Логотип Казан Утлары
Публицистика

19 мартта язучы, журналист Гөлүсә Закированың «Энекәш» дип исемләнгән китабы тәкъдим ителәчәк!

Кичәгә рәхим итегез!

19 мартта Әдәби кафеда (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2) язучы, журналист Гөлүсә Закированың «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Энекәш» дип исемләнгән китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе, автограф-сессиясе узачак.

Башлана: 11.00 сәгатьтә.

Автор әлеге китапка кергән повестьта 2022 елның 24 февралендә башланган Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең сугышчан юлын тасвирлый. Алар узган юл гап-гади авыл егетләренең алгы сызыктагы батырлык юлы буларак укыла. Китапка кергән башка хикәяләрдә язучы игътибарны геройларының тыныч тормыштагы рухи дөньясына юнәлтә, һәр әсәрендә нинди генә шартларда да кеше булып калыйк дигән фикерне үткәрә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев