Әдәбият галиме, шагыйрь, нәшир Мөдәррис Вәлиев вафат
Аңа быел май аенда 67 яшь тулган иде.
Озакка сузылган каты авырудан соң әдәбият галиме, шагыйрь, нәшир Мөдәррис Вәлиев вафат булды. Аңа быел май аенда 67 яшь тулган иде.
Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, Ходай якыннарына сабырлык бирсен.
Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби тәхәллүсе — Салих Маннапов) 1953 елның 30 маенда Татарстанның Әлки районы Яңа Камка (Мәүләшә) авылында дөньяга килә. Егерме сигез яшьлек әтисе, сугышта алган яралары ачылып, 1953 елда вафат булганнан соң, Мөдәррис ике айлык сабый чагыннан шул ук районның Татар Мулласы авылында яшәүче, әнисе Фәрдия ханым ягыннан бабасы Мәгыйз (Габделмәгыйз) Маннапов гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Шунда башлангыч, аннары күрше Алпар авылы мәктәбендә урта белем ала.
1971–1976 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган һәм республика яшьләр-балалар матбугатында исеме күренә башлаган Мөдәррис университет студентларының атаклы «Әллүки» әдәби түгәрәген җитәкли. Бу чорда аның шигырьләре күмәк җыентыкларга керә, Казан радио һәм телевидениесе аша яңгырый. Ул шулай ук студентларның гыйльми җәмгыятенә яратып йөри, вузара фәнни конференцияләрдә докладлар укый, әдәбият фәненә караган беренче эшләре белән университет күләмендәге конкурсларда дипломант була. Фәнни эшкә сәләтен күреп, аңа Х.Госман, И.Нуруллин, Н.Юзиев кебек остазлары – танылган галимнәр игътибар итә, аспирантурада укырга калу турында тәкъдимнәр ясала; әмма ул университет дипломын яклаганчы ук «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнашуны хәерлерәк күрә.
Гомумән, 1976 елның мартыннан алып бүгенгәчә М.Вәлиевнең тормыш һәм хезмәт юлы тулысынча татар матбугат дөньясы белән тыгыз бәйле. Өч елдан артык ул «Татарстан яшьләре» газетасында эшли, әүвәл анда хәбәрче, аннан мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1979 елның августыннан М.Вәлиев – «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәре: башта әдәби тәнкыйть, сәнгать һәм фән бүлегенең өлкән редакторы, соңга таба баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1989 елның февраленнән 1992 елга кадәр М.Вәлиев Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, 1992 елның июленнән – яңа оешкан «Мәгариф» милли китап нәшрияты директоры хезмәтендә.
М.Вәлиевнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче җитди язмалары республика матбугатында җитмешенче еллар ахырыннан басыла башлый. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында «Сезгә ышанам» исемле беренче китабы басылып чыга (бу хезмәте өчен ул Ш.Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек була). Тагын дүрт елдан икенче китабы («Тамыр тирәнлеген яфрак тоя», 1988), аннары рус телендә сайланма тәнкыйть мәкаләләретупланган өченче җыентыгы(«Возвращение Звезды», 1992) һәм, ниһаять, 2003 елда «Гамәл дәфтәре» исеме белән күләмле китабы дөнья күрә.
Бу китапларындагы тикшеренүләрендә – әдәби хәрәкәткә караган гомуми күзәтүләрендә, аерым конкрет әсәр яки язучының тулаем иҗаты турындагы мәкаләләрендә, иҗат портретларында һәм эссе характерындагы хезмәтләрендә – тәнкыйтьче XX йөз күренекле татар әдипләренең (Г.Бәширов, Ә.Еники, Х.Туфан, С.Хәким, Н.Дәүли һ.б.), сугыштан соң әдәбият мәйданына килгән бер төркем татар прозаикларының һәм шагыйрьләренең (И.Юзеев, Х.Камал, М.Мәһдиев, В.Нуруллин, Р.Гаташ, Г.Рәхим һ.б.) әдәби иҗаттагы индивидуаль үзенчәлекләрен, уңай һәм бәхәсле якларын, конкрет әдәби әсәр тууның фәлсәфи-иҗтимагый нигезләрен, тел-стиль хасиятләрен анализлый. Татар әдәбиятын тарихи аспектта тикшереп, бүгенге заман дөнья әдәбияты казанышлары яктылыгында татар прозасы һәм поэзиясенең үсеш юллары, тенденцияләре, ориентирлары хакында җитди сүз алып бара.
М.Вәлиев әдәби тәнкыйть өлкәсендә актив эшләве белән беррәттән, яшьлегендә күңеленә кереп утырган «беренче мәхәббәтен» – шигъриятне дә онытмый. 1998 елда аның шул «яшерен» шигъри иҗатыннан сайлап алынган йөз иллеләп лирик шигыре «Яшьлектән хат» исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым җыентык булып басылып чыга.
Ул милли мәгариф концепцияләрен һәм татар китабы мәнфәгатьләрен яклап, хөкүмәт даирәләрендә һәм башка рәсми оешмаларда чыгышлар ясый, газета-журнал битләрендә мәкаләләр, интервьюлар бастыра. Аның бу төр язма материаллары «Мәгариф» нәшриятының ун еллыгына чыгарылган юбилей җыентыгы эчтәлеген тәшкил итә (Китап: «Татарстанда нәшрият эше. Соңгы ун елдагы нәтиҗәләр һәм проблемалар», 2001).
М.Вәлиев татар китабын нәшер итү һәм татар балалар әдәбияты тарихыннан «ХХ гасыр ахыры татар балалар әдәбияты һәм балалар китабы» дип исемләнгән фәнни хезмәте нигезендә диссертация яклый, һәм аңа филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты буларак, ул, татар телендә беренче тапкыр тиешле программасын һәм уку әсбапларын әзерләп, «Нәшрият эше һәм редактор хезмәте» дигән белгечлек буенча студентларга махсус курс укый.
Мөдәррис Вәлиев матбугат, мәгариф һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлек-лесе» дигән мактаулы исемгә (1989) һәм М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә (2003) лаек була.
М.Вәлиев тәрҗемәче буларак та билгеле. Аерым алганда, ул рус телендә иҗат итүче татар язучысы Зөфәр Фәтхетдиневнең берничә детектив повестен һәм романын, чуаш язучысы М.Юхманың Мулланур Вахитов турындагы тарихи романын татар теленә тәрҗемә итә. Аларның һәркайсы Татарстан китап нәшриятында аерым китап рәвешендә дөнья күрә. 1989 елда ул «Балалар календаре» дигән исем белән (үткән гасырның илленче-алтмышынчы елларында да шул исемдә еллык календарьлар чыгып килә иде) әдәби-нәфис һәм фәнни-популяр материаллардан зур җыентык төзеп чыгара.
М.Вәлиев – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге, 1989 елдан Татарстан берлегенең идарә әгъзасы.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев