Логотип Казан Утлары
Печән базары

Яшәсен талон

– Бездә талонсыз җан түгел, конфет та бирмиләр, – дип, талон белән килергә кушып җибәргән. Талон безне озын гомерле итә икән бит. Яшәсен талон!

Талонга күчү тәмам күтәрде бәндәне. Кесәңдә талоның булмаса, сине кешегә санаучы да юк. Ансыз кибеткә керү турында уйлыйсы да юк. Сатучы синең тарафка күтәрелеп тә карамаячак. Әгәр талоннарың булса – син бай кеше! Кибеткә керү генә түгел, төрледән-төрле ризыклар тезелгән киштәләрне карап, миллионер кыяфәте чыгарып йөрергә мөмкинсең.

Кечкенә генә булса да талон дигән кәгазь кисәге хәзер күңелгә шундый якын тоела башлады, талонсыз бирелгән әйберне сатып аласы да килми хәтта.

Беркөнне урамда иске танышымны очраттым. Шартын китереп исәнләшкәч, әлбәттә, хәл-әхвәлләрне белешә башладык. «Тазалыгың ничек?» – дип сорыйсы урынга: «Талоның ничек?» – дигән сүзнең авыздан чыгып очуын үзем дә шәйләми калдым. Шушының белән генә бетсә бер хәл иде, тагын саташып ташлаганмын.

– Бабай булырга торам, кызны ярәшергә сорап килделәр, – дип, танышым үзенең шатлыгы белән уртаклашкан иде.

– Кияү ниндирәк? – дим.

– Ярыйсы күренә.

– Талоны бармы соң?.. – Тфү-тфү... Тагын ычкынды, тәре! Саташтыра башлады, ахрысы, бу талон. Югыйсә: «Ата-анасы бармы?» – дип сорамакчы идем бит.

Танышым карашын читкә борды. Миңа гына түгел, аңа да кыен булып китте бугай. Бу бәндә саташа башлаган, ахры, дип шикләнгәндер дә әле.

Ничек уйласа да урынлы. Талон мәсьәләсе тәмам миемә сеңде. Аны ничек һәм кайда куллану, аерым тармакларга гамәлгә кертүдән нинди уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачагы турында баш ватам хәзер.

Әйтик, аерылышу, кат-кат өйләнешү илдә киң таралган. Балаларны ятим итмәс өчен, талон тәртибе кертергә кирәк. Гаиләне ташлап китүченең талонын алып, бала калган якка бирү, аңа башкача талонның духын да күрсәтмәү аерылышуларны киметергә тиеш.

Бала табучыларга да талон кертү зарури. Югыйсә, халык үрчи дә үрчи, ә ашау ягын җиткерер хәл юк...

Төрле дәрәҗәдәге түрәләрне дә талонга калдыру отышлы булыр. Үз кул астындагы туган-тумачаларын мактаган саен, аларның талонын кисәргә кирәк. Телен дә, кулын да тыя алмаган түрәләрне гел талонсыз калдыру урынлы булыр. Бәлки, билләре нечкәрер, дөресрәге, бил урыннары сизелә башлар иде. Талон кирәк.

Талонсыз яшәү – файдасыз яшәү. Әнә, туксан яшен күптән уздырган Хәмит ага да Газраилне кире борган.

 – Бездә талонсыз җан түгел, конфет та бирмиләр, – дип, талон белән килергә кушып җибәргән. Талон безне озын гомерле итә икән бит. Яшәсен талон!

Декабрь, 1990 ел

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: сатира

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев