Фатих Кәримнең музей-йорты
Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган музей Бөек Ватан сугышы башлануга 30 ел тулу уңаеннан, ягъни 1971 елның 19 июнендә ачылды.
Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган музей Бөек Ватан сугышы башлануга 30 ел тулу уңаеннан, ягъни 1971 елның 19 июнендә ачылды.
Музейга нигез салучы – Ает урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы Хәтирә Сәмигулла кызы Гыйззәтуллина. Аны оештыру эшендә укытучылар Мәрьям Саниева һәм Лотфый Гыйззәтуллин, партком секретаре Нәҗип Әхмәтшин, колхоз рәисе Барый Гафуров, журналист Лотфи Гаделов, рәссам Наил Ваһапов һәм балта остасы Мәхмүт Идрисовлар зур тырышлык куя. Музейны ачу тантанасында шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, танылган шагыйрь һәм драматург Әнгам Атнабаев, Татарстан һәм Уфадан килгән язучылар, дәүләт эшлеклеләре катнаша.
Шагыйрьнең туган авылында ачылган әлеге бина беренче көннәреннән үк яшь буынга патриотик тәрбия бирү үзәгенә әйләнә. Анда заманы өчен актуаль агитация эшләре, пионер һәм комсомол җыеннары да үткәрелгән.
Төрле елларда музейның җитәкчесе булып Хәтирә Гыйззәтуллина, Рәзимә Сәмигуллина, Сәймә Хәйруллина, Рәшидә Латыйпова, ә 1992-1995 елларда һәм 2004 елдан Рәйсә Хафизова эшли.
1996 елда Бәләбәй шәһәре һәм районында, ә 1999 елда Бишбүләк районында, Башкортстан Язучылар берлеге белән берлектә, Фатих Кәрим исемендәге премия булдырыла. 1999 елда, Фатих Кәримнең тууына 90 ел тулу уңаеннан, музейның яңа төзелгән бинасы ачыла. Шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова һәм башка иҗат әһелләре белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, музейга Фатих Кәрим хатларының төп нөсхәләре, кулъязмалары, шәхси әйберләре, бик сирәк данәдә генә сакланып калган китаплары кабул ителә. Экспонатларның гомуми саны 500 данәгә җитә.
2007 елда музей бинасы янына Фатих Кәрим бюсты куелды. Аның авторы – Башкортстан Республикасының атказанган сынчы-монументалисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәниф Хәбибрахманов.
2011 елда музейда – Аетның мәшһүр кешеләренә, Фатих Кәрим премиясе лауреатларына, 2012 елда Башкортстан Республикасының күренекле дәүләт эшлеклесе Илдар Гыймаевка багышланган махсус тематик экспозицияләр дә булдырылды.
2016 елда музей җитәкчесе Рәйсә Хафизова Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына ия булды һәм «Башкортстан Республикасы авыл мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре» дипломы белән бүләкләнде.
2018 елда Фатих Кәрим музее Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе дип танылды һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына лаек булды.
Фатих Кәрим музеена Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән туристлар даими килә. Шулай ук Төрекмәнстан, Япония, Үзбәкстан дәүләтләреннән, Мәскәү, Пермь, Кемерово шәһәрләреннән дә килүчеләр бар. Биредә патриот шагыйрьнең иҗатын пропагандалау белән бергә, татар халкының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча да зур эшләр башкарыла. Әлеге музейда шагыйрьнең бертуган абысы, шагыйрь Ярлы Кәрим (Габдулла Кәримов) хакында да материаллар белән танышырга мөмкин. Экскурсияләр вакытында аның сүзләренә язылган «Назлы гөлкәем» җырын аеруча яратып тыңлыйлар.
"КУ" 5, 2019
Фото: "Казан утлары" архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев