Логотип Казан Утлары
Миллият

Архивлар алиһәсе

«Уңышларыгызның сере нидә?» дигән сорауга Гөлмира Сәлимҗан кызы тарихны яратуда, дисциплинада, мине канатландырган остазларымда, һәр башлангычыма терәк булган тарихчы-галимнәрдә һәм гаиләмдә дип җавап бирә. Бу җавапларга – холыкта, ныклыкта, рухи тамырларда дип тә өстисе килә.

Фәнгә гашыйк, гыйлем эшен гомерлек һөнәр һәм намус эше дип санаган
шәхесләр, минемчә, ике төркемгә бүленә. Берәүләр үзләре бер сайлаган темага
гомер буе тугры калып, шуны киңәйтә, тирәнәйтә барып, зур казанышларга
ирешәләр, үз эшенең чын остасына әвереләләр. Икенчеләр үз темаларында да
тирәннән тикшеренә, шул ук вакытта тагын бик күп төрле гыйльми мәсьәләләр
белән кызыксынып яши, аларда да үз сүзен әйтеп, фикерен белдереп карый.
Күрәсең, аларның акыл киңлеге, булдыклылык энергиясе, тормышны яратуы
һәм аның төрле өлкәләре белән кызыксынуы тар бер юнәлешкә генә сыеша
алмый, караш җитмәс мәйданнарны колачларга омтыла. Мондыйларның
фикере йөгерек, гадәтилек чикләреннән чыгып, һәрчак күпләрне җәлеп итә,
үзенә тарта.
Тарих фәннәре докторы, әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли
университетының «Дөнья тарихы, историография һәм чыганаклар белеме»
кафедрасы профессоры Гөлмира Сәлимҗан кызы Солтангалиева шушы
икенче төркемгә керә. Кайда гына булмасын, нинди генә фәнни мәсьәләләр
күтәрелмәсен – ул һәрвакыт гыйлемлелеге, фикер сөреше, караш киңлеге
белән үзәктә булып чыга, теләсә кайсы аудиториядә тиешле сүзне җиренә
җиткереп әйтә белә.
Шул ук вакытта Казан галимнәре аның бер гадәтен яхшы белә: Алма-
Атадан килгән очкыч һава аланыбызга утырып та, Гөлмира Сәлимҗан кызын
шәһәрдә тапмасаң, фәнни конференциянең кичке утырышыннан соң яки
көндезге аш тәнәфесендә аны «югалтсаң» – архивка йөгергән. Шимбә көнне
телефоны «сүнгән» – димәк, тагын шул «мәгарәсендә». Конференцияләр,
чаралар арасындагы аз гына вакытын да бушка уздырмас: «карап бетерәсе»
материаллары янына ашыгыр...
Бәлки, гаиләдән, нәсел тамырларыннан ук киләдер мондый эш сөючәнлек,
тырышлык, зыялылык-затлылык. Әтисе Сәлимҗан Солтангалиев (1927–2008)
Актүбә өлкәсенең Алгы районында, күренекле мулла, хаҗи Вәис хәзрәт
гаиләсендә туып-үсә. Әлеге якларда хәзрәтнең кабере бүген дә изге урын дип
яд ителә. Бик иртә әти-әнисен югалтса да, Сәлимҗан гыйлем юлын сайлый:
1951 елда Алма-Атадагы Беренче дәүләт юридик институтын (Бөек Ватан
сугышы вакытында Алма-Атага эвакуацияләнгән Мәскәү юридик институты)
тәмамлап, 57 ел шушы системада хезмәт куя, гади тикшерүчедән район һәм
өлкә прокуроры дәрәҗәсенә ирешә. Әнисе Роза – Актүбә кызы, медицина
белеме алып, фармацевт булып эшли. Аның әти-әниләре дә төбәктә билгеле
гыйлем ияләреннән исәпләнә. Гөлмираның бабасы Хөсәен Оренбургта рабфак
тәмамлый, әмма фаҗигагә дучар була: 1937 елда репрессияләнә (1958 елның 27
августында тулысынча аклана, исеме Сәяси репрессияләр китабына язылган).
Әбисе Алмаш – Казакъстанда фельдшерлык техникумын тәмамлаган беренче
хатын-кыз, гомере буе Актүбә шәһәренең беренче номерлы бала тудыру
йортында эшли. Гаиләдә зыялы әби-бабайлар үрнәк итеп куела.

1976 елда Актүбә өлкәсе Новороссия районындагы Хромтау шәһәрендә
(әтисенең эш урыны белән бәйле) мәктәпне тәмамлап, Гөлмира Сәлимҗан кызы
Алма-Ата шәһәрендәге Казакъ дәүләт университетының тарих факультетына
укырга керергә карар кылгач, аны үзе дә тарих белән кызыксынган, тарихи
китапларны яратып укыган һәм зур китапханә җыйган әтисе берсүзсез хуплый.
Студент елларында исә, тарих фәненә аның байлыгы һәм беркем тарафыннан
өйрәнелмәгән сәхифәләрнең күп булуы гына түгел, бәлки гыйлемдәге остазы
– Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университетында белем алган тарих фәннәре
докторы, профессор Динә Исәбай кызы Дулатованың (1931–2004) көчле
йогынтысы тарта. Д.И.Дулатова XVIII–XIX йөзләр Казакъстан тарихы белән
шөгыльләнә, үз чиратында, әлеге фәнни мәктәпкә нигез салган беренче тарих
фәннәре докторы, профессор Ермухан Бекмахан улы Бекмахановның укучысы
була. Гөлмира Сәлимҗан кызы – шушы фән мәктәбенең өченче буын вәкиле.
Шушы вузда ук аспирантура узып, кыз «Казакъ халкының Урта Идел һәм
Көньяк Урал халыклары белән икътисадый һәм мәдәни багланышлары (XIX –
XX гасыр башы)» («Экономические и культурные взаимоотношения казахского
народа с народами Среднего Поволжья и Южного Урала (XIX – начало XX
вв.)») дигән темага тарих фәннәреннән кандидатлык диссертациясен яклый.
Әлеге татар гыйлеменә дә кагылышлы теманы аңа Д.И.Дулатова тәкъдим итә,
шуның белән гомерлек фән сукмагын билгели.
Хезмәт күрсәтелгән вакыт аралыгында олы бер төбәктә барган сәүдә-
икътисад һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне яктыртуга багышланган. Аерым алганда,
анда сәүдә элемтәләренә, Уральск, Оренбург, Җидепулат кебек товар алмашу
үзәкләренә кагылышлы бик күп яңа архив материаллары фәнни әйләнешкә
кертелә. Шул ук вакытта татар сәүдәгәрләренең төрле халыклар арасында
арадашчылык хезмәте, мәдәни элемтәләр махсус өйрәнелә.
2003 елда якланган «Көнбатыш Казакъстан этномәдәни багланышлар
системасында (XVIII–ХХ гасыр башы)») («Западный Казахстан в системе
этнокультурных контактов (XVIII – начало ХХ в.)») дигән докторлык
диссертациясендә ул эзләнүләр колачын гаять киңәйтә. Галимә тарихи
вазгыятьнең халыкларны үзара якынайтуга хезмәт иткәнлеген күпсанлы архив
чыганаклары мисалында дәлилли, үзара багланышларның тарихи, социаль-
икътисадый сәбәпләр генә түгел, бәлки иҗтимагый-сәяси вазгыять белән дә
бәйле булганлыгын күрсәтә.
Танылган америкалы тарихчы, китаплары Казанда да нәшер ителеп, укучыга
яхшы таныш булган Ален Франк 2010 елда Г.С.Солтангалиевадан ничек итеп
шушы темага кереп китүен сорагач, ул зур горурлык белән фәнни җитәкчесе
Динә Исәбай кызы Дулатова турында сөйләп бирә.
Шундый җитди гыйльми әзерлек белән килеп, Гөлмира Сәлимҗан кызы
хезмәт юлын К.Жубанов ис. Актүбә дәүләт университетында башлый: биредә
ассистенттан «Казакъстан тарихы» кафедрасы мөдире, тарих факультеты
деканы, фәнни эш һәм халыкара элемтәләр буенча проректор дәрәҗәләренә
ирешә.
2009 елның сентябрендә үзенә белем биргән уку йортына – әл-Фәраби
исемендәге Казакъ милли университетына әйләнеп кайта, 2016 елның июлендә
«Дөнья тарихы, историография һәм чыганаклар белеме» кафедрасына мөдир
итеп сайлана, 2021 елдан – шушы кафедраның профессоры, 2022 елдан –
вуздагы «Үзәк Евразия тарихы һәм мәдәнияте» үзәге директоры.
Галимнәрнең эш нәтиҗәсе басылган хезмәтләр белән исәпләнә. Г.С.Солтангалиева – 180нән артык фәнни хезмәт авторы, 5 монография,
документлардан тупланган 4 монография, 7 документлар җыентыгын
әзерләүче, 15 коллектив монографиядә катнашкан соавтор буларак билгеле.
Алардан халыкара базалардагы Web of Scienc-та –19, SCOPUS-та – 13, без
Россиядә ВАК журналлары дип йөртә торган басмаларда (Казакъстанда
ККСОН РК) – 40, ерак чит илләрдә – 15, якын чит илләрдә 55 мәкалә дөнья
күргән.
Бу очракта, тикшеренүләрнең дә, казанышларның да, Казакъстан
чикләреннән чыгып китеп, дөнья киңлекләренә таралуы да төп күрсәткечләрдән
икәнлекне әйтергә кирәк. Г.С.Солтангалиеваның күпсанлы фәнни мәсьәләләр
белән кызыксынуы, аларга караган архив материалларын туплауга, өйрәнүгә
вакыт та, көч тә жәлләмәве аны чит илләр белән грант проектларына алып
килә. 2008 елда Хоккайдо университетындагы (Япония, Саппоро) Славян
фәнни тикшеренү үзәгенең (Foreign visiting Fellow at the Slavic research center),
2013 елда Мәскәүдәге Алман тарих институтының, 2019 елда Франциянең
(Париж) «Кеше турындагы фәннәр йорты» (The Fondation Maison des sciences de
l’homme, DEA) фондлары грантларын ота. Бу проектлар архив чыганакларына
яңа күзлектән карарга мөмкинлек бирә: чит илләрдәге методологияләр,
тарихның аерылгысыз өлеше буларак кеше тарихы, аудиовизуаль чыганаклар
һ.б. юнәлешләргә юл ача. Галимә «Казакъстан һәм Үзәк Азия тарихи-
мәдәни мирасы чит илләр архив фондлары тупланмаларында» (2022–2024);
«Казакъстан җәмгыятенең иҗтимагый тарих һәм мәдәни хәтер аудиовизуаль
сюжетлары (XIX йөз ахыры – ХХI йөз башы)» (2022–2024) дигән фәнни-
тикшеренү төркемнәрендә эзләнүләр алып бара. Алар Казакъстан тарих
фәненә яңа темалар булып әйләнеп кайталар. Әйтик, Г.С.Солтангалиеваның
республика программаларында әзерләнгән «Мәдәни мирас» ( 2005-2006), «Бөек
Даланың тарихы һәм мәдәнияте» (2014–2018; 2018–2020), «Архивлар – 2025»
(2020–2023) проектларында катнаша.
2010–2012 елларда ул атаклы Висконсин (Мэдисон, АКШ) университетында
чакырылган профессор булып эшли. Шул ук елларда Ш.Мәрҗани ис. Тарих
институтында (Казан, Татарстан) җиде томлык татар тарихы проектының
6 томын әзерләүдә катнаша: «Урта Азия сәясәте һәм татар тәрҗемәчеләре»,
«Татарлар Казакъстанның административ идарәсендә», «Казакъ халкында
җир эшкәртүнең үсешенә татарлар йогынтысы һәм Россия хакимияте
сәясәте», «Татар хезмәткәрләренең Казакъстан һәм Урта Азия тарихын һәм
мәдәниятен өйрәнүе» (Вил Галиев белән бергә) дигән татар гыйлеме өчен
өр-яңа материаллар яза.
2018 елда Хоккайдо университеты аны Казакъстандагы Амбассадоры итеп
тәгаенли. 2017–2019 елларда Erasmus+ программасында халыкара проект
(«Төбәкара мәгълүмат грамоталылыгын үстерү» («Developing Trans-regional information
literacy for lifelong learning and the knowledge economy») проектының
координаторы була. 2022 елда Үзәк Азияне өйрәнүче Европа җәмгыятенең
(ESCAS) идарәсенә сайлана, Үзәк Азияне өйрәнүче Америка җәмгыятендә
(CESS); Славян, Көнчыгыш Европа, Евразия тикшеренүчеләренең Америка
ассоциациясендә (ASEES) әгъза булып тора.
Татарстан өчен иң кызыклысы Гөлмира Сәлимҗан кызының татар гыйлеменә
керткән хезмәтләре булыр. Ул – Казакъстан, Россия, чит илләр архивларында да
«үз» кеше, аның фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре халкыбыз тарихындагы гаять
зур бер катламны – 1730 еллардан алып Казакъ далаларындагы, Үзәк Азиядәге киңлекләрдә барган процессларны өйрәнүгә багышланган. Нәкъ менә шушы
вакытта Кече һәм Урта казакъ жузларын Россия составына кертү башлана.
Хакимият казакъ күчмән элитасы (ханнар, солтаннар, биләр, старшиналар)
белән Россия хакимияте арасында арадашчылар буларак, дин, тел, тарих,
мәдәният ягыннан казакъларга чит булмаган татарларны (муллалар, писерләр,
тылмачлар, тәрҗемәчеләр) файдалана. Әйтик, Екатерина II нең «О снабжении
разных киргизских [казахские] родов муллами…» указларында (1785 елның
25 ноябре һәм 1787 елның 21 апреле) сүз муллалар итеп Казан татарларын
билгеләү турында бара. Мондый материаллар татар халкы тарихына, аның
сәүдә капиталы формалашуга яңача караш китереп чыгара.
Г.С.Солтангалиеваның хезмәтләре татарларның Россия хакимияте өчен
генә түгел, бәлки казакъ элитасы өчен дә кирәк булганлыгын дәлилли. Әйтик,
Кече жуз ханы Әбелхәир татар мулласы Әлмөхәммәд Нурмөхәммәдовны
мулла һәм писер вазифаларын башкару өчен үзе алып килгәнлекне теркәп
калдыра. Галимә Казакъ далаларында хезмәт иткән йөзләгән татарларның
кайдан килүе, кем булуы, ничек яшәве, бары тик казакъларны гына мулла һәм
писер вазифаларына билгеләү турындагы 1868 ел положениесе чыкканнан
соң ничек яшәүләре хакындагы архив материалларын әйләнешкә кертә. Ул
материаллар арасында дала халкы белән туганлашкан чала-казакъларның
язмышы да, татарлар язып барган көндәлекләр һәм юлъязмалар да, тылмачлар
булып хезмәт иткән татар морзалары тормышы да бик ачык күз алдына
килеп баса. Әйтик, Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында
(«Чит илләрдә татарларның мәдәни-тарихи мирасы» сериясе) 2023 елда
басылып чыккан «Казакъ далаларында татар муллалары һәм хат йөртүчеләр:
XVIII–XIX йөзнең беренче яртысы», «Казакъ далаларында татар тәрҗемәчеләре,
тылмачлары (XVIII–XIX гас.)» монографияләренең кушымталарында
далада эшләгән татар тәрҗемәчеләре һәм тылмачларның, муллалар һәм хат
йөртүчеләрнең исемлеге, аларның гаилә династияләре дә күрсәтелгән. Алар
биредә хезмәт иткән татарларның туу урыны, таралыш ареалы, вазифасы һ.б.
хакында сөйлиләр.
Бу китапларда далада һәм ханлыкта татар тәрҗемәче-тылмачлары язып
барган материаллар урын алган. Шунысы кызык: архивларда җыелып яткан,
Г.С.Солтангалиева фәнни әйләнешкә керткән әлеге материаллар бер үк
вакытта татар гуманитар гыйлеме һәм казакъ этнографиясе өчен бай материал
исәпләнә. Аларда, бер яктан, казакъ халкының көнкүреше һәм мәдәнияте:
казакъ шәҗәрәләре, сәүдә юллары, казакъ ырулары яшәгән җирләр, аларның
гореф-гадәтләре һ.б. ачылып китә, икенче яктан, бу төбәктә эшләгән татар
шәхесләренең образы калкулана.
Биобиблиографик сүзлектә («Биобиблиографический словарь татарских
переводчиков, толмачей, служивших в Казахской степи в XVIII – первая
половина XIX вв.») исә Бикмаевлар, Бекчуриннар, Бигловлар, Долгоаршиновлар,
Еникиевләр, Собханкуловлар, Чанышевлар, затлы нәселләрнең аерым
вәкилләре хакында бик кызык мәгълүматлар тупланган.
Бу китаплар дөньяга чыгу Татарстанның фәнни тормышында зур вакыйгага
әйләнде. 2024 елның августында, Татарстан Республикасы көне алдыннан,
популяр «БИЗНЕС Online» интернет-басмасы редакциясе «Интеллектуаллар»
номинациясендә татар дөньясының топ-50 героен билгеләгән иде. Мондагы
беренче бишлеккә Гөлмира Сәлимҗан кызы Солтангалиеваның эләгүе аның
татар тарихына кагылышлы хезмәтләренең кыйммәтен тагын бер кат күрсәтә.

Г.С.Солтангалиеваның соңгы тикшеренүләре шушы җирлектәге шәһәрләрдә
татар җәмгыятьләренең инкыйлабка кадәрге тормышына карый. 2026 елда
Казанда аның яңа китабы дөнья күрер дип ышанабыз.
Галимә тарафыннан XVIII–ХХ гасыр башы Казакъ даласының иҗтимагый
тарихы буенча фәнни мәктәп булдырылган: «Тарих» белгечлегендә
4 PhD-доктор, 12 фәннәр кандидаты әзерләнгән, болардан тыш, күпсанлы
магистрантлар, республикадагы фәнни хезмәтләр конкурсларының лауреатлары
бар.
Бүген ул – туган университетында диссертацияләр яклау советы рәисе,
тагын бер яклау советы әгъзасы булып тора, югары халыкара дәрәҗәле
журналлар нәшер итүдә башлап йөри, грантлар белән эшли, чит илләрдә
төрки халыклар мирасын популярлаштыруда катнаша. Кайсы өлкәгә генә
тотынмасын, эрудициясе, гыйлеме, акылы аның гаҗәеп шәхес булуын күрсәтеп
тора.
Хөрмәтле галимәнең кызы Гәүһәр дә – әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли
университетын тәмамлаган, хәзер Алишә исемле кыз тәрбияли.
Гомумән, сүз башына әйләнеп кайтсак, Гөлмира Сәлимҗан кызының
кызыксыну даирәсе хакында сөйләү үзе бер тарихка әйләнерлек. Күрәсең,
тормышны яраткан көчле шәхесләрнең барысына да вакыты җитә. Ул
кечкенәдән профессиональ дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнә; 2011 елда
Кундалини йога белән кызыксына башлый һәм моны да күңел өчен башкаруда
туктап калмый: 2014 елда Мәскәүдә 1 дәрәҗә инструктор сертификаты ала;
тауларга йөри... Бөтенләй башка өлкә – транзактлы анализ дип исемләнгән,
1950 елларда америкалы Эрик Берн тәкъдим иткән шәхсән үсеш теориясеннән
берничә модульдә әзерлек узган... Тыйнак бу ханымның фәннән тыш
кызыксыну өлкәләре дә төрле.
«Уңышларыгызның сере нидә?» дигән сорауга Гөлмира Сәлимҗан кызы
тарихны яратуда, дисциплинада, мине канатландырган остазларымда, һәр
башлангычыма терәк булган тарихчы-галимнәрдә һәм гаиләмдә дип җавап
бирә. Бу җавапларга – холыкта, ныклыкта, рухи тамырларда дип тә өстисе килә.

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев