Логотип Казан Утлары
Мәкальләр

Күңелең кемне сөйсә, шул матур

мәкальләр

Акылыңа аракы түрә булмасын.

Аракы акылга черки булып керә, аждаһа булып чыга.

Акайган күздә акыл аз.

Әйбернең яңасы яхшы, дусның искесе яхшы.

Яшьлегеңне кызык уздырам дип, картлыгыңны алдан туздырма.

Анасына карап кызын коч.

Кунак булсаң, тыйнак бул, егет булсаң, җыйнак бул.

Матурның бәхете ямьcез булучан.

Матур кыз сине яратсынмы, үзен яратсынмы?

Күңелең кемне сөйсә, шул матур.

Күңеле киңнең дөньясы киң.

 
Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев