Логотип Казан Утлары
Печән базары

Генерал кияве (булган хәл)

Авылдашыбыз Фәрит, армиягә киткәч, Мәскәүдә хезмәт итә. Егет сабыр холыклы, тырыш һәм дә алтын куллы иде… Кайтырына бер ай калгач, часть командиры аны хәрби округ генералының дачасын төзергә җибәрә...

Авылдашыбыз Фәрит, армиягә киткәч, Мәскәүдә хезмәт итә. Егет сабыр холыклы, тырыш һәм дә алтын куллы иде… Кайтырына бер ай калгач, часть командиры аны хәрби округ генералының дачасын төзергә җибәрә (элек солдатның мондый хезмәте «Дембельский аккорд» дип әйтелә иде). Бер ай эчендә солдат авылдашыбыз, генералның ышанычына кереп, аның ихтирамын яулый. Шуңа күрә дә генерал белән дачада, фатирында, генерал киемнәрен киеп тә, хәтта аның буй җиткән кызы белән янәшә утырып та фотога төшү мөмкинлекләре туа.
Хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач, Фәрит үзенең генерал тормышына бәйле Сатирик дәрәҗәле фоторәсемнәре белән мактана, билгеле. Аны тыңлап торучылар арасында күрешергә кергән дус-ишләре, урамда әз-мәз генә сүз таратучы күрше хатыннар да була.
Бу очрашулардан соң: «Фәрит генерал кияве, генерал кызына өйләнгән, Мәскәүдә квартирасы да, дачасы да бар, вот молодец малай», – дип, хатыннар белер-белмәс хәбәр тараталар.
Авылның икенче очында хәтта: «Фәрит армиядән генерал булып кайткан», – дип тә сөйләүчеләр табыла… Ләкин, ни генә сөйләнсәләр дә, еллар үтү белән, алар һәммәсе дә онытылды. Фәрит үзебезнең авылдан тегермәнче Шәрипҗан кызына өйләнеп гомер итсә дә, аңа «Генерал кияве» дигән кушамат тагылып калды. Һәм бу кушамат аның каенатасы, тегермәнче Шәрипҗанга халык каршында зур уңайсызлыклар тудыра иде.
Рөстәм Арифуллин
"КУ" 7, 2018
Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев