ТАТАР ФӘНЕ – КЫРГЫЗСТАНДА
Шуңа күрә дә читтә яшәп, татар темасы белән шөгыльләнгән галимнәр аеруча кадерле. Шундыйлардан, бүгенге сүзебез Әнисә Риф кызы Бикбулатова турында булыр.
Татарлар дөнья буйлап сибелеп яши дияргә күнеккәнбез. Халкыбызның мәркәзе Казандагы, Татарстандагы фән – читтәге күренекле ул-кызларын барлап, төрле кыйтгаларда яшәүче милләттәшләренең тарихын, мәдәниятен, яшәү рәвешен тергезергә омтыла. Әмма татарлар кебек зур-зур диаспоралар булып, яки гасырлар буе Татарстаннан читтә, әмма үз туган җирләрендә тупланып яшәгән халыкның язмышын-тормышын бер үзәктән торып өйрәнеп бетерергә мөмкинме соң?! Һич юк.
Шуңа күрә дә читтә яшәп, татар темасы белән шөгыльләнгән галимнәр аеруча кадерле. Шундыйлардан, бүгенге сүзебез Әнисә Риф кызы Бикбулатова турында булыр.
Татарларның читтә яшәп калуына сәбәпләр төрле. Әнисә Риф кызының яраткан әбисе Бикбулатова Гөлсем (кыз фамилиясе – Халикова) Башкортстан җирендә, Дәүләкәндә туа. 8 балалы зур гаиләне инкыйлаб алып килгән хәлләр илнең төрле почмакларына таратып ташлый, Гөлсем дә абый-апаларыннан аерыла. 20 елдан соң гына аңа бертуган апасы – Халикова Мәфтуха белән күрешү насыйп була. Әмма кызлар башка туганнарын эзләп таба алмыйлар.
Язмышның юллары сикәлтәле: Бөек Ватан сугышы елларында кыз комсомол линиясе буенча Чита шәһәренә килеп эләгә, Бикбулатов Галим исемле егеткә кияүгә чыга. Сугыш тәмамланган көннәрдә – 1945 елның 17 маенда дөньяга килгән Рифкә 9 яшь вакытта гаилә тагын күченә – Кыргызстанның Чуй үзәнендәге Кант районы Чон-Далы авылына барып чыга.
Шунда яшәп калалар. Риф Галимович үсеп, «Заветы Ильича» колхозында электрик, тракторчы, агроном булып хезмәт куя, шул ук авылдан Кочорова Төмбел исемле кызга өйләнә.
Менә шушы гаиләдә, 1969 елның 9 маенда дөньяга килә Әнисә. Аның артыннан тагын өч бала: Нурисә, Салават, Сафинә туа. 1986 елны Чон-Далы авылында К.Маликов исемендәге урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Әнисә Риф кызы «СССРның 50 еллыгы» исемендәге Кыргыз дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Керү имтиханнары биргәндә үк акыллы һәм үткен кызны күренекле галим, археология һәм этнология кафедрасы мөдире Асанканов Абылабек Асанканович күреп ала, үзенең кул астында курс эшләре язарга чакыра. Бүген 7 фән докторы, 30 фән кандидаты әзерләгән Кыргызстан Республикасы Милли фәннәр академиясенең академигы, Кыргызстанда этносоциология мәктәбе булдырган мәшһүр галим А.А.Асанкановның укучылары арасында Әнисә Риф кызы да бар.
1991 елны университетны кызыл диплом белән төгәлләп, Әнисә Риф кызы археология һәм этнология кафедрасына стажёр-тикшеренүче булып килә. Кыргызстан Республикасы хөкүмәте каршындагы «Манас–1000» эпосын пропагандалау буенча Дәүләт дирекциясенең «Мурас» (Мирас) проектында эшли. 2004 елны этносоциологик материаллар нигезендә ХХ гасырның 80-90 елларында кыргыз хатын-кызларының иҗтимагый-мәдәни хәл-халәтен тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. Шул ук елны тарих факультетында укытырга керешә.
Язмыш кешенең нинди һөнәр сайлавына карап тормый – Әнисә Риф кызына да олы сынаулар аша узарга туры килә. 2003 елны табиблар аның яраткан ире, 34 яшьлек Таалайбек Тентимишевка «яман» чир дигән диагноз куялар. Ике елдан, хатыны кулында кечкенә кызы белән улын калдырып, ул бакыйлыкка күчә.
Әмма Әнисә Риф кызы сайлаган юлыннан тайпылмый, фәннән китми. Алай гына да түгел: университетта археология һәм этнология кафедрасын җитәкли башлый (2007-2016 еллар). Җиң сызганып, докторлык темасына алына.
Читтә яшәгән татар галимнәренең татар темасына килүе – үзе бер гаҗәеп күренеш. Кайберәүләр моны кан тарту яки җан авазы белән аңлата, кемдер – үз нәсел-нәсәбеңне белергә теләү белән бәйли... Ничек кенә булмасын, андый күренеш бар, күп кенә фикер ияләренең инде кандидатлык яклаганнан соң шушы темага кереп китүе күзәтелә. Бу очракта бер мизгелгә генә әлеге ситуациядә тукталсак, башка мәдәни тирәлектә яшәгән, карьера ясау юлларын яхшы күзаллаган кешегә бу мохит өчен чит, азчылык булган этнос темасын өйрәнүнең бер дә җиңел түгеллеген ассызыкларга кирәк. Бигрәк тә ул урын – төрки республика икән! Әмма әлеге юл – галим өчен фәндә иң кыска, иң турысы булмаса да, үз милләтеңә хезмәт итү юлы булганлыгы бәхәссез.
Әнисә Риф кызы өчен дә кандидатлык темасын дәвам итү күпкә җиңелрәк булыр иде. Тик тормыш кешене һәрчак тигез юлдан гына йөртми. Әбисе Гөлсем тәрбиясендә татар гаиләсендәге гореф-гадәтләрне белеп, татарлар белән аралашып үскән Әнисә Риф кызы да үзләренең башка гаиләләрдән аерылып торганлыгын кечкенәдән күрә. Бу аерма өй эченә аяк басуга күзгә ташлана: көзге өстендә – чигелгән сөлге, тәрәзәләргә матур итеп чигелгән пәрдәләр эленгән, этажеркада, магнитофон өстендә – чигүле салфеткалар; мендәрләр, карават өслекләре челтәрләп каелган; диварда күкеле сәгать текелди. Чон-Далы авылында кыргызлар арасында 44 ел яшәсә дә, Гөлсем кыргыз телендә сөйләшми, соңгы көннәренә кадәр гаиләдә дә, урамда да бары тик татарча аралаша! Өйдә исә берсеннән-берсе тәмле милли ризыклар: өчпочмаклар, кыстыбыйлар, бәлешләр, коймак-беленнәр пешеп тора. Гөлсем әзерләгән телеңне йотарлык чәкчәкләрнең тәме бүген дә бу гаиләдә сагынып сөйләнә.
Совет заманында Кыргызстанда һәр дүшәмбе көнне кичке сигездә радиодан бер сәгать дәвамында татар җырларын тапшыралар. Бу вакытта Гөлсем, бөтен эшен ташлап, татар көйләрен тыңлый, сагынуын баса. Үз янына оныкларын да дәшә. Бәлки, әбисенең күз яшьләре аша җыр тыңлаган сурәте дә бу адымга өндәгәндер, бәлки, сынаулар-югалтулар аша кичеп, яшәү мәгънәсе, үзенең тормыштагы урыны-эзе хакындагы уйланулар, үз тамырларын-милли үзаңын ачыклау теләге шундый карарга китергәндер – Әнисә Риф кызы докторлык диссертациясе темасы итеп ата-бабалары тарихын, Кыргызстандагы татарлар тарихын өйрәнүне сайларга уйлый. Әлеге фикер белән фәнни җитәкчесе янына килә. Әмма тәҗрибәле җитәкче моны хупламый: өр-яңа темага керү өчен генә дә берничә ел кирәк булачак, дип, моңа кадәр эшләгән фәнни проблеманы дәвам итәргә киңәш бирә. Бары тик Әнисә Риф кызының үз фикерендә нык торуын күргәч кенә, докторлык темасын расларга рөхсәт бирә. Ничек кенә булмасын, татарларның чит җирләрдә яшәешен этносоциологик өйрәнү мәктәбе булдыруга юл ачкан Абылабек Асанканович Асанкановны рәхмәт һәм ихтирам белән телгә алырга кирәк.
Кыргызстанда яшәүче татарларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү, чыннан да, зур тырышлык, вакыт, хезмәт сорый. Дин уртак, тарихи-мәдәни тамырлар уртак булса да, мәдәни аерымлыклар да зур. Әнисә Риф кызы бик күп кешеләр белән очраша башлый, архивларда эзләнә, һәм татарларның Кыргызстан Республикасы тарихына, бу җирләрнең икътисади һәм мәдәни үсешенә керткән өлешләре зур булуга төшенә. Әмма моны дәлиллисе, мисалларда сөйләп аңлатасы, яңгыратасы да бар бит әле! Моның өчен 15 ел кирәк булып чыга! Әнисә Риф кызы үзе шушы озак елларга сузылган гыйльми тикшеренүләре – милли үзаңын үстерергә, үзтәңгәллеген билгеләргә, татар халкының аерылгысыз өлеше икәнен аңларга ярдәм итте дип саный.
Әлбәттә, чит илдә, республикада, субъектта яшәгән татарларның узганын һәм хәзергесен анализлау-бәяләү өчен, шунда яшәргә кирәк. Чөнки алар хакында мәгълүматлар – күп архивларда, төркемләнмичә-барланмыйча, уртак массив эчендә ята. Кечкенә генә фактның дөреслеген тикшерү яки яңа мәгълүмат табу өчен дә әллә кайларга бару, тау кадәр материал актару, озаклап утыру таләп ителә. Аннары, татар халкының вәкилләре Кыргызстан кебек төрки республикаларда укмашып түгел, сибелеп яшиләр. Еллар узган саен, йә татарлык үзаңын югалткан, яки үзләре озак вакытлар көн иткән урыннардан тулысынча күчеп киткән, каберташлар гына калдырган җирләр дә аз түгел. Бу җылылыгын җуйган эзләрне дә теркәп калдырырга, фәнни әйләнешкә кертергә кирәк. Әле болар – без күзаллаган һәм кычкырып әйтергә җөрьәт иткән кыенлыклар гына!
Әмма батыр йөрәкле, тырыш, үзенә һәм башкаларга чиктән тыш таләпчән Әнисә Риф кызы авырлыклар алдында туктап калмый. Кыргызстанда татарлар яшәгән барлык урыннарны йөреп чыга ул. Һәр урында татарлар белән аралаша, меңләгән кешеләрнең гайре табигый язмышлары белән таныша, зиратларны һәм татарларга куелган каберташларны карый, барысын да фотосурәткә ала... Акрынлап, болар – фәнни мәкаләләр, монографияләр булып дөньяга чыга торалар. Озак эшләп, эзләнеп, уйланып башкарган хезмәтнең ноктасы куела: 2020 елны Ә.Р. Бикбулатова «Кыргызстанда татарларның иҗтимагый-мәдәни үсеше (этносоциологик тикшеренүләр материаллары буенча)» дигән темага докторлык диссертациясен яклый.
Бер яктан, әлеге зур хезмәт моңа кадәр Кыргызстандагы татарлар тормышына кагылган барлык тикшеренүләрне, фикерләрне бергә тупларга мөмкинлек бирә. Галимә XIX гасырның икенче яртысыннан башлап, күпмедер күләмдә моңа кагылган, яки мондый эзләнүләрнең нигезен хасил иткән барлык фәнни материалны барлый. Историографик анализга Кыргызстан турындагы мәгълүматларны гына түгел, гомумән, читтә яшәгән татарларның милли үзаңы проблемасына караган хезмәтләрне тарта. Үз чиратында, Кыргызстанда яшәүче төрле этносларны өйрәнү мәсьәләсен дә читкә куймый. Бигрәк тә революциягә кадәрге чорга караган чыганаклар татарларның бу җирләргә күченү тарихын, аның сәбәпләрен, урнашу үзенчәлекләрен күрергә, күченүчеләрнең, сәүдәдән тыш, дини һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген алга куеп, монда юнәлүен, үз хисапларына мәчетләр һәм мәктәпләр төзүен, соңрак бу җирләргә Казанда һәм Уфада нәшер ителгән китаплар һәм вакытлы матбугатны күпләп алып килеп, мәдәни яңарыш хәрәкәтенә җирлек булдыруын бербөтен сурәт итеп тезәргә ярдәм итә.
Аерым алганда, фәндә бу җирләрнең татарлар тарафыннан үзләштерелүе Бөек Ефәк сәүдә юлына илтеп тоташтырыла. Алтын Урда һәм татар ханлыклары заманында сәүдәнең массачыл төс алуы күрсәтелә. Соңрак, XIX гасырда татарларның, тире, агач, металл һөнәрчелеген үстереп, үз авылларын булдыруы, шәһәрләргә күченү процессы, туган якларга язылган хатлары игътибар үзәгенә куела. Әмма бер нәтиҗә кызыклы: монда яшәүче татарлар бүген дә, нигездә, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү эшчәнлегенә өстенлек бирә! Шул ук вакытта, бу җирләрдәге башка милләтләр белән чагыштырып, әле XIX гасырда ук татарларның өчтән бере белемле булу, бу яктан хатын-кызларның да ирләрдән калышмавы, совет чорында – татарларның балаларына югары белем бирергә омтылыш ягыннан аерылып торуы һ.б. бик күп мәгълүматлар, гомумән, татар холкы-характеры, этник менталитет турында да сөйлиләр.
Ә.Бикбулатова хезмәтләре халык санын алу материалларына (1897, 1905, 1926, 1939, 1959, 1979, 1989, 1999, 2009) таянып, татарларның тарихын, яшәү рәвешен, күченү хәрәкәтен, милли үзаңын шәрехләү-аңлатуларга бик бай. Болар бер гасырдан артык вакыт аралыгында татарларның кайларда, күпме, ничек яшәгәнлеге сурәтен тулысынча тергезәләр. Берничә дулкын актив күченүләр (революциягә кадәр, 1920–1940 елларда һ.б.) арасында, аеруча, 1946–1970 еллар аралыгындагысы күпсанлы булган. Кыргызстанда татарларның саны 1993 елга кадәр үсеп бара икән. Монда яшәүче татарларның зур күпчелеге – 76,6 %ы – шәһәр кешеләре булу да аерым бер фикерләргә этәрә. Шул ук вакытта сораштырулар Кыргызстанда яшәүче татарлар арасында үзләрен Казан (34 %), Уфа (9 %) татарлары, мишәрләр (5 %), Кырым татарлары (4,2 %), Әстерхан татарлары (1,5 %), Себер татарлары (1,5 %) дип аеруларын, әмма бер этнос – татарлар дип санауларын күрсәтә.
Татарларның 70 %ка якыны – Кыргызстанның төньяк (Бишкәк, Чуй һәм Ыссык-Күл өлкәләре), 30 % көньяк төбәкнең 3 өлкәсендә туплануын, алар яшәгән шәһәрләрне һәм авылларны бик төгәл билгеләп, галимә тарафыннан этносоциологик сораштырулар уздырыла. Барлыгы 1640 кеше 85 сораудан торган анкета тутыра. Шулар нигезендә татарларның гаилә-көнкүреше, милли һәм конфессиональ үзенчәлекләре ачыклана. Минем үземә татар теленең кулланылышына караган күзәтүләр гаҗәеп тоелды. Әйтик, тикшеренүләрдә 24 % респондентларның үзләрен тел берләштерә дип санавы күренә. Еллар киселешендә татар телен җую (1926 елны – 94,3 %тан – 2009 елны – 66,5 % ка кадәр), рус телен туган тел дип санау (5 %тан – 28,6 %ка) билгеләнә. Шул ук вакытта «Татарлар кайсы телдә сөйләшәләр?» дигән сорауның өч варианттагы җавабы бик үзенчәлекле: җәмәгать урыннарында – 70 %, эштә – 65 %, өйдә – 35 %. Ягъни кыргызлар белән бер мәдәни тирәлектә яшәгән һәм эшләгән татарлар өчен туган тел – җәмгыятьтә аралашу чарасы. Шул ук вакытта алар гаиләләрендә рус теленә өстенлек бирәләр булып чыга!
Бүген татар укучысы Әнисә Риф кызы тикшеренүләренең бер өлеше белән танышу мөмкинлеге алды: аның «Татары Кыргызстана» дип исемләнгән монографиясе 2020 елны Казанда, Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Эзләнүләрен дәвам итеп, ул хәзер архив материаллары нигезендә Кыргызстаннан Бөек Ватан сугышына киткән татарлар, аларның каһарманлыгы турында хезмәт әзерли. Шәхес культы корбаннары булган татарлар белән кызыксынып киткән. Кыргызстанда «1920–1953 елларда сәяси репрессияләр корбаннары» дигән 10 томлык хатирә китабы дөнья күргән була. Шуңа нигезләнеп, Әнисә Риф кызы 160 татар кешесен таба, аларның язмышларын ачыклау белән шөгыльләнә башлый, туганнары белән күрешә, Кыргызстан Республикасы Үзәк дәүләт иҗтимагый-сәяси документлар архивында (Бишкәк шәһәре) һәм Көньяк төбәкара дәүләт иҗтимагый-сәяси документлар архивында (Ош шәһәре) шәхси эшләрен, фотоларын эзли. 2022 елны «1920–1953 елларда сәяси репрессияләр корбаннары арасында Кыргызстан татарлары» дигән китап чыгарырга әзерли. Болардан тыш, Татарстанның фәнни оешмалары хезмәткәрләре белән бергәләп, архив материаллары нигезендә илдә мәгариф системасы оешуда татар мәгърифәтчеләренең роле турында һәм Кыргызстан Республикасы территориясендә эпиграфик һәйкәлләрне тасвирлаган китаплар нәшер итү планнары да бар. 2023 елны Ыссык-Күлдә «Үзәк Азиядә татарлар: тарих һәм бүгенге» дигән халыкара конференция уздыру турында уйлана.
Халкыбызга үз тарихын, үз шәхесләрен кайтаруга йөз тоткан игелекле мондый эшләр тормышка ашар, иншалла.
Бүген тарих фәннәре докторы, Ж.Баласагын исемендәге Кыргыз милли университетының тарих һәм төбәкне өйрәнү факультеты профессоры Әнисә Бикбулатова – 4 монография, 2 уку-укыту ярдәмлеге, 70тән артын фәнни хезмәт авторы. Кызы Галия һәм улы Данияр, югары белем алып, үз юлларын сайлаганнар. Әнисә ханымның 5 оныгы үсеп килә.
Әнисә Риф кызы «Манас» Кыргыз-төрек университетында Кыргызстан татарлары хакында фәнни эш башкаручы PHD докторантлар белән җитәкчелек итә. Бертуган сеңлесе – Бикбулатова Сафинә Риф кызы да Кыргызстанда авыл җирләрендә яшәүче татарларның тормышына багышланган диссертация әзерләү белән мәшгуль. Димәк, Бикбулатовалар династиясе Кыргызстанда татарларны өйрәнү мәктәбенең нигезләрен кора. Төпле итеп, ныклы итеп.
"КУ" 08, 2022
Фото: журнал архивыннан.
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев