Батыр шагыйрьгә
Җырларың бит синең, ил түрендә чәчәк аттылар. Моабитлардан чыгып, киң Доннарны узып, Син сагынган җиргә кайттылар.
Батыр шагыйрь,
Җырларың бит синең, ил түрендә чәчәк аттылар.
Моабитлардан чыгып, киң Доннарны узып,
Син сагынган җиргә кайттылар.
Тәрәзәңә кунып сайраган кош,
Илгә кайтып җырың җырлады,
Сөйгән халкың зур горурлык белән,
Шул сандугач җырын тыңлады.
Шат балалар болыннарга барып,
Ал чәчәкләр җыеп уйныйлар.
Җырларыңны китаплардан ачып,
Күп телләрдә бүген укыйлар.
Гомереңне бирдең, без яшәсен өчен,
Якынайттың җиңү бәйрәмен.
Кабатланмас батырлыгың белән,
Шигырь юлларыңны бәйләдең.
Горурланам бүген Муса белән,
Батырлыкның бит ул иң зур өлгесе.
Ил бәхете өчен көрәшүче,
Көчле илнең ныклы кешесе!
Ләйсинә Сәгъдиева
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев