Публицистика
Әдәби берләшмәләрдә: Саба иҗатчылары белән очрашу
Сезне 14 август көнне «Казан утлары» журналы мөхәррирләре һәм махсус кунаклар белән узачак очрашуга чакырабыз!
Кадерле китап сөючеләр! Сезне 14 август көнне «Казан утлары» журналы мөхәррирләре һәм махсус кунаклар белән узачак очрашуга чакырабыз!
Кайчан: 11:00, 14 август
Кайда: Саба район китапханәсе
- «Казан утлары» редакциясе, әдәбиятка җан өрү һәм язучылар иҗатына игътибарны арттыру йөзеннән, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын гамәлгә ашыра.
- Очрашуның максаты – Татарстан Республикасының төрле районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләрне таныту, аларның иҗатын популярлаштыру һәм иҗади мохитне үстерү. Әлеге проект кысаларында, районнарда яшәүче язучыларның әсәрләрен журналның һәр санында аерым рубрикада тәкъдим итү планлаштырыла. «Казан утлары» редакциясенең бу инициативасы районнарда иҗади мохит тудыру буенча зур әһәмияткә ия. Проектның киләсе этаплары Татарстанның башка районнарында уздырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев