, һәр йортның аскы катында идән
белән капланмаган коры җирле мәйдан бүлеп калдырыла икән. Анда
кызыл балчыктан эшләнгән шәраблы чүлмәк күмелгән була. Шул
чүлмәкнең киң авызы җир өстеннән бераз чыгып тора, корбан малы да
чүлмәк авызы янында ук чалына, ди. Биредә шәраб чүлмәге – байлык,
муллык һәм бәрәкәт чагылышы. Корбан чалынгач, чүлмәктән шәраб
алына һәм һәркем шуннан авыз итә. Бармакны манып, хәтта сабый
балаларның теленә дә шул шәрабны тидереп алырга тиешләр икән.
Корбан чалынгач, Хизан минем янга килгәләп, эш барышын
аңлатып киткәләде.
– Хәзер мин ут тергезергә тиеш. Аны һәрвакыт йорт башы эшли.
Учакка бары тик каштан яки имән агачы гына кулланыла ала. Итне
дә бары тик ир-ат кына пешерә ала, – диде ул.
Ит әзер булгач, йортның чүлмәк күмелгән өлешенә барлык гаилә
әгъзалары җыелып, шунда ак эскәтерле табын җәелде. Анда хачапури
сыман сырлы бәлеш (кояш символы дип аңладым) һәм корбан кәҗәсе ите урнаштырылды. Шәмнәр ягылды. Биредә катнашучылар барысы
да кояш чыккан якка карап, тагын гыйбадәт укылды. Хизанның уң
кулында шәраб, сулында шәм иде. Ул һәр катнашучыга ниндидер
теләк теләп – шәрабтан, аның әнисе корбанлыкның бавырыннан,
йөрәгеннән һәм бәлештән авыз иттерде.
Аннан йортның икенче катына күтәрелдек. Зур табынның уң ягына
ирләр, сул ягына хатын-кызлар утырып, кабат гыйбадәт кылдылар
һәм безнең ашлардагы кебек сыйлану китте.
Хизан миңа йорт янәшәсендәге нәсел зиратын да күрсәтте.
Абхазларда кабул ителгән йола буенча, элек-электән һәр нәсел үз
туганнарын йорты янында җирләгән. Хәзер инде гомум зиратлар
да күп, Абхазиядә яшәүче башка милләт вәкилләренә дә зиратлар
кирәк бит. Шуңа карамастан, җирле халыкның бер өлеше әле дә шул
традицияне дәвам итә – үз нәсел зиратына җирли икән.
Мәҗүсилек ягыннан караганда, бу нәсел әрвахларының һәрвакыт
янәшә булуы, исәннәргә ярдәм итүе, аларны явыз көчләрдән,
каралыктан саклап торуы белән аңлатыла. Икенче яктан, бу нәсел
нигезенең таркалмавына, аның дәвамын кайгыртуга булышлык итә.
Күченергә телисең икән, ата-бабаң күмелгән җирне сатып китәргә
тиеш буласың. Бу нәселеңне сатуга тиң хәл буларак кабул ителә,
димәк, бер урынга тамыр җибәрүгә булышлык итә. Ялгыз һәм
нәсел дәвам итә торган варисларсыз каласың икән, нәсел зиратың
да ташландык хәлгә киләчәк – шуңа өйләнеп, балалар тәрбияләү дә
мәҗбүри бурыч буларак кабул ителә.
Бүген Абхазиядә кеше яшәми торган йортлар күп, әмма алар
сатылмый. Туганнар елга бер яки ике тапкыр шушы йортка кайтып,
җыелышып, зиратны карап, корбан чалып китәләр.
Отышлырак урында урнашып, сатылган йортлар да бар. Алар зиратта
урын сатып алып, бар каберләрне шунда күчерү артыннан йөри, бу бик
мәшәкатьле һәм чыгымлы эш килеп чыга. Еш кына йорт хакыннан да
артып китә, шуңа йортны сатмый гына калдырып китү, кайтып йөрү –
отышлырак, ди Хизан. Әлбәттә, ул мондый шартларда йортның кара
төскә кереп күгәрәчәген, яраксыз хәлгә киләчәген дә искәртә.
Хизанның әнисе минем белән саубуллашканда җылы итеп
кочаклап, кабат кунакка чакырды.
– 13 гыйнвардан 14енә каршы төндә бездә Ажьырныхуа – Дөнья
яратылган көн билгеләп үтелә. Шушында ук корбан чалып бәйрәм
ясаячакбыз. Әгәр теләгегез булса, безнең йорт ишекләре сезгә
һәрвакыт ачык, – диде.
Давид белән юл уңаенда мәҗүсиләрнең изге агачын, йорт
астына күмелә торган кызыл балчыклы шәраб мичкәләренең кайда
утилизацияләнүен карап чыктык. Без ул көнне соң гына кайтып
җиттек.

Икенче көнне ялгыш кына белдем: без Хизанда йөргән чакта,
Давидның кибетләренә машина белән товар кайтырга тиеш булган,
әмма ул мине сагалап йөргәнлектән, бу олы йөк машинасы ярты
тәүлек чик буенда басып торган. Мине кайтарып куйгач, ул таможняга
барып, төнне шул мәшәкатьләр белән уздырган.

(Дәвамы бар)

Эльвира Фатыйхова

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Алинә Хәбибуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев