Логотип Казан Утлары
Печән базары

Җавапсыз сорау

Җанны сорау аптырата: «Юк микәнни соң аларда Безнең җелекләргә үткән корылык һәм кризис?!»

Быел җәй яңгыр яумады, бер тамчы да таммады. Бакчаларда,болыннарда гел яшеллек калмады.

Бернәрсә дә үсмәде шул: кишер, суган, редис та.

Көзен бәяләр артканны сылтадык без кризиска.

Ач үләрбез дию хата – Израильдән кишер кайта.

Кибетләрдә тулып ята Мисырдан килгән редис.

Җанны сорау аптырата: «Юк микәнни соң аларда

Безнең җелекләргә үткән корылык һәм кризис?!»
 

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев