Логотип Казан Утлары
Публицистика

2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга кандидатлар билгеләнде

Быел Тукай премиясенә кайсы язучылар дәгъва кыла?

2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга түбәндәге 10 кандидат билгеләнде.

• Корбанов Рафис Харис улы - “Рафис Корбан шигырьләре” балалар шигърияты җыентыгы  өчен

• Шәрипов Раниф - "Җомга", "Бөртек бөртек яктылык" китаплары өчен

• Гыйләҗев Мансур Аязович - «Словарь любви» пьесалар җыентыгы  («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен

• “Казанга Тукай кайткан” спектакле иҗат төркеме - Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Тәлгать улы, Талипов Эмиль Мансур улы

• «Иакинф» балеты иҗат төркеме: Кашаев Айрат Рөстәм улы, Полубенцев Александр Михайлович, Гайфуллин Илнур Юрик улы

• Закирова Чулпан Ринат кызы -  “Беренче мәхәббәт”, “Чегән биюе”, “Гарәп биюе”, “Сабантуй”, “Казан сөлгесе”, “Чирмешән кичәләре” хореографик композицияләре, “Зәңгәр шәл” “Казан хәзинәсе” музыкаль-хореографик спектакльләре өчен 

• Ибушев Георгий Мифодий улы – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; “Тукай моңы” әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; “Рәхмәт сиңа”, “Балачакны сагынып”, “Рәшә чыңы” шигырь җыентыклары өчен

• Гвоздь Юрий Константинович: «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен

• Шәмсутов Рөстәм Илшат улы - "Балчыклы китап" (“Глиняная книга”) керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен

• Якупов Рифкать Госман улы - Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен

Лауреатлар 26 апрель көнне бүләкләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев