Логотип Казан Утлары
Милләттәшләр

ТАТАРСТАННАН – ДӨНЬЯ ФӘНЕ КИҢЛЕКЛӘРЕНӘ

Бүгенге язмабызның герое – татарстанлы, әмма аның фәнни ачышлары Татарстаннан һәм Россиядән читтә дә билгеле.

«Казан утлары» журналында галимнәр хакында сәхифәбезне башлап җибәргәндә, без Татарстаннан читтә яшәүче, гыйлем мәйданында танылган милләттәшләребезнең казанышлары белән таныштыру максаты куйган идек. Бүгенге язмабызның герое – татарстанлы, әмма аның фәнни ачышлары Татарстаннан һәм Россиядән читтә дә билгеле. Алай гына да түгел – шул ачышлар нигезендә чит илләрдә заводлар төзелә, технологияләр сафка баса. Болар барысы да – республикабызның абруен ныгытуга хезмәт итә. 

Сүзебез – академик (1991), Углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты («ВНИИУС» АҖ) директоры (1985), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты (2006–2014), техник фәннәр докторы (1984), профессор (1990), Татарстан Республикасының атказанган химигы (1990), Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты (1998), Ислам дөньясы фәннәр академиясе академигы (2007), Фән һәм техника буенча Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты (2005), Россиянең мактаулы нефтехимигы (2002) һәм башка бик күп исем-дәрәҗәләргә лаек Әхмәт Мазһар улы Мазһаров турында. 

Әхмәт Мазһар улы 1943 елның 1 гыйнварында Татарстанның Балтач районы Сасна авылында туган. Дөрес, төп чыгышлары моннан түгел – бабасы Мирхафиз Кайбелев Пенза өлкәсенең Качкару (Кутеевка) авылыннан атаклы Кышкар мәдрәсәсенә дини белем алырга килеп төпләнеп калган. Күрәсең, яшь мулланың акыллы, тәртипле, гыйлемле булуын күргәннәр: Казан артында яшәп калырга, халыкка дин хезмәте күрсәтеп, белем нуры таратып яшәргә дип, тирә-яктагы иң зур авыл, сукно (постау) мануфактуралары, эре сәүдәгәрләре белән дан тоткан Саснага аны Гомәр бай Якупов чакырган була. Шулай итеп, Сөләйман – Габделмәҗит – Җамалетдин Кайбелевларның нәсел шәҗәрәсен имам Мирхафиз татар иле – Татарстан белән бәйләгән. 1889 елны монда туып, Кышкар мәдрәсәсендә укыган, Шода һәм Сасна авылларында мөгаллимлек иткән улы Мазһар муллалыкны дәвам итәр дип фаразлаган ул. Әмма заманнар үзгәргән, инкыйлаб тирә-якта абруйлы, исемле, гыйлемле муллаларны да, аларның гаиләләрен дә «дошман» лагерена чыгарган. 

Шунысы гыйбрәтле: репрессия тегермәнен узса да, Мазһар мулла гаиләсе иман белән яшәүдән ваз кичмәгән. Совет дәверендә дә авылдашлары Мазһар белән Рәкыйганың – мулла белән абыстай булуын онытмаган: вәгазь һәм дога укырга да чакырганнар, киңәшкә дә килгәннәр, бәхәсле мәсьәләләрне чишкәндә дә ярдәм сораганнар. Әти кеше өч баласына да гыйлемгә омтылышның мөһимлеген сеңдерә килгән. Мәктәптә бик яхшы укыган, спорт белән шөгыльләнгән Әхмәт, җидееллык Сасна мәктәбен тәмамлап, 8 сыйныфка Балтач урта мәктәбенә, рус сыйныфына укырга йөри башлаган, монда техник фәннәр белән кызыксынып киткән. Шуңа да, аттестат алуга, Казан химия-технология институтына укырга кергән.

Институтта үзен алдынгы укучы, көчле спортчы (чаңгы һәм байдаркада йөзү) итеп таныта ул. 1964 елда институтны тәмамлагач, сәнәгать-җитештерү өлкәсен сайлый – Куйбышев синтетик спирт заводына эшкә урнаша һәм өч елда цех начальнигы урынбасары була. Әмма көннәрдән бер көнне заводка Мәскәү профессоры Н.Н.Лебедев килү яшь белгечнең тормышын тамырдан үзгәртә. Нефть химиясе өлкәсендә танылган галимнәрдән булган Николай Николаевич аны үзенә аспирантурага чакыра. Шулай итеп, 1967 елда егет Д.И.Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтына аспирантурага укырга керә. 

Николай Николаевич Лебедев (1917–1989) – химия фәннәре докторы, профессор, Д.И.Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтының төп органик һәм нефтехимик синтез технологияләре кафедрасы мөдире, СССР Дәүләт премиясе лауреаты – аспиранты өчен чын мәгънәсендә Остазга әйләнә. Ә.М. Мазһаровның 1970 елны якланган кандидатлык диссертациясе материаллары ук инде гамәли файдаланырга лаек дип табыла һәм Рубежан химия заводына кулланылышка тәкъдим ителә. Совет фәнендә дә сирәк күренеш була бу.

1972 елда фәннәр кандидаты булып, Казанга әйләнеп кайткан Әхмәт Мазһаров шушы белемнәрне, тәҗрибәне Бөтенсоюз углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтына («ВНИИУС») алып килә, анда углеводородлы чималны күкерттән чистарту лабораториясенә нигез сала. Шушы лаборатория газ конденсатын һәм нефтьне – күкертле водородтан һәм меркаптаннардан, пычрак суларны күкертле кушылмалардан чистарту технологияләре; бензин, авиакеросин, җиңел углеводород чималын меркаптаннан аеру технологияләре белән таныла да инде.

1970 еллар – Татарстанда нефть чыгаруның елдан-ел арта барган вакытлары. Әмма Татарстанда гына түгел, Әстерхан, Оренбург, Казакъстан кебек төбәкләрдәге гаять зур нефть һәм газ ятмаларында табыла торган чимал – күкертле кушылмаларга бай. Углеводород чималын эзләү, чыгару, читкә озату белән шөгыльләнүче предприятиеләр өчен төп куркыныч фактор булып эш барышында экосферага чыга торган күкертле кушылмалар белән тирә-як мохитне пычрату тора. 

Ә.М.Мазһаровның Казанга кайткач башлаган хезмәтләре шушы мәсьәләгә – күкертле кушылмалар химиясенә һәм технологиясенә карый, алар нефть һәм газны чистарту өчен яңа ысуллар булдыруга хезмәт итә. Башлап, үзенең беренче аспиранты В.А.Фомин белән берлектә Ә.М.Мазһаров меркаптаннарның үзлекләрен өйрәнүгә керешә. Үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә инде 1974 елны Новокуйбышевск комбинатында пентанны меркаптаннан аеру җайланмасы төзелә. Аның артыннан – ААҖ «Салаватнефтеоргсинтез», Куйбышев НПЗсы һ.б. урыннарда шундый чистарту җайланмалары эшләтеп җибәрелә. Әйтик, «Салаватнефтеоргсинтез»дагы җайланма Оренбург төбәгендә табылган барлык җиңел углеводородларны чистартырга мөмкинлек бирә. Әлеге җайланмалар өчен эшләнгән ИВКАЗ катализаторлары шул замандагы чит ил аналогларыннан нәтиҗәлерәк булып чыга! Шул рәвешле, ВНИИУС дөньяда беренче булып нефтьне күкертле водородтан һәм меркаптаннардан аеруда нәтиҗәле ДМС-1 җайланмасын һәм ИВКАЗ катализаторларын сафка бастыра. 

1991 елда, институт өчен шактый катлаулы бер чорда, коллектив Ә.М.Мазһаровны директор итеп сайлый. Ил җимерелгән, тормыш күнегелгән юлыннан чыгып, сайлау алдында калган бу дәвердә икътисади һөҗүмнәрнең берсе фәнни институтларга ясала. Гамәли институтлар финанс ярдәменнән өзелә: алар таралып, ябылып бетәләр. 1995 елны ВНИИУСта да фәнни эшчәнлекне дәүләт бюджетыннан финанслау туктатыла. Белгечләр саны 2 тапкырга кыскартыла. Институт җитәкчелеге «Нишләргә?» дигән сорау алдында кала.
Мондый шартларда фәнни коллектив булып сакланып калу юлын сайлаганда, галимнәргә эш хакы түләү өчен финанс чыганагы эзләү мәҗбүрияте алга килеп баса. Институт директоры Ә.М.Мазһаров углеводород чималын чистарту җайланмаларын гамәлгә куюны киңәйтү өчен мәйданнар эзли. Россия һәм Казакъстан, Беларусь, Литва, Болгария белән ике арада хезмәттәшлек җепләре сузыла: Казан технологияләре чит төбәкләргә китә, Татарстан галимнәре үзләренең хезмәт җимешләрен камилләштерү мөмкинлеге ала. 

1993 елны Ә.М.Мазһаровның нефтьне меркаптаннан чистарту технологияләре белән Американың танылган «Шеврон» компаниясе кызыксына башлый. Компания бу технологияне бер ай дәвамында сыный, аннары Казакъстан Республикасындагы Тенгиз нефть ятмалары өчен махсус пилот җайланма төзергә тәкъдим ясала. Өч ай дигәндә сафка баскан җайланма үзенең, чыннан да, нәтиҗәлелеген күрсәтә. 100 еллык тарихы булган «Шеврон», шулай итеп, беренче тапкыр Россиядән технология сатып ала – елына 4әр миллион тонна нефть чистарта торган ике завод төзү турында карар кабул ителә. Алар 1995 һәм 1996 елларны эшләтеп җибәрелә. Моның сәбәбе исә бик гади: Казан тәкъдим иткән технология, чыннан да, үзенең гадилеге, җиңеллеге, экологик зыянсызлыгы һәм зур чыгымнар таләп итмәве белән дөньяда кулланыла торган билгеле технологияләрдән аерылып тора. 

Әлбәттә, әлеге технология, беренче чиратта, Татарстан нефть химиясенә хезмәт итә. «Татнефть» белән берлектә, Татарстанда чыгарыла торган авыр нефтьләрне табылган урында, промыселда чистарту өчен Ә.М. Мазһаров җитәкчелегендә югары күкертле карбон нефтенең составы, үзлекләре фундаменталь тикшерелә һәм яңа оригиналь ДМС-1МА җайланмасы уйлап табыла. Елына 2,0 млн. тонна егәрлеге булган әлеге җайланма «Нурлатнефть» нефть-газ табу идарәсендә төзелә һәм 2005 елдан уңышлы эшләп китә. Әлеге хезмәте – дөньяда беренче булып нефтьне күкертле водородтан һәм меркаптаннардан чистарту технологиясен эшләгәне өчен Ә.М. Мазһаровка һәм аның хезмәттәшләре-фикердәшләренә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелә (1998).

Хәзерге вакытта Мазһаров технологиясе нигезендә нефтьне, бензинны, газларны чистарту буенча илебездә 40тан артык промышленность җайланмасы эшли. Шундый ике җайланма Болгариядә урнаштырылган. Тикшеренүләр нәтиҗәләре Англия, Дания, Канада, Италия, Швеция, Финляндия, Төркия, Марокко, Казакъстан һ.б. ил химиклары арасында да зур кызыксыну уята. Уйлап табу патентларының бишесе – АКШта, берсе Германиядә кулланыла. Әмма иң актив хезмәттәшлек – Иран Республикасына туры килә. 

1990 еллар ахырында Ә.М.Мазһаровның өч лицензиясен Иран сатып ала һәм шулар нигезендә Иранда 20 нефть чистарту җайланмасы төзү турында килешү имзалана. Шуларның бишесе 2009 елда Харк утравында сафка баса. 2018 елда Фарсы култыгындагы Ассалуйе шәһәре янында елына 800 тонна одорант (С3-С4 меркаптаннар) җитештерә алырлык ДМД-2 «Одорант» җайланмасы эшли башлый. Ул Иранны чит илләрдән ел саен 4 млн. долларлык одорант сатып алудан азат итә. Хәзерге вакытта җайланманың көчен елына 2000 тонна одарант җитештерерлек итеп үзгәртеп көйләү эше башкарыла. Шунысын да әйтергә кирәк: аның 1000 тоннасы – Россия өчен җитештереләчәк. 

2000 елның сентябрендә «Бид Боланд» заводында ДМД-2К технологияләре буенча бутанны күкертле кушылмалардан һәм ДМД-3 технологияләре буенча пентан фракцияләрне чистартучы 2 зур җайланма сафка баса.

2022 елның апрелендә Иранның Көньяк Парс төбәгендәге газ ятмалары чыгару урынында  елына 4 млн. тонна газоконденсатны меркаптаннардан тирәнтен чистарту җайланмасы (ДМС-3) эшләтеп җибәрелә. 2023-2024 елларда Иранда шундый ук тагын ике җайланманы Россиянең «ВО «Промсырьеимпорт» АҖ (Мәскәү) катнашында төзү планлаштырыла.

2021 елның 13 июлендә исә, Иранның Aztin Azma Mehr компаниясе белән берлектә Бушерда нефтьне һәм нефть продуктларын  меркаптаннардан чистарту өчен ИВКАЗ катализаторларын җитештерү линиясе сафка баса. ИВКАЗ – биредә элегрәк кулланылышта булган UOP, Axens, Merichem кебек фирмаларның катализаторларын алмаштыра. 

2006 елны Татарстан Фәннәр академиясенең президенты итеп сайлангач, Ә.М.Мазһаров оешмадагы ике юнәлешкә аеруча зур игътибар бирә. Аның беренчесе – академик институтларны ныгыту, аларга үз урыннарын, Россиядә беркемнең дә эш юнәлешен кабатламаган фәнни темаларын табарга мөмкинлек бирү. Күрәсең, үзе озак еллар институт директоры булып эшләүче Ә.М.Мазһаров моның аякка басып барган Фәннәр академиясе өчен гаять мөһим булуын яхшы аңлаган. Икенчесе – чит илләр фәнни институтлары, академияләре, гыйльми үзәкләре белән багланышларны үстерү. Нәтиҗәләрне күрәләр: 2002 елны Ә.М.Мазһаров Ислам дөньясы фәннәр академиясе (IAS) академигы итеп сайлана. 2008 елда Казанда IASның XVIII конференциясе үткәрелә: дөньяның 48 иленнән килгән галимнәр Татарстандагы академик фән, технологияләр белән якыннан танышу һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге ала. 

Бу чорда Татарстан Фәннәр академиясендә күп кенә уртак фәнни проектларга нигез салына, алар тормышка ашырыла. Шул исәптән, чит илләрдә, чит җирләрдә сибелеп яшәүче татарларны өйрәнү, материалларны фәнни әйләнешкә кертү, татар галимнәрен берләштерү максатында матур эш-гамәлләр башкарыла. Иран темасына кергәнбез икән, бер генә мисал китерәсе килә: Ә.М.Мазһаров 2013 елның декабрендә Иран ягы акчасына бер төркем галимнәр: тел, әдәбият, халык иҗаты, сәнгать, борынгы кулъязмаларны өйрәнү белән шөгыльләнүче белгечләрне әлеге илдә яшәүче татарлар тормышын-мәдәниятен өйрәнергә җибәрүне оештыра. Гөлестан провинциясендәге татарлар күпләп яши торган Кече Көмештәпә (татарлар иң башта шушы авылга килеп утырганнар дип исәпләнә), Олы Көмештәпә, Чабаклы, Хуҗанәфәс, Каракиле, Татар Гөлия (Шәһри Татар), Татар Суфлә (Түбән Татар), Бәндәр Төрекмән, Гурган, Гомбаде-Кабус, Карасу, Ак камыш кебек торак урыннарында булып, галимнәр монда татарларның 500-600 еллар элек үк күченә башлаганлыгын ачыклый. Монда яшәүчеләр үзләрен ике төркемгә: «су татарларына» (Каспий ягыннан күчеп килүчеләр) һәм «кыр татарларына» (күчмәннәр) аералар. Дөрес, 1230–1243 елларда монда килеп чыккан «кара татарлар» да, 1917 ел инкыйлабыннан соң, 1920–1930 елларда биредә мәрхәмәтле урын тапканнар да, хәтта Бөек Ватан сугышыннан соң килеп төпләнгәннәр дә аз түгел. Татарлар – мәктәп-мәдрәсәләр корып, газеталар чыгарып, үз тарихларын өйрәнеп яшиләр. Мондагы татарларның нигездә руханилар, гыйлемле кешеләр, фән һәм сәнгать әһелләре булуы халкыбызга хас этник сыйфатларга ачыклык кертә. Әлеге экспедициядә урнашкан бәйләнешләр бүген дә дәвам итә. Иранда яшәүче милләттәшләребез үзләренең тормышы турында мәгълүматларны Академиядәге «Мирасханә»гә җибәреп торалар. 

Билгеле, чит илләр белән хезмәттәшлек итү, бигрәк тә – читтә заводлар, җайланмалар эшләтеп җибәрү галимнәрдән зур хезмәт, тырышлык һәм гыйльми фикернең дөнья фәненнән алдарак баруын, алдынгырак булуын таләп итә. Нәкъ шушы сыйфатлары Ә.М.Мазһаровка Иран нефть химиясенә зур өлеш кертергә юл ача. Шул ук вакытта, Татарстан фәне өчен Иран нефть ятмалары – технологияләрне камилләштерү мәйданына әйләнә. Болардан тыш, галимнең инглиз, немец телләрен белүен, татар теле аша фарсы телен үзләштерүен әйтергә кирәк. Бу очракта «Телләр белү – илләр ачар» дигән халык әйтеме күңелгә килә. 

Җәй башында Иранга командировкасыннан Ә.М.Мазһаров фарсы телендә үзе хакында язылган китап алып кайта. Ирандагы нефть сәнәгатен үстерүгә керткән өлешен күздә тотып, олы ихтирам билгесе буларак, фәнни эшчәнлеге һәм кешелек сыйфатлары хакында китап нәшер иткәннәр икән. Әлбәттә, мондый бүләк – сирәк галимнәргә, чит дәүләтләргә, чит кавемнәргә игелекле хезмәт күрсәтә алган кешеләргә генә эләгә. 

Чит илләр белән генә түгел, туган ягы белән элемтәләре нык Ә.М.Мазһаровның. Туган авылы Саснада мәчет салдыру, асфальт юл эшләү, зиратны төзекләндерү кебек гамәлләрдә аның өлеше зур була. Бүген Саснаның күркәм мәчете –  «Мазһар мулла мәчете» дип атала, Аллаһ йорты урнашкан төп урам исә – Академик Мазһаров исемен йөртә. Мәктәптә дә аның исеме телләрдән төшми. 2000 елдан бирле Сасна мәктәбендә алдынгы укучылар арасында конкурс үткәрелеп, Әхмәт Мазһаров исемендәге 3 стипендия бирелә: физика-математика белән химия-биологияне иң яхшы үзләштерүчегә һәм иң көчле чаңгычыга. Димәк, Татарстанны чит җирләрдә танытырлык яшь галимнәр үсүенә дә өмет бар дигән сүз. 

Үзен олы юлга чыгарган Балтач урта мәктәбендә исә, 2012 елдан бирле ике елга бер тапкыр «Фәнгә адымнар» дип аталган фәнни-гамәли конференция – «Академик Мазһаров укулары» оештырыла. 8 юнәлештә: математика, химия, физика-астрономия, география-икътисад, биология, техник иҗат, мәгълүмати технологияләр, туган як тарихы буенча җиңүчеләргә өчәр диплом һәм һәр юнәлештә беренчелекне алган укучыга Мазһаровтан истәлек бүләге тапшырыла. 

М.Ломоносовның канатлы гыйбарәгә әйләнгән гомумбилгеле сүзләре бар: «Үз илендә танылган кеше генә дөньяны яулый ала». Чыннан да, шулай бит! Әхмәт Мазһар улы Мазһаров үз туган җирендә, үз Татарстанында ирешкән нәтиҗәләр – дөнья фәненә барып ирешә, дөнья сәнәгатендә кулланыла. Туган җире, Татарстаны исә, үз галименең уңышлары белән горурлана. 

Татар тарихын, мәдәниятен, сәнгатен яхшы белүче, татар телле галим Әхмәт Мазһар улы хатыны Әлфия ханым (КХТИ доценты) белән ике кыз үстерәләр. Кызлары Казанда татар мәктәбен тәмамлыйлар, алты телдә сөйләшәләр. Бүген олысы София Лос-Анжелес шәһәрендә яши, 2018–2020 елларда шушы шәһәрнең мәшһүр университетына татар теле укытучысы итеп чакырыла. Кече кызлары Наилә Австриядәге Total компаниясендә хезмәт куя. Алар да чит җирләрдә татар булып, үз үрнәкләре белән татар мәктәбенең юлларны кисмәвен, киресенчә, бүгенге дөньяда һәр фикерле, акыллы, тырыш кешегә барлык мөмкинлекләр дә бар икәнлекне исбатлап яшиләр. 

Без дә, журнал укучылары исеменнән, бу көннәрдә 80 яшен тутыручы, әмма киләчәккә зур планнар корып, якындагы елларда дөньяда төзеләчәк – җайланмаларын билгеләп куйган, күпсанлы укучылары-шәкертләре белән бергә көн саен шушы киләчәкне якынайту өчен хезмәт куючы Әхмәт Мазһар улы Мазһаровны юбилее белән ихластан котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, барлык теләк-ниятләренең тормышка ашуын телибез.
 

"КУ" 12,2022

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев