Актаныш районы иҗатчылары белән очрашу узды
Очрашу барышында язучы-шагыйрьләр фикер алышып, әдәби иҗатның заман таләпләренә ярашлы үсеше, яшь талантларны үстерү юллары, шулай ук «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләштеләр.
«Актаныш таңнары» газетасы каршында җәмәгатьчелек тәртибендә эшләп килүче Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзаларының шигъри сәхифәсе «Казан утлары» журналының июнь санында басылып чыккан иде. Шул уңайдан Актанышның "Яшьлек" яшьләр үзәгендә журнал хезмәткәрләре һәм берләшмә әгъзалары белән очрашу узды.
Чарада «Казан утлары» журналы редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан, сатирик язучы, журналның элеккеге хезмәткәре Алмаз Хәмзин, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина катнашты.
Очрашу барышында язучы-шагыйрьләр фикер алышып, әдәби иҗатның заман таләпләренә ярашлы үсеше, яшь талантларны үстерү юллары, шулай ук «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләштеләр.
Очрашуның максаты – Татарстан Республикасының төрле районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләрне таныту, аларның иҗатын популярлаштыру һәм иҗади мохитне үстерү. Әлеге проект кысаларында, районнарда яшәүче язучыларның әсәрләрен журналның һәр санында аерым рубрикада тәкъдим итү планлаштырыла. «Казан утлары» редакциясенең бу инициативасы районнарда иҗади мохит тудыру буенча зур әһәмияткә ия. Проектның киләсе этаплары Татарстанның башка районнарында уздырылачак.
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев