Логотип Казан Утлары
Печән базары

ШӘРИФИЗМНАР

Яшь чагында ыңгырашу белән картайгач ыңгырашу арасында бик зур аерма...

 Яшь чагында ыңгырашу белән картайгач ыңгырашу арасында бик зур аерма...

 Наданнар арасында наданраклар, акыллылар арасында акыллыраклар да була.

 Илебезнең сайлаган юлы нигәдер һаман да дөрес булып чыкмый, югыйсә үзебездән сайлаталар бит.

 Ишәкнең колагын кисеп кенә ат ясап булмый.

 Һавадагы самолётның да ишеген каты ябып чыгып китәргә була...

 Телевизорның бер каналында – ашарга, икенчесендә – ябыгырга, өченчесендә дәваланырга өйрәтәләр.

 Керпенең энәләрен санау белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте.

 Елан, песи түгел, аякка сырпаланып тормый.

 Табигать үз баласы – адәмнән курка.

 Арыслан таныштыруга мохтаҗ түгел.

 Әби бабайдан яшьрәк булса да, бергә яшәгән еллары тигез.

 Хатын-кыз елады ни, кыз бала елады ни, барыбер ана елый.

 Күңелсез вакытта күңелеңне күтәрергә теләүләреннән дә күңелсез нәрсә юк.

 Бүгенге сайлауларны карап торса, В.Шекспир «Чыннан да бөтен дөнья театр икән» дип кабатлар иде.

 Аяк чалучылар күп булу сәбәпле, өйдә генә утырам.

 Кояштагы тапларны нурлар каплый.

 Сөяркә «сөям» – дигәнне ярата, хатын «яратам» – дигәнне сөя.  Урын кешене бизәмәсә дә, ул урынны бирергә ашыкмыйлар.

 Буйдак – өйләнгән ирләрнең ачуын китерүче кеше.

 Алданырга теләмәгән кешене алдап булмый. Алданырга теләгәнен алдыйсы да килми.

 Бу түгәрәк көзге төне буе йокламаган, ахры...

 Илебез шундый бай, хәерчелек белән күренми.

 Нигезең булса – кайтам, булмаса – барам.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев